Заря
  • Рус Тат
  • Күңелләрдә моң ята

    1941 елның 22 июнендә фашистлар Германиясе сугыш игълан итмичә, Советлар Союзына көтмәгәндә һөҗүм итә. Бөек Ватан сугышы башлана. Бөек Җиңү якынлашкан бу көннәрдә мин авыр һәм катлаулы сугыш юлы үткән, үзенең олы йөрәге һәм батырлыгы белән җиңүне якынайткан, сугыштан җиңеп кайткан ветеран Чәпчәков Тәлгат Вагыйз улы турында язарга булдым.

    Ул 1925 елда Урта Тигәнәле авылында дөньяга килә һәм шушы авыл мәктәбендә белем ала. 1943 елның гыйнварында әле 17 яше дә тулмаган килеш сугышка китә. Алты ай Суслонгерда уку батальонында була. Аннан ул кече сержант исеме алып чыга һәм Смоленск юнәлешендәге сугышларда катнаша.

    Нәкъ шушы урында лирик чигенеш ясап, түбәндәге гыйбрәтле вакыйгага тукталасы килә. Хәтер китабының 261нче битендә Тәлгат Вәгыйз улына кагылышлы түбәндәге юллар бар. Чәпчәков Тәлгат Вәгыйз улы, 1925, Урта Тигәнәле ав, Алексеевск РХК моб. ефр, 20.9.1943 һәлак булган, Смоленск, Спас-Деминск р-ны, Лапинский (Починки р-ны, Стригино ав). җирл.

    Ә чынлыкта исә Тәлгат абый Смоленскины азат итү өчен барган сугышларда авыр яралана. Бәхеткә, госпитальдә өч ай дәваланып чыкканнан соң яңадан сафка баса. Каунас шәһәре янындагы сугышларда катнашканы өчен ул "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнә. Мишень шәһәре янында алар өч айга якын оборонада торалар.

    Бу вакытта аларга "тел" кирәк булганлыктан, аны разведкага җибәрәләр. Тәлгат абый немецларның окопларына төшеп, бер пулемётчыны алып чыга. "Тел"не алып кайтканда яннарында мина шартлый. Тәлгат абый шунда контузия ала. Аны бу батырлыгы өчен "Кызыл Йолдыз" ордены белән бүләклиләр.

    Шул елларда ул хәзерге "Калининград шәһәре өчен", "Кенигсбергны алган өчен" медальләренә лаек була. Тәлгат абый Польшада вакытта сугыш бетү турында хәбәр ишетә. Сугыш беткәннән соң Польшада хезмәт итә. 1950 елда Тәлгат Чәпчәков туган авылына әйләнеп кайта. Берничә ел Мурзихада сельпо рәисе ярдәмчесе, аннары Пермь өлкәсендә шахтёр булып эшли.

    Аннан кайткач, механизаторлар мәктәбендә укып, колхозга эшкә кайта. Үзенең туган җирендә гаилә корып, тормыш иптәше Наҗия апа (ул минем яраткан, хөрмәт иткән туган апам) белән җиде бала үстереп, бәхетле картлык көннәре кичерәләр. Сугыштан соңгы елларда да тормыш арбасы алар кулында булган. Шулай эш дип яшьлекләре дә, гомерләре дә узып киткән аларның.

    Шундый авырлыклар кичергән Тәлгат абый 2012 елның 16 июлендә вафат булды. Шундый батыр һәм кыю җизнәм белән мин горурланам. Ул безнең горурлыгыбыз! Җизни урыннарың җәннәттә булсын, без сине мәңге онытмабыз!

    Икенче язмам бүгенге көндә Урта Тигәнәле авылында гомер итүче Курмаев Гомәр Миңгәрәй улы турында. "Ветеранга хат" конкурсында катнашып, мин Гомәр абый исеменә хат яздым. Язмам икенче дәрәҗә дипломга лаек булды. Менә аның эчтәлеге.

    Сәлам Урта Тигәнәле авылыннан!

    Исәнмесез, кадерле һәм хөрмәтле сугыш ветераны Гомәр абый. Сезгә хат язучы Айгөл Мөхәммәтҗанова. Мин Урта Тигәнәле мәктәбенең 8нче сыйныфында белем алам. Гомәр абый, исән-сау гына яшисезме? Хәлләрегез ничек? Балаларыгыз кайтып, хәлләрегезне белешеп йөриләрме? Кайтмыймы соң, балаларыгызга да, оныкларыгызга да сезнең тәрбиягез кергән бит. Эльза апа кайтып, сезне хөрмәтләп, карап тора. Оныкларыгыз Рамил белән Резидә дә, Ләйсән дә кайтып булышып китәләр. Мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек орлыкларыгыз аларга тирән салынган.

    Әйе, Гомәр абый, сугыш нинди авыр, дәһшәтле һәм шомлы сүз. Әлеге сүз күпме кешенең йөрәген телгәләгән, яшь кенә егет-кызларның күңеленә олыгайганчы төзәлмәс яралар уеп калдырган. Ул - бөтен дөньяның астын-өскә китереп, кешеләрнең язмышларын җимерүче көч. Сезне бит, сөйләвегез буенча, Гомәр абый, 17 яшегездә, ягъни 1943 елның салкын бер көнендә (7нче гыйнварында) Маньчжуриягә озаталар. Сез хәрби эшкә тиз өйрәнгәнсез, оборона корылмалары төзеп, кырларны миналагансыз. Мин сездә берничә тапкыр булып, сезнең сөйләгәннәрне тыңлап, сезгә сокланып утырдым, болар барысы да минем күңелемә тирән уелып калды.

    Сезнең Дан Ордены һәм медальләр белән туган нигезегезгә әйләнеп кайтуыгыз әти- әниегез һәм өч апагыз, авылдашларыгыз өчен әйтеп бетергесез сөенеч булгандыр. Гомәр абый, 1951 елдан бөтен гомерегезне үсеп килүче буынны тәрбияләүгә һәм укытуга багышлагансыз, Урта Тигәнәле урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытырга килгән Рәшидә апа Мирзаян кызы белән гаилә корып, бүгенгесе көндә дә бер-берегезгә терәк булып, дус-тату гомер кичерәсез. Мин көн саен сезнең турыгыздан узам, укырга шуннан барам һәм кайтам.

    Сезнең нур чәчеп, җылылык бөркеп торган өегезгә карап китәм. Тәрәзә төбегездә матур гөлләр чәчәк атып утыра. Сезнең матурлыкны, чисталыкны, пөхтәлекне яратуыгыз күренеп тора. Димәк, бу йортта тормышны яраткан, матурлыкны күрә белгән кешеләр яши. Тирә-күршеләрегез, авылдашларыгыз сезне ярата, хөрмәт итә, олылый.

    Ярый, Гомәр абый, хатымны тәмамлап, сезгә аяз күк йөзе, Рәшидә апа белән бергә тигез, тыныч, озын гомер, тән сихәте, җан тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, якыннарыгызның күңел җылысын, хөрмәтен тоеп озын гомер итүегезне телим. Мин сезгә ихлас сокланам, сезне хөрмәт итәм.

    Кабат кайнар сәлам белән Айгөл.

    Сөекле Ватаныбызга, изге туган җиребезгә Җиңү китерүдә үзләреннән зур өлеш керткән якташларыбыз алдында баш иябез. Туган җиребез туфрагын дошман танклары таптамасын, күкләребез гел аяз, җиребез бай, тормышларыбыз тыныч булсын! Яшьлекләре сугыш чорына туры килгән, Җиңү көнен якынайту өчен алны-ялны белми тылда эшләгән тыл ветераннарына, авылдашларыма олы рәхмәтемне белдерәм. Барыгызны да киләчәк бәйрәмнәр белән котлап, Айгөл.

    Фото:http://www.irontimes.com/wp-content/uploads/2015/02/%D0%B2%D0%BE%D0%B9%D0%BD%D0%B0.jpg

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: