Заря
  • Рус Тат
  • Исемнәре кала тарихта...

    Шунталы халкы бу көннәрдә авылның хөрмәтле аксакалы - Бөек Ватан сугышы ветераны, Кызыл Йолдыз, Ватан сугышы орденнары кавалеры Госман ага Миндубаев белән хушлашты. Авыр туфрагы җиңел булсын ил агасының. 9 Май - Җиңү көнендә соңгы очрашуыбыз булган икән. Әлеге язма җирдә кабат канкойгыч сугышлар булмасын, илләр-көннәр тыныч булып, имин тормышларда...

    Күрде инде башлар...

    Сугыш башланганда миңа 11 яшьләр чамасы иде. Утыз тугызынчы елны әти-әниләр Свердлауга язылып киткәнлектән без читтә яши идек. Күз алдымда тора һаман да, бөтен кеше карадан, сорыдан киенеп йөри башлады, ак киемнәр кияргә ярамый, диделәр олылар. Озакламый авылга кайтып киттек. Колхоз рәисе Гыйльмулла абый Зәйнуллин иде ул вакытта. Көн дә диярлек сугышка китәләр. Югары очта тары чәчкәндә бертуган абыем Заһидулланы да алып киттеләр, бүтән без аны күрмәдек, - дип искә ала тугызынчы дистәсен ваклап килүче, гомере буе терлекчелектә эшләгән күршебез Нурулла абый Гатауллин. Шул ук елны, 42нең сентябрендә, абыйсының Ленинград фронтында һәлак булуын еллар үткәч кенә беләләр. Үзенең дә күрәселәре шактый булган икән әле аның. Яшьтәшләре белән ат җигеп көлтә дә, бөртек тә ташый. Бервакыт шулай аның арба төбендә калган бөртекне җыеп алалар. Суд була, 5 елга ирегеннән мәхрүм итәләр. "Раифада да тоттылар, аннан Ак диңгез - Балтыйк каналы төзелешенә җибәрделәр. Баракларда торабыз, эшкә 15 чакрым җәяү барабыз, җәяү кайтабыз. Киптерергә борыслар төйи идек. Ашарга юньләп юк, мүк җиләге, мәләш ашыйбыз, нәрсә үсә инде. Аннан станциядә 70әр кг лы капчыклар бушатырга бара идек. Анда, ичмаса, он ялыйсың. Чалбар балакларына эләгеп кайтканыннан баракта чиләктә суга болгатып умач ясыйбыз, анысы ярый инде. Эштән соң мәктәпкә дә йөрдек. Нинди генә милләт юк, кем соң ул татар? диләр иде. Күрде инде башлар...

    Соңгы могикан

    Үлем белән һәр көн күзгә-күз очрашкан фронттагыларга да, көнне төнгә ялгап эшләгән тыл хезмәтчәннәренә дә җиңел булмаган. Киткәннәрнең исә күбесе әйләнеп кайталмаган. Кайтканнарының да сафлары елдан-ел сирәгәеп, авылыбызда бүген бер сугыш ветераны калды. Март аенда 96 яшен тутырган Бөек Ватан сугышы ветераны, Кызыл Йолдыз, Ватан сугышы орденнары кавалеры Госман абый Миндубаев авылыбызның югары очында яши. Өрлектәй дүрт егет үсәләр алар. Энесе Хәким абый да Ватан сугышы ветераны иде. 1942 елда китеп, 1947дә генә әйләнеп кайта, флотта матрос хезмәтен башкара ул. Госман абый белән җәмәгате Сара апа авылыбызның бик мөхтәрәм, бик җор телле кешеләре булды. Берсеннән-берсе чая өч кыз, ике егет үстерәләр. Сания, Һидәя апалар авылыбызның асыл егетләрен яр итеп, матур гаилә кордылар, гөр килеп, оя тулы бала үстерделәр, гомер буе терлекчелектә эшләделәр. Якуб, Мәхмүт, Асия бәхетләрен читтә тапсалар да, туган йортта да еш кунак. 13 онык, 25 онык баласы үсә икән инде ветеран бабайның. Мин барып кергәндә дә өй эче тулы кыз-килен, онык-оныкчыклар иде. "Бабаларының хәлен белешеп, булышып торалар. Үзен генә калдырмыйбыз инде", - ди Һидәя апа.

    Госман абый түр якта диванда ятып тора иде. Быел 9 Май - Җиңү бәйрәмен дә өйдә генә каршылаган. Орден-медальләр тагылган костюм-чалбары да шкафта эленгән килеш, быел киелмәгән.

    - 1939 елны армиягә алындым, сугышка шуннан кердек, Смоленск юнәлешендә сугыштык, - ди ул. 122нче укчы полкта сугыша, пулеметчы була. - Ике тапкыр яраландым. Снаряд шартлап, аякка бәрде, 4 ай Калуга госпиталендә яттым. Аннан Можайск юнәлешенә эләктем. Бик каты сугышлар булды анда, исән калмабыз, дигән идек. Шуннан соң батальон штабына чакыралар, диделәр. Анда күкрәккә Кызыл Йолдыз орденын тактылар. Икенче тапкыр кул яраланды, күзләргә зыян килде. Куйбышевтан икенче группа инвалид итеп кайтардылар, - ди ветеран хатирәләргә авыр гына бирелеп. Соңгы вакытта хәлем бетә, тыным кысыла, дип тә зарланып алды. Сугыштан соң колхозны аякка бастыруда җиң сызганып эшли, көтүен дә көтә, малын да карый. Алга табан да якыннарының кайгыртуын, күңел җылысын тоеп яшәвен теләп саубуллаштым ветеран бабай белән.

    Хәтер булып һәйкәл басты

    Ә Җиңүнең 70 еллыгын авыл халкы дулкынланып көтеп алды. "Нотфулла малае Кәлимулла һәйкәл куйдыра икән", - дигән хәбәр кар эремәс борын район чикләрен узган иде инде. Хак та, 9 май көнне авыл уртасындагы мәйданда искитмәле һәйкәл ачылды. Гади генә һәйкәл түгел иде бу. Сугышлар тынган арада автоматын бераз гына читкә куеп, кулына тальянын алып, шул арада махоркасын төреп, тыныч, матур, имин тормышка өметләнгән, якты хыялларга чумган солдат иде бу. Сокландыра һәм бик тә уйландыра торган символик образ. "Ни өчен элеккеге һәйкәлне генә яңартып куймадыгыз? Бик чыгымлы эшкә алынгансыз, - дибез Кәлимулла абыйга.- Идеясе кайдан килде?"

    -Улым Илдар белән авыл хуҗалыгы машиналары алырга Волгоградка барган идек. Анда сугыш эзләре нык саклана, Мамай курганы бик тетрәндерде. Әтием Нотфулла да бу җирләрдә сугышкан. Болар барысы да уйландырды. Һәйкәлләрне күп күрәбез бит төрле җирләрдә. Нишләп әле үзебезнең авылга шәп кенә бер һәйкәл ясатмаска, дигән уй башка кереп утырды шунда. Малайлар интернеттан Оренбургтан шундый оешманы эзләп таптылар. Шулар белән сөйләшеп, аннан үзебез барып, шулай алып кайттык. Эчтәлеге дә, эшләнеше дә бик ошады, - ди башка игелекле, саваплы эшләре белән дә авыл халкының рәхмәтен алып яшәүче фермер хуҗалыгы җитәкчесе Кәлимулла Хаммәтвәлиев. Бер һәйкәл генә түгел, тулы бер комплекс бу. Арттагы мәрмәр диварларда сугыш утларында йөргән, ил азатлыгы өчен башларын салган авылдашларның исемнәре язып куелган. Кыр Шунталысыннан Бөек Ватан сугышына 200дән артык кеше алына.142 кеше һәлак булган яки хәбәрсез югалган. 74 кеше әйләнеп кайта. Бүгенге көндә шулардан сугышның тере легендасы булып Госман абый берүзе калды. Яу кырларында газиз ирләре ятып калган тол әбиләр дә инде җир куенында. Сигезенче, тугызынчы дистәне ваклап килүче сугыш чоры балалары гына тарихның үзе булып ул дәһшәтле еллар хакында хәтерләре саклаганны сөйли ала.

    - Сугышта катнашучылар исемлегенә килгәндә, әле ул һаман да тулы түгел, - ди төбәгебез тарихын өйрәнүче авылдашыбыз, техник фәннәр кандидаты Галим Хисамиев. - Читтә эшләүче, яшәүче авылдашлар кайлардан гына китмәгән бит фронтка. Исем-фамилияләрне интернеттан эзләп, Хәтер китабы, метрика кенәгәләре, "ликбез", 1921 елгы ачлык елындагы, сугыш чорындагы колхозчылар исемлекләре белән чагыштырып, анда РККА (димәк, армиягә алынган) тамгасы буенча булганнарны барлап, шулай тупланды. Әле бу исемлеккә тагын бер 10-15 кеше өстәлер, дип уйлыйм. Авылның 250-260 кешесе сугышта булгандыр. Шуларның яртысыннан артыгы яу кырларында ятып калган.

    Әйе, сугыш кайтавазы хәзер һәйкәлләрдә. Элеккегесендә, мөгаен, фронтка авылдан китүчеләр (өстәлә торгач йөзгә якын иде) язылган булгандыр. Анысын да яңартырга исәпләп торалар, ул да тарих ядкаре.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: