Заря
  • Рус Тат
  • Инвалидларны эшкә урнаштыру мәсьәләсе республика җитәкчелеге контроленә алынды

    Татарстан алдында, инвалидларның эш белән тәэмин ителү дәрәҗәсе 37 процент тәшкил итәргә тиеш, дигән бурыч тора.

    Инвалидларны эш белән тәэмин итү дәрәҗәсен күтәрү буенча башкарма хакимият федераль органнарының йөкләмәләрен үтәү максатында ай саен Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев рәислегендә киңәшмәләр үткәрелә.

    Бүгенге көндә районыбызда сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән 2200 кеше яши. Бу - Алексеевск районы халкының 9 проценты. Инвалидларны эшкә урнаштыру Программасын үтәү өчен 86 кешегә эш урыны бирергә кирәк. Мондый уңай тәҗрибә бар инде. Мисалга, Водоканалга халыкны эш белән тәэмин итү үзәге ярдәмендә бер якташыбыз урнаштырылды. Ул анда дүрт ай инде диспетчер булып эшли. Әлеге хезмәтчәннең эш көне кыскартылган.

    Шунысы мөһим: тәкъдим ителгән эш мөмкинлекләре чикләнгән кеше өчен хәленнән килерлек булырга тиеш.
    Тагын бер уңай мисал. Лебедино авыл җирлеге башлыгы Юрий Тюкарёв биш инвалидны эшкә урнаштырды. Кешеләр авылны төзекләндерү белән бәйләнгән эшләрдә хезмәт куялар. Хәлләреннән килгән эшне башкаралар, моның өчен хезмәт хакы алалар:

    - Дәүләтебездә гамәлдә булган хезмәт законнары барлык гражданнарны тигез хокуклар һәм мөмкинлекләр белән тәэмин итәргә тиешләр. Бу инвалидлар кебек категорияләрне үзләрен хезмәт эшчәнлегендә сынарга мөмкинлек бирә.

    Бүгенге көндә инвалидларга чын хезмәт шартларына җайлашырга мөмкинлек бирүче дәүләт программалары яшәп килә. Гаделлек өчен шуны әйтергә кирәк, инвалид дип танылган бөтен кешегә дәүләт ярдәме, шул исәптән инвалидлык буенча пенсия рәвешендә финанс ярдәме күрсәтелә.

    Менә безнең авыл җирлеге дә район мәшгульлек үзәге хезмәтләре белгечләре белән берлектә җирлектәге бөтен инвалидларны йөреп чыктылар, һәр инвалид белән аерым- аерым сөйләштеләр һәм, аларның ризалыгын алып, үзәк аша җирлектә эшкә урнаштырылдылар.

    Шул рәвешчә, биш кешене - өч ир-атны һәм ике хатын-кызны эшкә урнаштырдык. Шуның белән без бөтен кешегә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең онытылмавы, аларның җәмгыятькә бик кирәкле булуы һәм без аларга мохтаҗ булуыбызны исбатлыйбыз.

    Хезмәт хакы аз да булсын, ди, аның каравы кешеләр эшкә шатланып баралар. Шунысы бик мөһим, алар бөтен эшне бик пөхтә һәм сыйфатлы итеп башкаралар. Эшкә урнаштырылган кешеләребез бик канәгать. Алар бит үзләренең мөһимлекләрен аңлыйлар. Алар онытылмады. Алар кирәк. Инвалидлык хөкем карары түгел.

    Һәм чикләнгән сәләтләре булган кешеләрнең хокуклары чикләнергә тиеш түгел. Эшләү мөмкинлекләре булганлыктан, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр үзләрен җәмгыятьтән читләштерелгән дип хис итмиләр һәм аның тулы хокуклы катнашучыларына әйләнәләр. Кешеләрне эшкә урнаштыру - уртак бурычыбыз, - дип сөйләде Юрий Иванович.

    Еш кына эш бирүчеләр инвалидны эшкә алу бик катлаулы, дип куркалар, чөнки бик күп таләпләр һәм күрсәтмәләр яшәп килә. Чынлыкта исә бу алай түгел. Мөмкинлекләре чикләнгән кешене эшкә алу процессы инвалидлыгы булмаган кешене алудан бернәрсәсе белән дә аерылып тормый.

    Әйе, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр законнарда каралган кайбер ташламаларга ия, алар, һичшиксез, хезмәт килешүендә чагылдырылырга тиешләр. Ләкин алар алай ук күп түгел, эш процессында аз гына чагылдырыла.

    Әлеге мәсьәлә буенча чираттагы утырышта икътисад буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Татьяна Сергеева авыл җирлекләре башлыкларына халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне эшкә урнаштыру мәсьәләсен хәл итү өчен район авыллары территорияләрендә урнашкан оешмалар белән активрак эшләргә; оешма җитәкчеләренә бу юнәлештә эшне көчәйтергә; мәшгульлек үзәгенә сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар арасыннан эш бирүчеләр хәбәр иткән урыннарга кандидатлар сайлап алу мөмкинлеген эзләп табарга күрсәтмә бирде

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: