Заря
  • Рус Тат
  • Имамнар җыелышы булып узды

    Узган атнада Алексеевск мөхтәсибәтендә районның барлык имамнары җыелышты. Безгә имам-мөхтәсиб Рөстәм хәзрәт Вальщиков хәбәр иткәнчә, очрашу алда торган съездга делегатлар сайлау максатыннан үткәрелгән.

    Барыбыз да белгәнебезчә, 17 апрельдә Татарстан Республикасы Мөселман диния назарәтенә баш мөфти, аның беренче урынбасары һәм баш казый сайланачак. Анда һәр район үзенең делегатларын тәкъдим итә.


    Районыбыздагы үткән имамнар җыелышында менә шул съездга барачак делегатлар исемлеге билге булды, мөхтәсиб карары белән, сайлауларга бездән 12 делегат барачак, дигән карар кабул ителде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: