Заря
  • Рус Тат
  • Казанның бадминтон үзәгендә «Татарстанның бадминтон өметләре» турнирының өченче туры булып узды

    9 - 10 сентябрь көннәрендә Казанның бадминтон үзәгендә «Татарстанның бадминтон өметләре» турнирының өченче туры булып узды. Анда республикабызның 20 районыннан 300 гә якын спортчы катнашты.

    Беренче көнне - ялгыз уенчылар, икенче көнне парлы һәм катнаш командаларда 2006, 2007, 2008 елларда туган һәм яшьрәк уйнаучылар көч сынашты.

    Нәтиҗәләр: Хәйретдинов Ильмир 1 нче урын парлы һәм микст уенында, Андреяшин Матвей микста 1 нче урын, ялгыз зурлар белән уйнау буенча 3 нче урын, Барков Данил парлы уенда 3 нче урын, Маннанов Ризван парлы уенда 2 нче урын, Кузьмина Виталина микст уенында беренче урын, ялгыз уенда икенче урын, Хирувимова Александра ялгыз уенда бишенче урын, Мәүлитова Алия парлы уенда 5 нче урын.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: