Заря
  • Рус Тат
  • “Каенкай”да “Алтын көз” бәйрәме булып узды

    Традиция буенча ел саен октябрьдә "Каенкай" балалар бакчасында үткәрелә торган көз бәйрәме шундый шигъри юллар белән башланып китте. Быел да 26 октябрьдә "Алтын көз" исемле утренник булып узды, анда кече яшь төркемендәге нәниләр катнашты.

    Ә кичәне тәрбияче Вера Хөсәенова, Ольга Феоктистова, музыка җитәкчесе Евгения Лошкарева әзерләп үткәрде. - Чарага әзерлек алдан ук башланды, - диләр тәрбиячеләр Вера Ивановна белән Ольга Александровна.
    - Кече төркем ата-аналары балалар белән бергә "Көзге фантазия" темасына яшелчәләрдән төрле әйберләр ясадылар. Алар бик кызыклы һәм гаҗәеп матур килеп чыкты. Моның өчен Мингатиннар, Коротиннар гаиләләренә балалар бакчасы тормышында актив катнашканнары өчен рәхмәт әйтәсе килә. Шулай ук балалар көз турында шигырьләр, җырлар, биеделәр өйрәнделәр.
    Менә билгеләнгән көн килеп тә җитте. Кунаклар якты һәм матур, төрле төстәге яфраклар белән бизәлгән залга җыелды. Мавыктыргыч сценарий балаларга бер генә минутка да йомшарырга ирек бирмәде.
    Балалар янына кунакка урман күчтәнәчләре белән урман гномигы, керпе килгән иде. Балалар әйлән-бәйлән уйнадылар, көз турында җырлар җырладылар, күңелле уеннар уйнадылар, биеделәр һәм түземсезлек белән "көз"нең килүен көттеләр. Ул килгәч, көзге урманга мавыктыргыч сәяхәткә "киттеләр". Ә инде бөтен балаларга көз бәйрәме - тулып пешкән алмалар тутырылган кәрзин бүләк итү иң күркәм һәм истә калырлык мизгел булды.
    Бәйрәмнең максаты балаларның кәефләрен күтәрү, аларга бу бәйрәм аша шатлык бүләк итү, аларны иптәшләре арасында үз-үзләрен тота белергә өйрәтүне дәвам иттерү, дуслык, бердәмлек хисләре, көз бәйрәменә, хезмәткә мәхәббәт хисләре тәрбияләү иде.
    Балалар бакчасында үткәрелә торган бәйрәмнәр балаларның яңгыравыклы тавышлары, елмаю-көлүләре, аларның шау-шу килүләре һәм күңел ачулары белән үтә. Бу юлы да чара бик шәп килеп чыкты. Ата-аналар да, балалар да канәгать калды.
    Заглянул сегодня праздник в каждый дом,
    Потому что бродит осень за окном.
    Заглянул осенний праздник в детский сад,
    Чтоб порадовать и взрослых, и ребят!
    Көзге фантазияләр. мингатиннар гаиләсе эше
    Фотоларны Вера ХӨСӘЕНОВА тәкъдим итте

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: