Заря
  • Рус Тат
  • Кешелеклелек сыйфатлары телгә алынмый

    Бүген кешенең иң яхшы сыйфаты - «эчми, тартмый» дип мактау. Беренче чиратта, кешенең эшлеклелек, кешелеклелек сыйфатлары телгә алынмый. Ирең эчәме, дип сораша кызлар бер-берсеннән.

    Хәер, бүген инде хатының эчәме, кызың тәмәке тартмыймы, дип сорасаң да, гаҗәп түгел. Күпме язмышлар ишелә. Күпме бәхетсез гаиләләр, күпме бала ата-ана назын күрми үсә… Кешелек спиртлы эчемлекләр чөмереп упкынга төшеп бара. Ничек итеп адәм дип аталган кавемне шул упкыннан саклап калырга?
    Кызганыч, бүген эчкече белән газапланмаган бер генә гаилә дә юктыр. «Юк, акыл биреп булмый, инде үз акылы булмагач», - дип аптырыйбыз, якыныбыз өчен борчылып. Берни эшли алмыйбыз.
    Алып бармаган табиб, дәвалаучы калмый. Әгәр кеше үзе теләмәсә, бер генә дәвалаучы да ярдәм итә алмый шул. Илебез аракы җитештерү индустриясе белән казнасын баетса, эчкечеләрне дәвалыйм, дип ышандыручылар үз кесәләрен тутыра.
    Чынлап та, бу чирдән котылу өчен, бары тик кешенең үз аңы, үз тырышлыгы кирәк. Ә моңа ирешү өчен, бу юлдан язган адәмнең башта акылын савыктырырга, дин ярдәменә таянып, иманга якынайтырга.
    Тырышлыгыгыз якыныгызның гомерен, тормышын саклап калырга, аны савыктырырга гына ярдәм итеп калмас, үз иминлегегезгә, бәхетегезгә дә ирешерсез. Аек акыл барыннан да кыйммәт бит. Юкка мыни, Хак Тәгаләдән, гомеребезнең соңгы көненә кадәр аек акылдан аерма, дип сорыйбыз.
    Инде авыру (табиблар эчкечегә авыру дип карарга киңәш итә, ә яман гадәт иясе, бозык кеше дип түгел) әле үзен-үзе савыктырырга әзер түгел икән, рәсми медицина ярдәменнән башка да халык медицинасына таянып, аңа дару үләннәре белән ярдәм итәргә мөмкин.
    Иң мөһиме, кайбер рецептларны авыруның үзенә әйтми дә кулланып була. Үләннәр төнәтмәсе алкогольдән генә биздереп калмас, агулану очракларында да, махмыр булганда да ярдәм итә. Кайбер рецептлар ярдәмендә авыруда костыргыч рефлекс барлыкка килә.
    Моның өчен спиртлы эчемлеккә шул төнәтмәләрне салалар, һәм кешедә җирәнү хисе барлыкка килә. Алкоголизмнан бал, умарта кортының башка продуктлары, прополис, ана сөте, чәчәк серкәсе ярдәмендә дә дәвалап була икән.
    Махсус дарулар эзләп йөрмичә көндәлек тормыштагы зыянсыз ризыклар ярдәмендә дә кешене спиртлы эчемлекләрдән читләштерергә мөмкин булган берничә рецепт бар. Әйтик, Кытайда, Япониядә һәм Азиянең башка илләрендә алкоголизм сирәк очрый. Хикмәт яшел чәйдә икән. Аны ким дигәндә, көнгә 4 касә эчәргә кирәк.
    «Антиалкоголь чәен» әзерләү гади: 1 стакан суга 1 чәй кашыгы яшел чәй пешерелә. Чәйне шикәрсез эчәргә кирәк, кем эчә алмый, бал өсти ала. Шулай ук кипкән җиләк-җимеш, бер нәни кисәк кара, ачы шоколад та ярый. Ә файдаланылган чәй яфракларын ташлыйсы түгел, ашыйсы.
    Исерекне табигать айныта
    Инде кеше чын сәрхүшкә әйләнгән, я булмаса әверелеп бара икән, түбәндәге халык ысуллары алкоголизмнан котылырга ярдәм итә алыр. Теләгәнен файдаланыгыз. Әмма табиб белән киңәшләшергә онытмагыз. Бу эштә кешегә зыян килергә дә мөмкин. Әйтик, башта дәваланучының сәламәтлеген тикшерергә, нинди проблемалары бар, шуны белергә кирәк.
    1.15 грамм чамбыр (чабрец, темьян ползучий) алына, өстенә бер стакан кайнар су коярга, 15 минут төнәтергә. Көненә 3 тапкыр, ашарга 25-30 минут кала, берәр аш кашыгы эчәргә. Әлеге катнашманы авыруга сиздерми генә ризыгына да кушып бирергә мөмкин.
    2.Хроник алкоголизм булган вакытта любист тамыры һәм ике зур булмаган дәфна (лавровый лист) яфрагы да ярдәм итә. Аларны 1 стакан аракыда караңгы урында 14 көн төнәтергә. Шушы әзерләнгән 1 стакан төнәтмәне авыруга, анда аракыга карата күңел болгаткыч хисләр барлыкка килгәнгә кадәр тулысы белән бирергә кирәк.
    3.Бакчада үсә торган керән тамырын иттарткыч аша үткәреп, шуңа 3 литр кайнар су коярга, яхшылап төреп, 1 тәүлек төнәтергә һәм тондырырга. Катнашманы кеше исерек вакытта айныганчы ярты стаканлап бирергә.
    4.5 тамчы (артыгы ярамый!) нашатырь спиртын 1 стакан салкын суга тамызып, бик нык исергән кешегә бирергә.
    5.Спиртлы эчемлекләр белән агуланган кешенең эчке органнарын кичекмәстән марганцовкалы су белән юдыртыгыз. Авыруга куе баллы кайнар чәй эчерегез. Сөт салсагыз, тагын да яхшырак. Баллы, сөтле чәй агуга каршы нәтиҗәле чара санала.
    Эчкечелектән, тәмәке тарту кебек яман гадәтләрдән ничек арынырга, дигән сорау һәрвакыт актуаль булып кала. Бәлкем, укучыларыбыз арасында да үз тәҗрибәләре белән уртаклашучылар табылыр. Сезнең киңәшләрегез башкаларга да бик нык булышыр иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: