Заря
  • Рус Тат
  • Кичә Алексеевск укучылары өчен озак көтелгән соңгы кыңгырау чыңлады

    Чәчәкләр, бантлар, елмаюлар, мәктәп белән хушлашу... Кем өчендер өч айлык җәйге ял, ә кем өчендер бу мәңгегә хушлашу.

    Алда - имтиханнар. Ә әлегә күңелле көлү авазлары һәм сыйныфташларың белән шаярулар, яраткан укытучыларың өчен чәчәк бәйләмнәре, ата-аналарның дулкынландыргыч рәхмәт сүзләре. Ә кемдер яшерен генә күз яшьләрен сөртә.

    Элеккеге әйбәт традиция буенча бәйрәмдә, мәктәпне тәмамлаучыларны котлап, кечкенә сыйныф укучылары чыгыш ясады. 87 кеше җәйге айларда югары уку йортларына керергә җыена. Болар - унберенче сыйныфны тәмамлаучылар.

    Ахырдан алар бәйрәм киемнәре һәм матур костюмнардан бик озак вальс әйләнделәр, алар мәктәп белән гомерлеккә истә калырлык итеп хушлаштылар.

    Соңгы кыңгырауның төп геройлары - мәктәпне тәмамлаучылар - киләчәк турында хыялланалар. Ләкин бүгенге беренче сыйныф балаларында алар моннан унбер ел элек беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән үзләрен күрәләр.

    Монда барысы да - беренче "бишле" алганнан соң шатланулар да, "икеле"ләр өчен кайгыру да бар иде. Беренче дуслар һәм беренче тапкыр дәрескә бармаулар, спортта беренче җиңүләр һәм сугышканнан соң беренче күгәргән урыннар. Беренче мәхәббәт. Хәзер инде алар өчен соңгы кыңгырау чыңлады.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: