Заря
  • Рус Тат
  • Җиләкле җәй

    Болыннарда, урман аланнарында кып-кызыл булып җир җиләге өлгерде. Табигать биргән әлеге байлыктан файдалана белгәннәр өчен кызу чор хәзер. Җир җиләге үзенең искиткеч тәме белән генә түгел, сәламәтлеккә яхшы тәэсире белән дә дан тота, диләр белгечләр. Анда B төркеме һәм C, PP витаминнары бар. Әлеге витаминнар нерв системасы һәм күзгә файдалы,...

    - Фитнес клубларга йөрмибез, иптәш кызларым белән җиләккә велосипедлар белән барабыз, - ди Кр. Баран авылы мәдәният йорты директоры Зоя Кузнецова. - Менә бу инде иң яхшы фитнес: файдалы да, бушлай да. Безнең Кр. Баран бик матур урында: урманнар, әрәмәләр, болыннар, челтерәп аккан чишмәләр уртасында урнашкан. Авылның кайсы як болынына чыксаң да, җиләк бик күп - чалгы белән чабып алырлык. Бер урыннан гына да берәр чиләк ятып җыярлык. 7 литрлы чиләкне - ике сәгатьтә, 10 литрлыны ике сәгать ярымда тутырабыз. Баруы-кайтуы белән өч сәгать вакыт үтә.

    Әле тагын андагы төрле төстәге гаҗәеп матур болын чәчәкләренең, үләннәрнең, агач яфракларының хуш исләреннән баш әйләнә, үзеңне оҗмахтагы кебек хис итәсең. Андагы гүзәллек, андагы рәхәтлекне бернинди чит ил курортларына да алыштырырлык түгел. Эх, безнең "юг"ыбыз дип көлешәбез, безгә бернинди Төркия дә, Мисыр да, чит илләрдәге әллә нинди диңгез буйлары да кирәкми, дибез.

    Шунысы да бар, быел агулы еланнар турында төрле имеш-мимешләр йөри. Анда бер хатынның кулын чаккан, икенче берәү реанимациядә ята, еланнар хәтта кешеләрнең бакчаларына кадәр килгәннәр, дигән хәбәрләр ишетәбез. Тик "Бүредән курыксаң, урманга барма", - диләр бит. Шүрләтә инде, әлбәттә, ләкин без иптәш кызларым белән җиләкне бер тирәдән, төрле кызык хәлләр сөйләп, көлешә-көлешә җыябыз, я булмаса, кычкырып җырлап җибәрәбез. Елан тавышка килми, кача, диләр.

    Быел җиләк бигрәк күп. Иренмәгән кеше әллә ниләр эшли ала. Җиләкне кышлыкка күп итеп, биш көндә биш чиләк җыйдым, чистартып кайнатма да ясадым, туңдырып та куйдым. Әле кичә ирем белән кочак-кочак мәтрүшкә җыеп кайтып, турап, өстәлгә киптерергә җәйдем. Бездә зәңгәр мәтрүшкә дә, сарысы да күп. Алла теләсә, елдагыча кыш буе мәтрүшкәле чәйне җиләк кайнатмасы белән эчәчәкбез. Аннан килеп, мәтрүшкә белән җир җиләге - шәһәрдән кунакка кайткан туганнарыбыз өчен дә иң тәмле сый. Күп итеп күчтәнәчкә дә җибәрәбез. Аларга бит әллә ни кирәкми, күңелләре була. Олырак яшьтәге туганнарыбыз өчен мәтрүшкә һәм җир җиләге кайнатмасы бигрәк тә кадерле. Аларны иснәү генә дә туган туфракны, бала чагыбызны искә төшерә, диләр алар.

    Ландыш Хәйруллина, элеккеге хезмәттәшебез:

    - Быел кыш ирем белән Казаннан Әлмәт районының Новотроицк авылына күчеп кайттык. Бу авыл бик матур, урманлы, болынлы җирдә урнашкан. Бакчадан чыгып бераз баруга, җиләкле алан башлана. Җиләк быел бик күп, эреләр, кып-кызыллар, авызга керәм-керәм, дип торалар. Һәр көнне кайнанам белән барып, 1-2 сәгатьтә 10 ар литрлы чиләкләрне тутырып кайта идек. Кышлыкка кайнатма ясадык, туңдыргычка куеп туңдырдык, киптердек. Кышкы суык көннәрдә җиләк кайнатмасы белән рәхәтләнеп чәй эчәбез, шул чакта үзеңне җәй көнендәге кебек хис итәсең, хуш исе бөтен өйгә тарала, ә, туңдырылганын эретеп, балаларга компот ясап бирәм, авырсалар, киптерелгән җиләкне кайнатып эчерәм. Ә менә үземнең туган бистәмә кайтканда юлларда кешеләрнең җиләк сатып утыруларын күрдем. Бәясе белән кызыксынып караган идем, 5 литрлы чиләге 500 сум торуын, тизрәк сатасылары килгән җиләкчеләрнең 400 сумнан да җибәрүләрен белдем. Үземнең әниләрем дә күп итеп җыйган. Җир җиләге бакча җиләгенә караганда да тәмлерәк һәм хуш ислерәк, шуңа күрә витамин чыганагын кыш буена җитәрлек итеп, күбрәк җыеп калырга тырышабыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: