Заря
  • Рус Тат
  • Карлыганда гөблә

    Карлыган үсеп утырмаган бакча юктыр инде ул. Тик яз башлануга ук беренче яфраклар белән карлыганны гөблә (тля) баса. Әлеге мәкаләдә бу корткычлар белән ничек көрәшергә кирәклеге турында безгә һәвәскәр бакчачы Лилия ханым сөйләр. - Гөблә - ул үсемлекнең согы белән генә тукланучы кечкенә бөҗәк, алар төрле-төрле вируслы авырулар тараталар, хәтта...

    Гөбләнең гомер циклы бик кыска. Җәй буена дистәләгән буын гөблә туып үсә, алар барысы да хуҗаларының согы белән генә тукланалар. Аларның бик күп төре бар. Мәсәлән, карлыган гөбләсе, ул бөтен куакны да зарарлый. Бу зур булмаган ачык-яшел төстәге бөҗәкнең аяклары кабарынкы, сусыл. Ул яз башында ук барлыкка килә, аннары җәй башында аеруча да үрчи башлый. Әгәр дә юк итү чараларын күрмәсәң, көздән тагын шул куакка күкәйләрен салып калдыра.


    Бу корткыч белән ничек көрәшергә соң? Иң беренче чиратта карлыган төпләрегезне тикшереп чыгыгыз, кырмыска оясы юкмы. Кырмыскалар бакчага файда китерсәләр дә, алар гөбләне ашамый, киресенчә, алар аны тараталар гына, зарарланган агач төбендә 100 процент булмаса да, 90 процент кырмыска оясы бар, дип әйтә алам. Шуның өчен беренче чиратта кырмыска оясын юк итәргә кирәк, чөнки алар алга таба да бу корткычларны башка куакларга таратачаклар. Моның өчен махсус препарат яки кайнар су кулланырга мөмкин. Кайнар суны кырмыска оясына коярга кирәк, тик бу ысулны иртә язда гына файдаланып була. Әгәр кырмыска оясы куакның төбендә үк булса да, агач тамырлары зарарлана дип курыкмагыз, ул аның тамырына төшеп җиткәнче суына.


    Карлыгандагы әлеге корткыч белән яз башында ук көрәшергә кирәк. Иске кайрыларны пычак белән кырып төшерегез, каты ябышканына һич тә тотына күрмәгез, әлеге кайры агачны саклый. Шулай ук гөблә белән зарарланган бөреләрне дә җыеп яндырыгыз.


    Гөбләне химик ысул белән бетерүне иртә яздан башкарырга кирәк. Беренче эшкәртүне бөреләр ачылганчы башкарырга кирәк. Ә ачылгач, икенче тапкыр эшкәртергә. Әгәр бу бөҗәк бик азып китмәгән булса, химик препаратлар урынына тәмәке, суган кабыгы яки ак әрем төнәтмәләре ярдәмгә киләчәк.


    Мәсәлән, 1 литр суда 100 грамм суган кабыгын бер тәүлек төнәткәч, бөреләрне шул төнәтмә белән сиптереп чыгарга. Шулай ук көл сибәргә мөмкин, алар көлгә тончыгып бик тиз һәлак булачаклар.


    Әгәр гөблә җәй көне генә карлыганнарыгызның яфракларын бөреп алса, кер сабыны белән эшкәртегез, 10 литр суга 40 грамм кер сабыны кирәк була. Күзләре әчеп алар тиз юкка чыгачак. Бары тик агачларны атнасына 2-3 тапкыр көннең икенче яртысында эшкәртергә кирәк. Әгәр бер атна эчендә гөблә тулысынча юкка чыкмаса, тагын бер кат сиптерегез.

    Бу яшел бөҗәкләрне камкагачлар бик ярата, алар аларны бик тиз юк итәчәк. Тик иң беренче чиратта агач төбегездә кырмыска оясын гына юк итегез, югыйсә бөтен хезмәтегез бушка китәчәк. Әгәр карлыганыгыз янына укроп, петрушка, бөтнек утыртсагыз, тагын да әйбәт булачак, гөблә аларның исен яратмый.

    Нургазиз:
    - Минем гөблә белән көрәшүдә бер ысулым бар, ул миңа бик тә ошый. Мартның уннарында карлыганнарым өстенә +80 градуска кадәр кайнатып җиткергән су коям. Узган ел ничектер вакыт җитмәү сәбәпледер инде, әлеге процедураны башкарырга оныткан идем, җәй буе нәрсә генә эшләп карамадым, файдасыз. Мин әлеге ысулны гына кулланам. Ә менә күршеләремнең бөтен карлыганнары бөдрә.


    Асия:
    - Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам, иң яхшысы әлеге бөҗәкләрне баштан ук препаратлар белән эшкәртергә кирәк. Әле тагын бер ысул бар, куакларны пленка белән әйбәтләп төрергә һәм өстеннән солидол белән сылап чыгарга, нәтиҗәдә кырмыскалар бу юлны үтә алмыйлар. Солидол агач кайрысына гына эләгә күрмәсен.


    Рәхилә:
    - Канлы үлән (чистотел) җыеп алам да, кайнар суда 3 сәгатьләп төнәтәм, шул суны сусипкеч белән карлыган өстенә коям. Искәрмә: төнәтмә өчен кипкән үлән бармый, яңа җыеп алган үлән генә файда бирәчәк. Аннары сарымсакның да файдасы бик зур. 200 грамм сарымсакны 1 литр суда 3 көн төнәтәсең. Өч көннән соң 10 литр суга 1 стакан шул төнәтмәне салып бутарга һәм карлыганның өстенә коярга, файдасы тими калмый.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: