Заря
  • Рус Тат
  • Кеше гаиләдә генә бәхетле була ала

    Халыкара гаилә көне уңаеннан Алексеевск ЗАГСы бүлегенә Гайсиннар, Харитоновлар, Фоминнар, Майоровлар һәм Широбоковлар гаиләләре килде.

    Алар барысы бергә бәхетле гаилә булдыру рецептын төзеделәр. Балалар хыялларындагы өй рәсемнәрен ясаган арада әти-әниләре танышу тарихлары һәм гаилә гореф-гадәтләре белән уртаклаштылар.

    Әңгәмә барышында шул ачыкланды, матур гаилә нигезе ата-аналарны, бер-береңне хөрмәт итүдә, гаилә традицияләрен саклауда икән. Аннары ата-аналар балалары белән бергә «Бәхетле гаилә» өен төзеделәр. Өйнең нигезен дуслык тәшкил итте - гаиләнең һәр әгъзасы төзелешкә үз өлешен кертте һәм аңа символик кирпеч ябыштырды.

    Шуннан соң катнашучылар өйне мәхәббәт, аңлау, кайгырту, жылылык, ямь белән "тутырдылар". Ә өйнең түбәсен яхшы кәеф тәшкил итте: катнашучылар зур бер түгәрәккә бастылар һәм аларның һәркайсы уң яктан күршесенең кулына кулын сузып, яхшы теләкләр теләделәр.

    Бәйрәм ахырында Алексеевск муниципаль районының Әтиләр советы рәисе Олег Фомин барысын да Халыкара гаилә көне белән котлап, гаилә учагы җылысын саклауларын, ир-атларга хатыннарының кадерләрен белүләрен, балаларына күбрәк игътибар бирүләрен һәм аларга үрнәк күрсәтүләрен, ә менә балаларга әти- әниләренә яхшы ярдәмчеләр булуларын теләде.

    Жюри әгъзасы, "Көнчыгыш" торак милекчеләре ширкәте рәисе Елена Макарихина, чарага йомгак ясап, гаиләләргә тупланганлыклары һәм бер-берсенә мәхәббәтләре өчен рәхмәт әйтте. Бөтен гаиләләргә дипломнар һәм рәхмәт хатлары, Алексеевск районы тарихы турында "На Камских берегах" исемле истәлекле китаплар тапшырылды.

    Чара башланыр алдыннан "Свет миру" правослау яшьләре хәрәкәтендә катнашучылар "Тормыш өчен" Бөтенроссия акциясе кысаларында ата-аналардан һәм ЗАГС хезмәткәрләреннән абортка каршы имзалар җыйдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: