Заря
  • Рус Тат
  • «Иң мөһиме – җөе тигез барсын...»

    Нәфис әйберләр туку фабрикасы тегүчесе Нина Евгеньевна КОНДОРОВА, цех остасы Ирина Базиева сүзләренчә, производствоны тотып тора торган эшчеләрнең берсе. Ул карусыз, җитез, пөхтә, үз эшенең остасы, барлык заказларны срогында бик яхшы сыйфат белән башкарып чыга. Кытай тегү машиналары тавышы миңа цехка юл күрсәтте, тик әлеге мәкаләм героинясы белән кызыксынучан дуслары...

    Нәфис әйберләр туку фабрикасы тегүчесе Нина Евгеньевна КОНДОРОВА, цех остасы Ирина Базиева сүзләренчә, производствоны тотып тора торган эшчеләрнең берсе. Ул карусыз, җитез, пөхтә, үз эшенең остасы, барлык заказларны срогында бик яхшы сыйфат белән башкарып чыга.

    Кытай тегү машиналары тавышы миңа цехка юл күрсәтте, тик әлеге мәкаләм героинясы белән кызыксынучан дуслары да карап оялтмасыннар өчен без көнкүреш бүлмәсендә сөйләшергә булдык. Тик икәүдән-икәү сөйләшкәндә дә ханым уңайсызланып кына утырды, башка фабрика хезмәткәрләре кебек, үзенең гади биографиясе битләрен ачырга ашыкмыйча, җавапларны да кыска гына тотты.
    ...Нина хәзер инде район картасында булмаган Васильевка бистәсендә туа. Әтисе, Евгений Александрович, фермада, әнисе Надежда Андреевна да шунда ук сыер савучы булып эшли. Гади авыл балачагы: өйдә әти-әниләргә булышу (кухняда хуҗабикә булырга ярата), бакчада, совхоз бакчасында мәктәп йөкләмәләрен үтәү. Кече энесе һәм сеңелесен карау. Җәй көне буш вакытында-авыл буасында коену. Нина Зур Полянка мәктәбендә укый (4нче сыйныфтан-икенче сменада), җимерек авыл юллары аша өч чакрым араны көн саен үтә. Җитмешенче еллар башында бистәдә бала тавышлары чыңлый әле. Дөрес, бервакыт кич белән караңгыда аңа өенә кадәр бер ялгызы кайтырга туры килә: комсомолга кабул итүдә тоткарлана, ә иптәшләре, дус кызлары инде яклауга мохтаҗ түгелдер дип уйлап, иртәрәк кайтып китәләр. Бераз куркытса да, өенә исән-имин кайтып җитә.
    Мәктәпне тәмамлагач Нина Пермь өлкәсенә, зур булмаган Чайковскка китә. Анда туку фабрикасы каршында училище була, шунда укырга керә. Җепләр ясау өчен мамыктан бау ясаучыга укый, фабрикада бер ел эшләгәч... туган ягына кайта. Тыйнак кына авыл кызы шәһәр күңел ачуларын бик яратып бетерми (барса шул кайвакыт кинога бара), менә шуңа да яшь тегүче янында ышанычлы эш урынында тотып калучы кеше очрамый.
    Васильевкага әйләнеп кайта. Ярты еллап Бутлеров исемендәге совхозда комсомол оешмасының ирекле секретаре булып эшли, ә соңыннан, Родники егете Степан Кондоров белән таныша һәм кияүгә чыга.
    Тормыш марафонын яшь гаилә Алексеевскида башларга уйлый: авылда эш белән кыенрак була, ә район үзәге нинди булса да, перспективалар тәкъдим итә. Степан Степанович "Сельхозхимия"гә машина йөртүче булып эшкә керә, Нина Евгеньевна хезмәт кенәгәсен азык-төлек комбинаты кадрлар бүлеге хезмәткәренә тапшыра. Ике ел баранкалар пешерә, ә аннан кызы туу сәбәпле, сменалы эшен калдырырга туры килә.
    Башка Алексеевск хатын-кызлары кебек, аңа да нәфис әйберләр туку фабрикасы ярдәмгә килә. Нина, әлеге производствода өйдә эшләүчеләр өчен вакансияләр барын ишетә. Бәйләүче булып эшкә урнаша: колготка, оекбаш, свитер, җиңсезләрне яхшы сатып алып бетерәләр, шуңа хезмәт хакы да әйбәт була. Әлеге эш гаиләне 3-4 ел туендыра, ә аннан (90нчы еллар уртасы) заказлар кими башлый, бәйләү кәсебе акрынлап аз керемлегә әйләнә. Үзен яхшы яктан күрсәткәнгә, аңа тегү цехына күчәргә тәкъдим итәләр. Нина озак уйлап тормастан ризалаша, (анда аның танышы, бәйләүче Татьяна Евдокимова да эшли) шуңа да бу карары өчен үкенми. Бу 1994 елда була.
    Шуннан бүгенге көнгә кадәр ул тегүче. Барысы да җиңел генә башланмый, илнең либераль таркалуы чорында эре предприятиеләр көчкә "сулаганда" яки бөтенләй дә ябылганда, безнең фабрика кебек кечкенәләр турында әйтеп тә торасы юк... Администрация эшчеләргә авырлык белән булса да нинди дә булса заказлар табыштыра, шулай да мәҗбүри ялга да китәргә туры килә. Тик азмы-күпме эшлиләр. Коллектив Нинаны яхшы каршы ала. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре, Әлмәт торба заводы өчен махсус эш киемнәре тегәләр, халык костюмнары, сувенирлар эшләргә алыналар.
    Хәзер инде Нина Евгеньевна тәҗрибәле хезмәткәр, аның өстәле янында мастер озак тормый, тегүче үзе дә машинканы төрле тукымага көйли белә. "Иң мөһиме җөе туры барсын", ди ул һөнәренең серләрен бик ачып бетерергә теләмичә генә. Бүген тегү цехында-20 кеше. Хезмәт шартлары начар түгел, җәй көне 2-3 атна гына эссе булган. Эшчеләр фикеренчә, хезмәт хаклары бераз артса да ярар иде. Күмәк әйберләрне конвейр ысулы белән тегәләр: мәсәлән, Нинаның күршесе Ольга Горская якалар тегә, үтүкләгәннән соң алар безнең героинябызга килеп эләгә. Товарның тышкы кыяфәте бөтен тегүчеләрнең ипле һәм җыйнак эшенә бәйле.
    Кондоровлар гаиләсе көнкүреше күптән җайлашкан инде. Үз йортлары, алма, груша, чия бакчалары. Ире 15 ел "Сельхозхимия"дә эшләгәннән соң, юл оешмасына күчкән, шунда ук улы Алексей да эшли. Кызы кияүгә чыгып, Сахаровкада яши, бухгалтер булып эшли. Әгәр буш вакыты булса, Нина Евгеньевна телевизор кабызып: "Дачный участок", "Квартирный вопрос" кебек тапшырулар карый, ә Степан Степанович ул тапшыруларның йорт өчен файдалы якларын таба.
    Тормышны ул ничек бар, шулай кабул итә. Мин аңардан юбилей алдыннан хезмәттәшләреңә нәрсә теләр идең, дип сорагач, ул: "Сәламәтлек һәм тотрыклы хезмәт хакы" дип җавап бирде. Фабрикага, бик үк җиңел булмаган хезмәткә җитәкчелекнең, һөнәри осталыгын бәяләүчеләрнең барысының да хөрмәтен казанып, Нина Кондорова үзенең иң матур елларын багышлаган. Әлеге гади ханымга, шундый ук гади кеше бәхете-иң мөһиме өендә һәрчак тынычлык хөкем сөрүен, иртәгесе көнгә ышаныч телисе килә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: