Заря
  • Рус Тат
  • “Хужалар тавы”на – Изге чишмәгә сәяхәт

    Күптән түгел редакциябезгә һәрвакыттагыча балкып, ачык йөзле Зөлкария апа Мөлекова килеп керде. Ул яраткан газетасы аша бер төркем әбиләр исеменнән изге эшләр башкарып йөрүче Гөлнур Сафинага рәхмәтләрен җиткерергә уйлаган.

    Безнең Алексеевск районында бик борынгы ерак бабаларыбыз, якын бабаларыбыз, әти- әниләребез һәм безнең өчен дә кадерле булган изге урын "Хуҗалар тавы", Изге чишмә бар. Мин бүгенгедәй хәтерлим әле, бик авыр сугыштан соңгы елларда, кечкенә чагымда әниемә ияреп (тирә күрше апалар белән ) Хуҗалар тавына барганымны хәтерлим. Әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын өмет итеп, тавык кына булса да корбан итеп чалыр өчен, тәннәребезгә шифа булмасмы дип изге чишмәнең суын эчеп, мәрхүмнәрнең рухларына гыйбадәт кылып, атлы-җәяүле ерак араларны үтеп, рухи байлык алып кайталар иде. Шушы җирләрдә Ислам динен саклап калучыларга да догалар укып, аларның хәер-фатихаларын алырга омтылалар иде.

    Мин үзем тарихчы да, археолог та түгел. Китаплардан укып, сөйләгәннәр буенча ишетеп, ни өчен бу урыннарның изге булуын бераз беләм. Күпләр ул урыннарга еш барсалар да "Ни өчен ул урыннар безнең өчен изге икән?"дигән сорауга җавап эзлиләр. Минем кулымда - тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Фәннәре академиясе, тарих институтының өлкән гыйльми хезмәткәре, археолог, 150дән артык китап авторы Фаяз Шәриф улы Хуҗинның "Биләр - олуг шәһәр" дигән китабы. Автор Татарстанның күренекле археологы профессор А.Халиковның (озак еллар Биләрдә тикшеренү эшләре алып барды) фикерләре белән килешеп язуы белән искәртеп үтә.

    Мин шул китаптан бераз өзекләр алып язам. Автор үзенең бу китабында "Изге чишмә"не болай дип аңлата: "Изге чишмә" хәзерге Биләр авылыннан өч чакрым ераклыкта, куе урман эчендә, атаклы "Хуҗалар тавы" итәгендә урнашкан. Аның бозылмый торган саф һәм шифалы суы тәнгә сихәт бирә, төрле авыруларны дәвалый, диләр. Изге чишмәнең суын эчәргә бик ераклардан киләләр. Мөселман кардәшләр генә түгел, христианнар, мәҗүси чувашлар, марилар да. Һәрберсе гыйбадәт кылып китә. Аллаһыны исенә төшерә. Татарлар бирегә гадәттә чәршәмбе көнне җыелалар. Чөнки чәршәмбе борынгы Болгар календаре буенча "кан көн" дип йөртелгән. Бу көнне Болгар бабаларыбыз чорында Аллаһы Тәгаләгә багышлап, аның ризалыгын өмет итеп корбан чалганнар, төрле бәйрәмнәр үткәргәннәр. 1983 елда А.Халиков тарафыннан үткәрелгән археологик эзләнүләр Изге чишмәдән 30-40 метр биеклектә Хуҗалар тавы түбәсендә корбан чалу урыны булуын ачыклаган. Ул як-яктан балчык белән уратып алынган булган. Янәшәдә генә (аксакалларның сөйләве буенча) монгол яуларыннан яшеренеп яткан Болгар кызларының хәрби ныгытмасы -кызлар каласы булуын исбатлаган. Шулай ук кырык кыз каберенең дә шул тирәдә булуын ачыклыйлар".

    Китапны укыганда Биләр - Идел Болгарстанының иң зур шәһәре саналуы, шәһәрдә зур мәчетләр: "Биләр", "Җәмигъ", "Хан" мәчетләре булуы, археологлар әйтүенчә, зиратларда үлгән кешеләрнең барысының да саф мөселман йоласы буенча җирләнгәнлеге белән танышырга була. Күбрәк белер өчен ул китапны кызыксынган кеше укып чыга ала. Шушы китапны укыганнан соң борынгы бабаларыбыз, әти-әниләребез бу җирләргә ерак юлларны җәяү үтеп гыйбадәт кылырга, корбан чалырга, изге чишмә суларын эчәргә юкка гына килмәгәннәр икән, дип куясың.

    Шушы әби-бабалардан калган гореф-гадәтләрне, йолаларны күп мөселман милләттәшләребез бүгенге көндә дә дәвам итәргә тырышалар.

    Шушы традицияне дәвам итеп изге шәгъбан аеның беренче җомгасында ислам динен алга җибәрүдә даими ярдәм итеп торучы Гөлнур Сафина үзенең туганнарын, якыннарын, тирә-күршеләрен, авылдашларын "Хуҗалар тавы"на изге чишмәгә алып барып гыйбадәт кылу бәхетенә ирештерде. Ул элеккеге йолаларга тугрылыклы булып, гүр иясе булган яраткан әнисе Зөлфия апага корбан чалдырды. Ә без, әбиләр, Зөлфия апаның урыны оҗмахта булсын дип, Гөлнурга, туганнарына исәнлек теләп догалар кылдык.

    Ислам динен саклап калучы гүр ияләренә, шушы җирләрдә вафат булган мәетләргә дә Коръән һәм нәфел намазлары укып, шифалы чишмә суларын эчеп, корбан итеннән авыз итеп, җәмәгать белән өйлә намазларын укып, гомумән, теләгәнчә гыйбадәт кылып, рухи байлык алып кайтырга насыйп булды.

    Безгә шундый мөмкинлек тудырган, һәрвакыт мәчетләребезгә ярдәм күрсәтеп торучы, милләтебезнең гореф-гадәтләрен, йолаларын, телебезне, динебезне саклауга зур өлеш керткән Гөлнур ханыбызга зур рәхмәтлебез. Аллаһы Тәгалә аңа, шулай ук әлеге изге эшне оештыруда ярдәм итүчеләренә исәнлек-саулык, эшләрендә уңышлар, гаилә бәхете насыйп итсен.

    Фото:http://tatar-foto.narod.ru/1024x768/011.jpg

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: