Заря
  • Рус Тат
  • Иң кадерле, газиз кешебез

    Әни - бары тик өч хәрефтән торган әлеге сүзләргә күпме наз, йөрәк җылысы һәм ниндидер самими көч сыйган. Әлеге сүзне әйткән саен әйтәсе килеп тора, күңел йомшара, дөнья ямьләнеп китә. Әни бит ул Җир йөзендә һәркемнең дә иң якын, иң кадерле кешесе. Шуңа күрә аңа карата булган хисләр ташкыны да...

    Алсу Шәйхуллина:

    - Әни, әнием, бердәнберем... Нинди матур сүзләр. Әниеңнең бер наз тулы карашы күңелдәге бар борчуларны куып таратырга, җан җылысы бүләк итәргә сәләтле. Кайвакытта дөнья мәшәкатьләренә бирелеп, борчу-хафаларга чумасың да, күзләреңне йомып, бер генә мизгелгә тын калсаң, шунда назлы әни тавышының әкрен генә, борчылма, балам, бар да яхшы булыр, түз, дигәнен ишеткәндәй буласың.

    Бу кыска гына сүз алышуга нинди тирән мәгънә һәм хөрмәт салынган. Һәрбер ана өчен баласы иң матур, акыллы һәм әйбәт булган кебек, һәрбер бала өчен әнисе дөньядагы иң газиз кеше булып калачак. Ә бит әнидә генә була торган назлы карашны, йомшак сөйләмне, йөрәк җылысын башка берәүдә очратып булмый. Шуңа да, бала булганнарыбыз сөекле әниләребезнең кадерен белә, ә хөрмәтле аналар, нинди генә олы яшьтә булсалар да, балаларының таянычын, яратуын, хөрмәтен тоеп яшәсеннәр иде.

    Бу якшәмбедә Әниләр көне билгеләп үтелә. Әйтергә теләгән сүзем шул: бу көн һәр ана, бала күңелендә гомергә барсын иде. Әниләребезгә, син дөньядагы иң әйбәт әни, мин сине бик яратам, дигән сүзләрне елның бер көнендә генә түгел, ә гомеребез буена, чын күңелдән әйтергә насыйп булсын. Ә бит бу дөньяга беребез дә мәңгелеккә килмәдек. Ата-ана фатихасы дигән бөек әйбер бала тормышында әйтеп бетергесез әһәмияткә ия икәнен беркайчан да исебездән чыгармасак иде.

    Наилә Арсланова:

    - Әниләр - җирдә иң-иң кирәкле, кадерле кешеләр. Һәркем үз әнисе белән горурлана торгандыр. Минем әнием - иң якын кешем, үзенең киңәшләрен, хәер-фатихасын бирүче бердәнберем. Башка хатын-кызлардан әллә нәрсәсе белән аерылмаса да, чын татар хатыны. Гаиләсе өчен өзелеп торучы Әни дә, Зур әни дә. Без, 3 баласына, төпле тәрбия бирүче дә.

    Әниемнең әниләргә генә хас мәрхәмәтлелеге, ягымлылыгы минем өчен үрнәк булып тора. Тормыш юлларын үткәндә аңа да җиңел булмый. Ачлык-ялангачлык әниемнең ишле гаиләсенә дә кагыла. Шулай да әнием үзендә кешелек сыйфатларын без, балаларында тәрбияли алган. Әниләр турында бары тик яхшы сүзләр генә әйтә алабыз. Ничә яшьтә булуга карамастан, әни өчен без гел бала.

    Кайнанам турында да берничә сүз язасым килә. Ул - минем икенче әнием. Чыннан да, килен кайнана туфрагыннан, диюләре бик дөрес икән. Миңа кешеләр, атлап йөрүләреңә хәтле Мәүлия апага охшаган, диләр, хәтта тавышларыбызны да аермыйлар. Әни өйдә булганда аш пешкән, чәй кайнаган. Ул исән-сау гына булып, безне сөендереп озак яшәсен иде. Мин үзем дә бүгенге көндә Әни, Кайнана һәм Зур әни. Әниләрнең якынлыгын үзең әни булгач кына беләсең, диюләре белән мин килешәм.

    Барлык әниләрне бәйрәм белән котлыйм, һәрберсенә исәнлек-саулык, озын гомер телим.

    Гүзәл Фазуллина:

    - Минем әнием Зөлхәбирә Хөснулла кызы Шәйхиева - сугыш чоры баласы. Шул чор балаларына хас булганча, бөтен авырлыкларны, ачлыгын да, ялангачлыгын да үз җилкәсендә күтәрә ул. Гаиләдә иң олы бала булганлыктан, бик иртә кул арасына керә башлый. Үсеп, кияүгә чыккач та, 40 ел кайнана-кайната белән торды. Безгә бер генә көн дә кунак килмичә калмый иде. Ул аларны һәрчак ачык йөз белән каршы алып, сыйлап, нәрсәсе бар - шуны өстәленә куярга тырыша иде. Иртән иртүк тора, ә сәгать 5 тә тәмле коймаклары пешкән, түр башында кайнана-кайната өчен самавыры шаулап утыра иде инде аның. Ә алар өчен комганда һәрчак җылы суы булыр иде. Инештән су ташып, мунча яга, ә аш-чәйгә дигән суны авылның икенче башыннан чиләк-көянтә белән ташый иде. Без ул вакытта кечкенә идек әле. Су ташырлык түгел идек. Әти белән икәүләп дүрт бала - ике ул (бер абыебыз күптән мәрхүм инде), өч кыз тәрбияләп үстерделәр, йорт тутырып терлек, кош-корт асрадылар. Әниебез бик уңган, чиста кеше иде, аның өстендә гел, татар хатыннарына хас булганча, үзе теккән чиста күлмәк белән алъяпкыч, башында ап-ак яулык булыр иде. Кул эшләренә дә бик оста иде әниебез. Аның кебек тиз һәм матур итеп оекбаш-бияләйләр бәйләүче булмагандыр ул. Кич утырып, бер пар оекбаш бәйләп бетерә иде. Беребезне дә тишек оекбаштан һәм ач-ялангач йөртмәде. Мәктәптән кайткан вакытыбызга тәмле ризыкларын пешереп куйган була иде. Әле бит колхоз эшен дә калдырмады. Һәрвакыт көләч йөзле иде, без аның беркайчан да, "Уф, арыдым", дигән сүзләрен ишетмәдек. Тормыштан ямь-тәм табып яшәүче илаһи зат иде ул. Мин гел "иде" дип яздым, чөнки әниебезнең арабыздан киткәненә дә 13 ел узды. Ләкин без аны онытмыйбыз, аны һәрвакыт янәшәбездә итеп тоябыз. Аның белән кайгыларыбызны да, шатлыкларыбызны да уртаклашкан кебек булабыз.

    Резидә Фатыйхова:

    - Иң изге кешем - әниемнең бакыйлыкка күчүенә дә инде 20 елдан артык вакыт узган. Үземнең "әни" исемен күтәреп йөрүемә дә 28 ел булып килә, күптән түгел дәү әни булу бәхетенә дә ирештем. Бүген инде олыгаеп баручы булсам да, әниләре исән кешеләрдән ак көнләшү белән көнләшәм, әниемне бер генә кочасым, бер генә мизгелгә кире кайтарасым килә. "Әниләрнең исән чакта кадерләрен белик" гыйбарәсен еш кабатласак та, чын мәгънәсен әниләребезне мәңгегә югалткач кына аңлыйбыз шул. Юк, мин үкенерлек яшәмәдем, әниемә булдыра алган кадәр кадер-хөрмәт тә күрсәтергә тырыштым кебек. Ә күңелдә шулай да үкенечләр кала икән шул.

    Без әни белән кышкы кичләрдә озын-озак сөйләшеп утыра идек. Берчак әниемнең әнисен искә алдык. Әнигә (үзем кияүгә чыкмаган идем әле) шундый сорау бирдем: "Әни, әгәр су баса башлап упкып читендә торсаң, кемне баштан коткарырга ташланыр идең: балаңнымы, әллә әниеңнеме?" - дидем. Әни һич икеләнмичә: "Әлбәттә, әни кеше баласын коткарырга тиеш, чөнки ул ярдәм көтеп әнисенә карый. Ә әни ул сине аңлый, кичерә. Ул синең урыныңда булса, үзе дә нәкъ шулай итәр иде", - диде. Әйе, әниең - дөньяда синең хакка үлемгә дә әзер бердәнбер кеше ул.

    Әнием ачлыктан соңгы 1922 елда туып, ишле гаиләдә авырлык белән үскән, Бөек Ватан сугышы елларында 6 ел трактор иярләгән, сугыштан соң өч ятимне канат астына алып, үзе дә 4 бала тудырып үстергән, 70 яше тулып килгәндә балалар хөрмәтендә бераз рәхәт тормышта яшәргә өметләнгәндә генә вафат булган әнием бер генә дә уйларымнан чыкмый. Көн саен, сәгать саен елмаеп күз алдымда тора. Ул чыннан да көләч йөзле, бөтен кешене якын итүче, киңәшче иде (аны хәтерләүчеләр һәрдаим сагынып искә алалар, "Наҗия апа искиткеч киң күңелле, изге кеше иде", - диләр).

    Ә үкенечләргә килгәндә, әнине рәнҗетерлек сүзләрем, гамәлләрем булмады кебек (моны бер Аллаһы Тәгалә генә белә). Шулай да гыйбрәт итеп сөйлисе килә. Берчак өйдә без өчәү: әни, мин һәм 1 яшьлек улым. Ботка пешердем. Бала чакта әни ясагандай, "күз ясарга" уйладым. Суыткычны ачсам, бер чәй кашыгы кадәр ак май калган. Шул майны улым боткасына салдым. Гомерем буе үземне битәрләп яшәдем: нигә икегә бүлеп бер тамчысын әниемә салмадым, дип.... Кайчак ак май да йөрәкне тырный икән шул...

    Газиз әниләребезгә догаларыбыз барып ирешсен, урыннары оҗмах түрендә булсын.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: