Заря
  • Рус Тат
  • Кеше китә, җыры кала

    Даими хәбәрчебез, безне үзенең искиткеч кызыклы мәкаләләре белән сөендерүче Урта Тигәнәле урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Резидә ФАТЫЙХОВА яраткан укытучысы, күптән инде гүр иясе булган сугыш һәм хезмәт ветераны Хөсәенов Һади Ибәтулла улы турында бик матур мәкалә юллаган. Аны бүген сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәбез.

    Кеше гомере йолдызларныкы сыман. Аяз кичтә күктәге бихисап йолдызларга карап хәйран каласың: кайсылары сүлпән генә сирпелеп тора, икенчеләре (безгә якынрак торучыларыдыр инде) "мине күрми калмагыз", дигәндәй, күз кыса-кыса җемелдиләр. Шунда кинәт бер йолдыз атылып китә. Бүгенге язмам героен мин әнә шул якты, әмма тыйнак кына җемелдәүче йолдызга тиңләр идем.

    Ул минем һәм бик күп көрнәлелеләрнең яраткан укытучысы Хөсәенов Һади Ибәтулла улы булыр. Бөек Җиңүнең инде 70 еллыгын да билгеләп үттек. Батырларны барладык та кебек. Тик чын сугыш каһарманнары турында әле сыңар сүз дә әйтелмәгән очраклар күп. 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне алдыннан Һади абый турында язмасам, өстемдә бик зур бурычым калыр сыман.
    Әлбәттә инде, укытучы дәресләре белән бала күңеленә кереп кала. Һади абый безне табигать белеме, хезмәт, физкультура, рәсем кебек авыл мәктәбендә икенче пландарак торган фәннәрдән укытты. Ләкин ул дәресләрнең икенчеме, әллә беренче пландамы булуы бик күп укытучыдан тора шул. Табигать белеме дәресләренең һәрберсенә Һади абый ниндидер күрсәтмә материалсыз керми иде: тау токымнары коллекциясеме ул, теллуриймы - дәрес мавыктыргыч, кызыклы үтә иде.

    Без хәзер бик озак исәпләп тормыйча, "Гильмутдинов-Гайнутдинов" дип кенә җибәрәбез. Каян килгән ул чор укытучыларына бу кадәр матур тел: авыл мәктәбен бетереп ерак та түгел Спас педагогия курсларында гына белем алганнар бит югыйсә. Саф татарча Нәҗмиев, Вәлиев дип кенә эндәшә иде, хәтта шук малайларны да матур итеп, "Фәлән акыллым, ник шулай Маһи әбиеңнең мөгезсез кәҗәсе кебек утырам икән", - дип тавыш күтәрмичә генә әрли иде.

    Табигать белеме дәресенең иң үтемлеләрен Һади абый табигатьнең үзендә бирә, ул безне бик еш урманнарга, әрәмәгә алып чыгып китәр иде.

    Рәсем, хезмәт дәресләрен берләштергәндер инде, табигатькә карап натурадан рәсем ясатсынмы, агачларның исемнәрен (карама, зирек ишеләрне әле бик күпләр белеп тә бетерми), аларны танырга өйрәтсенме, язгы һәм көзге гөмбәләрне күрсәтсенме - һәр экскурсия максатчан булыр, ул урманга барып туп уйнап, вакыт уздыру белән чикләнми иде. Иң әһәмиятлесе - ул безне табигать матурлыгын күрергә, аңа карап сокланырга өйрәтте.
    Ә рәсем дәресләре үзләре ни тора! Бик оста рәсем ясаучы иде укытучыбыз. Сугыштан соң Казан художество училищесын тәмамлаган. Үзенең белгәннәрен безгә дә өйрәтергә тырышты: "җирлек", "яктылык", "күләгә" кебек әһәмиятле төшенчәләрне аңлата, шул таләпләрне куеп рәсемнәр ясата иде.

    Мин шәхсән үзем рәсем ясарга бик яратам, күп нәрсәне Һади абыйдан алдым, дип әйтә алам. Хәзерге балаларның ак кәгазь битендә бушлыкта эленеп калган рәсемнәренә карыйм да, моннан 3-4 дистә еллар элек безнең чор балаларына Һади абыйның белем бирүе нинди зур бәхет булган икән, дип уйлап куям.


    Без үскәндә авыл халкы әллә ни затлы киенә иде, дип әйтә алмыйм, сугышның яралары төзәлеп бетмәве сәбәптерме, 60 нчы еллар әле авыррак чор иде. Ләкин мин Һади абыйның хәтта мәктәптәге без зур хөрмәт белән караган укытучылар арасында да үзенә генә хас зәвык белән, бик ыспай киенгәнен искә алам.

    Аның күзлеге дә башкаларныкы кебек пластмасса кысалы түгел, алтынсу төстәге металл кысалы булыр, чем-кара чәчләрен ыспай гына артка тараган - гаҗәп матур кеше иде ул. Әнә шулай тышкы кыяфәте белән дә, мөгамәләсе белән дә, сүзе белән дә тәрбияләгән ул безне. Зыялылык кешенең канында була, диләр - бу дөрес. Аңа кайда да булса укып кына ирешеп булмый.


    Ә бит безнең укытучыбыз матур киенеп йөрүче генә түгел иде: авылда беренче таш йортны (мәктәп котельные тирәсендә бушка өелеп яткан күмер шлакларын ташып) үз куллары белән салды, авылда беренче пар белән ягу җайланмасын өендә ул урнаштырды.

    Авылда агач-куакларының төрлелеге, түтәлләренең үзенчә дизайн белән урнашуы белән аерылып торучы бакча да Һади абыйларныкы иде. Мәктәптәге чараларны фотога төшереп, ул фотоларны ясап истәлекләр калдыручы да, авылда беренчеләрдән булып үз тырышлыгы белән автомобильгә утыручы да Һади абый булды. Йорт тулы терлек асраулары да өй тирәсендәге матурлыкны бер дә бозмый иде нишләптер.


    Һади Ибәтулла улы Идел буе өчен бик авыр ел - 1921 елның декабрендә дөньяга килә. Ачлык елның ачы үлеменнән Америка җибәргән гуманитар ярдәм коткарып кала аны (Сара апа сөйләгәннәрдән). Алар авыр елларның иләгеннән бер кыз, өч ул исән калалар. Ибәтулла бабайның бар уллары да Бөек Ватан сугышында катнаша.

    Олы улы Шәрифулла, ике бала атасы, Бөек Ватан сугышында һәлак була. Икенче улы Һади сугышның беренче көненнән фронтта. Табигый сәләтен, җитез, сизгер булуын абайлап алганнардыр, разведкада топограф булып хезмәт итә. Гади солдаттан лейтенант дәрәҗәсенә күтәрелә. Сугыштан 1946 елда гына әйләнеп кайта.

    Һади Ибәтулла улының хәрби билетында "Батырлык өчен", "Сугышчан батырлык өчен", "Ленинград оборонасы өчен" медальләре һәм башка күп кенә бүләкләр теркәлгән. Ни кызганыч, без мәктәптә укыганда (ул чорда сугыш ветераннары бик күп иде) укытучыбызның сугыштан шундый зур батырлыклар эшләп кайткан фронтовик икәнен дә, сөйләгәндә сизелер-сизелмәс тотлыгуының сугышта алган баш контузиясе нәтиҗәсе икәнен дә белми идек.

    Фронтовиклар белән очрашулар, митинглар әзерләшә, әмма үзе турында бик сөйләми иде шул тыйнак укытучыбыз. Бары тик 40 нчы елларның икенче яртысындагы укучылар гына сугыштан күкрәк тутырып медальләр тагып кайткан яшь, чибәр лейтенант егетнең мәктәпкә укытырга килүен, шул вакытта мәктәптә укытып йөрүче кыр чәчәкләредәй зәп-зәңгәр күзле, сап-сары озын толымлы Сара исемле сылу кызны (ул да Көрнәледә туып үскән) үзенә тормыш юлдашы итеп сайлавын искә алып сөйлиләр.

    Һади абый белән Сара апа берсеннән-берсе чибәр, талантлы өч ул һәм бер кыз үстерделәр: Луиза, Марат, Айрат, Самат. Луиза апа бүген Менделеевск шәһәрендә яши. Өч уллары да инде вафат. Алар бик оста гармунчы, баянчы, рәссам, эретеп ябыштыручы - җыеп халыкча әйткәндә, "кулларыннан гөл түгелүче" егетләр иделәр.

    Талантлы кешеләр тормышның кырыслыкларына бирешүчән була, бик сирәкләр (корыч ихтыярлылар гына) авырлыклар бөгелдергәч, тураеп баса ала. Бу егетләр халык күңелендә якты хисләр калдырып (Айрат абый туган авылына багышлап беренче җыр чыгаручы, авылдашларына юнь генә бәягә капкалар ясап бирүче дә, клубтагы чараларны актив оештыручы да, Самат абый оста рәсемче, баянчы, Марат абый аяклы энциклопедия - белмәгән бер эше дә юк иде), китеп бардылар. Һади абый үзе дә гомере буе мәктәптә эшләп лаеклы ялга чыккач, бик рәхәтләнеп кенә озак яши алмады шул: сугыш авырлыклары, бигрәк тә контузия үз эшен эшләде - 1990 елның җәендә арабыздан китте.

    Аңа әле 70 е дә тулып җитмәгән иде. Әйе, йолдызлар атыла тора, тик күк йөзенең әле йолдызсыз торганы юк. Кешеләр дә китә, үзләреннән соң матур хатирәләр калдырып, тәрбия орлыклары сибеп китә кайберләре. Һади Ибәтулла улы да әнә шундый иде.

    Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан Ватаны алдында изге бурычын намус белән үтәгән, өч солдат тәрбияләп үстергән, туган авылы балаларына төпле белем биргән укытучыбызны искә алуыбыз аның рухына дога булып барсын иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: