Заря
  • Рус Тат
  • Көчле затларга – изге теләкләр

    Элек 23 февраль Совет Армиясе һәм Хәрби-Диңгез Флоты көне итеп бәйрәм ителде, ә 1993 елдан ул Ватанны саклаучылар көне дип үзгәртелде. Күпләр 8 Мартны - гүзәл затларыбыз хатын-кызларның, ә 23 февральне туган җирнең һәм һәр гаиләнең терәге саналган ир-атларыбызның бәйрәме буларак көтеп ала. Без дә барлык ир-егет укучыларыбызны Ватанны саклаучылар...

    Чулпан Гарипова, журналист
    - Характерым буенча мин җир кешесе. Бәйрәмгә дә бүләкне тормышта кирәклесен сайларга тырышам. Ирем Ренат геолог булгач, һәрчак командировкаларда йөри, илнең төрле шәһәрләрендә фирмалары исеменнән җитди очрашуларда булырга туры килә. Эш документлары сыярдай сумкасы искереп килә иде, күнннән шундый сумка әзерләп куйдым. Үземә дә бүләкне мин кирәклесен бүләк иткәнне яратам. Чәчәк урынына да өйгә матур гөл ал дим иремә. Шиңә торган чәчәкләрне жәллим мин. Ә теләкләргә килгәндә, җир йөзендәге иң изге теләкләрне генә телисем килә.
    Равия Сафина, китапханәче:
    - Без тыныч, матур тормышта яшәсеннәр өчен безнең ир егетләребез үзләренең Ватаныбыз алдындагы бурычларын үтәгәннәр. Бәйрәм көнендә иң беренче булып ирем Фоатны, ул Германиядә хезмәт итте, аннары ир туганнарымны - энем Альбертны, ул Төрекмәнстан, Сахалин җирләрендә хезмәт итеп кайтты, абыйларымны, күршеләремне котлыйм. Авыр, шул ук вакытта дәрәҗәле эшендә зур уңышлар теләп киявем Тимурны да бәйрәм белән котлыйм. Киявем бүгенгесе көндә чын мәгънәсендә Ватанны саклаучы, ул хәрби. Бер нинди авырлыклар алдында да куркып калмаган, кыю, үз эшен яратып башкарган киявемә сабырлык, тыныч тормышлар, гаилә бәхете, саулык телим. Дөньяда тынычлык, илдә икътисад гөрләп торса, тормышларыбыз гел җайга гына барыр иде.
    Авылыбыз ир-егетләрен шушы бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм. Аяз күк астында, яраткан эшләренә барып эшләп кайтуларын һәм ял көннәрен күңелле үткәрүләрен телим.
    Форсаттан файдаланып, шуны әйтәсем килә: бәйрәм уңаеннан Урта Тигәнәле авыл мәдәният йортында авылыбызның менә дигән егетләре, армия сафларында хезмәт итеп кайткан Салават Фәйзуллин һәм Нияз Мөхәммәтҗанов белән очрашу үткәрергә уйлыйбыз. Барыгыз да мәдәният йортыбызга рәхим итегез!
    Лилия Абдуллина, ветеринар:
    - "Родина" колхозында 20 ел инде ветеринар булып эшләүче ирем Ринатны, якын араларда 74 яшен тутырачак кайнатам Рәисне, 9 сыйныфта укучы олы улым Ринальне, 4 нче сыйныфта укучы кече улым Айнурны әлеге бәйрәм уңаеннан котлыйм. Һәр барчабызга исәнлек-саулык, тигезлектә әти-әни, ирем, балаларым, туганнарым белән яшәргә язсын. Хәзер инде балалар дип яшибез. Әйбәт кенә укып, тәртипле, миһербанлы булып үссеннәр иде.
    Алсу Гомәрова, декрет ялында:
    - Кадерле егетләр! Әтиләр! Абыйлар һәм энеләр! Барыгызны да шушы сезгә генә хас бәйрәм - Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелемнән котлыйм. Һәммәгезгә дә бәхет, сәламәтлек, бәрәкәтле тыныч тормыш насыйп булсын. Кайгы-хәсрәтләр сезне читләтеп узсын. Муллык, уңышлар гомерлек юлдашыгыз булсын. Якыннарыгызның кадерен белеп, сөеп һәм сөелеп яшәргә язсын сезгә. Ватанны саклаучылар көне белән шулай ук әтием Рәисне, ирем Илназны, зур әтием Гамирны, кайнатам Ильясны, энекәшем Айнурны котлыйм.


    Ә бүләкләргә килгәндә, мин бик бәйләргә яратам, шуңа да якыннарыма үзем бәйләгән шарф, ә иремә матур оригиналь свитер бүләк итәрмен дип торам.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: