Заря
  • Рус Тат
  • Июнь аенда азык-төлекнең минималь җыелмасы 4,9 процентка үскән

    Россия буенча бер айга исәпләнгән минималь азык-төлек җыелмасы 2017 елда июнь ае ахырында 4233,2 сумны тәшкил иткән. Бу алдагы ай белән чагыштырганда 4,9 процентка үскәнлеген күрсәтә, дип хәбәр итә ТАСС.

    Дәүләт федераль статистика хезмәте (Росстат) мәгълүматлары буенча, ел башыннан үсеш 14,7процентны тәшкил иткән.

    Аерым алганда, Мәскәүдә июнь ахырында азык-төлек җыелмасы бәясе 5185,2 сум булып, алдагы ай белән чагыштырганда 4,8 процентка (ел башыннан 16,4 процентка) үскән.

    Максималь бәя Чукоткада (9526,3 сум), азык-төлек җыелмасының минималь бәясе Белгород өлкәсендә (3382,2 сум) теркәлгән.

    Ведомствода Россиядә кулланылучы гомуми азык-төлекнең шартлыча күләме алынуын җиткерделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: