Заря
  • Рус Тат
  • Ишегалдыбызда индоүрдәкләр

    "Күптән түгел безгә танышларыбыз индоүрдәк бүләк итте, тик без аларны ничек тәрбияләргә, яз көне йомырка салгач ничек һәм кайчан утыртырга икәнне белмибез, безгә шул турыда тәфсилләп аңлата алмассызмы икән. Алдан ук бик зур рәхмәт белән Зур Тигәнәле авылыннан Зариповлар гаиләсе". Без әлеге үрдәкне үрчетү һәм үстерү серләре турында күп итеп...

    Әлеге үрдәккә характеристика

    - Әйе соңгы елларда кош-корт асрарга яратучылар арасында әлеге үрдәкләр бик популяр урын алды. Бу үрдәкләр безгә җылы яклардан алып кайтылды. Аларның популярлыгы беренче чиратта итенең майлы булмавында, аннары азыкка һәм тору шартларына да талымсыз. Индоүрдәкләрнең тагын бер өстенлеге бар, алар казлар һәм башка үрдәкләр кебек бакылдамыйлар, ишегалдында үзләрен бик тыныч тоталар. Казлар асраган кеше белә инде, бу тавыш кайчакларда бик арыта.

    Шулай итеп әлеге үрдәкләрнең уңай якларын санап чыгыйк:

    - ите майлы түгел;
    - рационнарында яшел азыкны яраталар;
    - очарга сәләтлеләр;
    - аларда утырып чыгарган бәбкәләрен зур булганчы үстерү инстинкты көчле.

    Әлеге үрдәкләрнең бездә аклары, аклы-каралылары, кызгылт-көрән төслеләре бар.
    Йомырканы 50-60 данә дә салырга мөмкиннәр. Йомыркаларының авырлыгы сиксән граммнар чамасы, кабыгы аксыл саргылт төстәрәк.


    Үрдәкләрне асрау

    Бу үрдәкләргә кышлау өчен бик җылы урын булмаса да ярый, тик коры гына булсын, аслары аз гына юеш булса, авырый башлыйлар. Аяклары бик тиз туңучан, шуның өчен асларын һәрчак алмаштырып торырга кирәк. Ә язын үрдәкләр көннәр бераз җылытуга көне буе урамда йөриләр. Алар йомырканы бик иртән яки кич белән салалар. Шуның өчен аларны урамга иртәнге уннан да иртә чыгарырга кирәкми. Коену өчен су белән ясалма канаулар ясарга яки сыешлыклар куярга мөмкин.

    Индоүрдәкләрнең канатларын вакытында кисмәсәң, очып китәргә мөмкин, әлеге йорт кошы бик җиңел һәм ерак оча ала, шуның өчен аның канатын (берсен дә җитә) вакытында кисәргә кирәк. Аннары үрдәк шуңа өйрәнә һәм очарга талпынып та карамый.

    Авыруга әлләни бирешмиләр, иммун системалары нык, тик кадак, шөреп, тимерчыбык кисәкләре генә алар өчен куркыныч.

    Ашату

    Иң яраткан ризыклары катнаш азык. Коры ризыкны да, су белән катнаш боламыкны да яраталар. Солы, кукуруз, арпа, бодай һәм башка бөртеклеләрне дә ашыйлар. Моннан тыш, тагын үрдәкләр чөгендер, бәрәңге, турнепс кебек сусыл азыкны да үз итәләр. Бәрәңгене пешкән килеш яраталар. Яшел үләнне бик яраталар.

    Әлеге рационга минераль азык та өстәргә, аш тозы, кабырчыклар, акбур, йомырка кабыгын да кушарга кирәк. Ком-чуерташны бик яраталар, аерым савытларда аны алар өчен күп итеп куярга кирәк.

    Бер зур үрдәк тәүлегенә 1 литрлап су эчә һәм 500 граммлап ризык ашый. Әгәр көн буе үләндә йөрсәләр, бирә торган азык санын бермә-бер киметергә мөмкин.

    Индоүрдәкләрне үрчетү


    Аларны үрчетү, башка кош-кортка караганда бик кызык һәм җиңел. Алар ояларында бик басылып утыралар, бәбкәләре чыккач, алар яныннан бер дә китмиләр. Әлеге үрдәкләр йомырканы апрель башларында сала башлыйлар. Тик йомырканы салуга ук алып кереп куярга кирәк, аның ояда озак торуы бер дә файдага булмас. Алып кергәч, карандаш белән йомшак итеп кенә нинди числода салынганын язып кую мәслихәт, чөнки утыртканда егермеләп йомырка куйсаң, баштанрак чыкканнарын куймаска, буш булулары ихтимал. Оя алдан әзерләп куела, берәр әрҗә төбенә капчык салырга, тик синтетика гына булмасын. Баштан ояга бер биш йомырка гына куярга, бер-ике көннәп утыргач, тагын 10-15не өстәргә. Үрдәк утыра торган сарайга табак белән су куярга, тик аны даими төстә алмаштырып торырга, бу су аңа эчәргә һәм коенырга кирәк булачак (коенганда паразитлар юк ителә һәм оядагы йомыркалар да дымлана). Әнкә үрдәк 33-35 көннәр утыра.


    Тәүлеклек үрдәкләр үзләре ашый һәм эчә алмый әле. Аларны ашарга өйрәтергә кирәк, бер пешкән йомырканы вак кына турап, нәниләрнең аркаларына сибәргә. Алар шунда томшыклары белән казынып ашыйлар. Икенче көнне ботка белән пешкән йомырка һәм сөт өстәргә мөмкин, теләгегез булса, көрпә дә өстәргә ярый. Өченче көнне аларга инде бар нәрсәне дә, хәтта итле шулпада пешкән бәрәңгеләрне дә ашатырга ярый. "Солнышко" витамин-минераль өстәмәсен азыкка өстәргә мөмкин. Ул яхшы үстерә, иммун системасын ныгыта, рахит булдырмый.


    Шулай итеп, әлеге үрдәкләр иң файдалы йорт кошлары булып торалар. Аларны үрчетү һәм тоту бер дә авыр түгел.


    Материалымны бастыруга әзерләгәндә Вазыйх әфәнде, үрдәгем беренче йомыркасын салды, кызлар, - дип шалтыратты. Хәерле сәгатьтә булсын, укучыбызга әйбәтләп аңлатма биргәнегез өчен бик зур рәхмәт сезгә, бәбкәләрегез йорт тутырып йөрсен, дигән теләктә калабыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: