Заря
  • Рус Тат
  • Интернационалист авылдашларым

    15 февральдә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 29 ел була. Менә шул вакыйга уңаеннан Урманасты Шунталысының төп мәктәбендә тарих фәнен укытучы Гөлсинә Мостафина редакциягә хат язган.

    "Хөрмәтле "Таң" газетасы хезмәткәрләре! Сезгә бу язмамны районыбыз газетасы битләрендә бастырып чыгарсагыз, бик рәхмәтле булыр идем, авыл халкы да бик куаныр иде", - дип башлаган ул аны. Бу мәкаләне сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәбез.
    15 февральдә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 29 ел була. Менә шул вакыйга уңаеннан Урманасты Шунталысының төп мәктәбендә тарих фәнен укытучы Гөлсинә Мостафина редакциягә хат язган. "Хөрмәтле "Таң" газетасы хезмәткәрләре! Сезгә бу язмамны районыбыз газетасы битләрендә бастырып чыгарсагыз, бик рәхмәтле булыр идем, авыл халкы да бик куаныр иде", - дип башлаган ул аны. Бу мәкаләне сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәбез.
    - Әфган... Чечня… Илебез тарихының әрнүле, кайгылы бер бите. Күкләргә тиеп утырган таулар, кыялар арасында үлем белән күзгә-күз очрашкан язмышлар. Меңләгән үлемнәр күргән, меңләгән алданган һәм җимерелгән хыяллар иле.
    Авыр булса да, бу тарих битен хәтер саклыгы белән ел да ача торабыз. Чөнки онытырга һәм оныттырырга ярамый.
    Совет солдатлары һәм офицерлары шушы таулы илләрнең утлы кыялары аша уза. Кайберләре шул кыялар арасында мәңгегә ятып кала.
    Безнең җирлектән дә алты егеткә әфган илен, Чечня җирен үз күзләре белән күрергә, анда барган сугышларда катнашырга туры килә. Бәхеткә, алтысы да исән-сау туган авылларына әйләнеп кайта.
    Үзләренең изге бурычларын әфган җирендә үтәп кайткан авылдашларыбыз менә алар: Билалов Салих Вәгыйз улы, 1961 елның 9 июнендәУрманасты Шунталысы авылында туа. 1979 елның 15 октябрендә әфгән җирләренә хәрби хезмәткә китә һәм исән-сау әйләнеп кайта. Хәзерге вакытта Сургут шәһәрендә яши.
    Вәлиев Фәрдүс Шәүкәт улы, 1966 елның 16 маенда Урманасты Шынталысы авылында туа. 1986 елның 20 маенда әфгән җирләренә хәрби хезмәткә китә һәм 1988 елның 30 июнендә исән-сау әйләнеп кайта. Ни кызганыч, матур гына гаилә корып, тупырдап торган кыз белән малай үстергән вакытта Фәрдүс абый якты дөнья белән хушлаша.
    Коточкыч афәтне үз күзе белән күргән, аның эчендә кайнаган, гомерендә мылтык та тотып карамаган килеш кургаш яңгыры астында исән калырга көч тапкан, Чечня тауларына карап, туган җирләрен сагынган авылдашларыбыз: Халиков Рөстәм Рәшит улы Урманасты Шунталысы авылында туа. Чечен сугышында 1995-1996 елларда ике тапкыр була.
    Грозный шәһәрендә 1995 елның яз, 1996 елның кыш айларында барган бәрелешләрдә катнаша. Хәрби хезмәттән туган якларына исән-сау әйләнеп кайта. Хәзерге вакытта хәләл җефете белән, бер малай һәм бер кыз үстереп, Түбән Кама шәһәрендә гомер итәләр.
    Фәизов Илназ Әнәс улы 1980 елның 7 ноябрендә Урманасты Шунталысы авылында туа. 2001 елда хәрби хезмәткә алына. Грозный, Гудермес шәһәрләрендә, Аргун тарлавыгындагы бәрелешләрдә катнаша. 2003 елда исән-сау килеш туган якларына әйләнеп кайта.
    Мостафин Ленар Ралиф улы 1984 елның 18 февралендә Урманасты Шунталысы авылында туа. 2002 елның 15 маенда хәрби хезмәткә алына. Хәрби укулардан соң Чечня Республикасына җибәрелә.Ул анда, автоматын күкрәгенә кысып, чик буен саклый.
    2003 елдан алып 2005 елның язына хәтле разведчик булып «Борзой» отрядында хезмәт итә. Бүгенге көнне авылда хәләл җефете белән яши, бер кыз һәм бер малай үстерәләр.
    Гобәйдуллин Рамил Раил улы 1985 елның 18 декабрендә Урманасты Шунталысы авылында туа. 2003 елның 19 декабрендә хәрби хезмәткә алына. Башта Түбән Новгород шәһәрендә укуларда була, 2004 елның 6 октябрендә Чечня Республикасының Аргун шәһәрендә хәрби хезмәтен дәвам иттерә. 2006 елның апрелендә туган җирләренә исән-сау килеш әйләнеп кайта.
    Чечня кыяларын "онытып", дөнья рәхәтен күрергә ашкынып торган яшь егетнең 2008 елның 28 августында йөрәге тибүдән туктый.
    Безнең бу авылдашларыбызның исемлеген истән чыгарырга хакыбыз юк. Бүген без алар белән горурланабыз, аларның алларында башыбызны иябез! Шушы уңайдан сугышчы-интернационалистларыбызны авылдашлары исеменнән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм. Сезгә бары тик шатлыклы елмаюлар, куанычлар гына насыйп булсын.
    Гаиләгез, якын кешеләрегез өчен терәк булыгыз. Кыенлыклар алдында туктап калмагыз, һәрвакыт батыр булыгыз! Сезгә иминлек, муллык, бәхет теләп калабыз.
    Әфганстан һәм Чечня җирләреннән исән кайтып, сугыштан соң үлгәннәрнең исемен, якты маяк итеп, буыннардан-буыннарга күчерик! Каберләрен онытмыйк! Бу язма аларның рухына дога булып барып ирешсен, каберләре - нурлы, караңгы гүрләре якты булсын иде...
    Сугыш уты алдагы көннәребездә бер җирдә дә кабынмасын, дөньялар имин булсын.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: