Заря
  • Рус Тат
  • Килен кайнана туфрагыннан

    Килен-кайнана темасы, мәхәббәтнең үзе шикелле үк, мәңгелектер, мөгаен. Башкача мөмкин дә түгел, ике йөрәкнең кушылуы, ике анадан туган балаларның бер җан булып яши башлавы, килен-кайнана төшенчәсенә барып тоташа. Бергә яши башлаганчы ук кайнанасы турында уйлый башлаган, кайнанасы барлыгын белгәч, егетен ташлаган кызлар барлыгы да сер түгел... Әмма бүген, киленнәрнең күңел...

    Килен-кайнана темасы, мәхәббәтнең үзе шикелле үк, мәңгелектер, мөгаен. Башкача мөмкин дә түгел, ике йөрәкнең кушылуы, ике анадан туган балаларның бер җан булып яши башлавы, килен-кайнана төшенчәсенә барып тоташа. Бергә яши башлаганчы ук кайнанасы турында уйлый башлаган, кайнанасы барлыгын белгәч, егетен ташлаган кызлар барлыгы да сер түгел... Әмма бүген, киленнәрнең күңел көндәлегенә күз салгач, сезнең дә күңелегез яктырып, сафланып китәр. Бу язмамны язарга очраклы рәвештә генә Язилә Сәхәбетдинова белән корылган әңгәмә этәрде мине.

    «Гадәти җәйге көнне шәһәр урамында аны очраттым. Егетнең матур күзләре, йомшак тавышы мине әсир итте. Без аның белән очрашып йөри башладык. Әнисе дә аның кебек ягымлыдыр, мәрхәмәтледер, дип уйлый идем. Ниһаять, ул көн килеп җитте. Ягымлы, ипле сүзле, көләч йөзле апаның килененә әйләндем. Минем тормышымда андый күркәм холыклы кешене очратканым булмады. Гаиләбезне түгәрәкләп кызыбыз дөньяга килде. Ул коеп куйган кайнанам иде. Мин моның өчен дә сөендем. Язмыш кушуы буенча без иремнең туган авылында яши башладык. Йорт салып кердек. Кайнанам һәм кайнатам белән бергә яшибез. Язмышыма шундый рәхмәтле мин. Теләсә кайсы вакытта кайнанам белән киңәшләшә алам. Ул күпме тапкырлар тормышта килеп туган киртәләрне лаеклы үтәргә көч бирде. Ул минем үз әниемә әверелде..» Башка киленнәрнең дә фикерләрен беләсе килде дә, килен-кайнаналы йортларга юл тоттым.
    Кайчан гына барып керсәң дә, кайнар мич ашы, якты чырай, мөлаем йөз, мөгаен, нәкъ менә килен белән кайнана тату яшәгән йортта буладыр. «Кайчан кайтып керсәк тә, ишек ачык, ашарга әзер, бик рәхәт яшибез, - ди, инде утыз ел кайнанасы Әлфия белән яшәүче Надя апа Сәхәбетдинова елмаеп, - әниебезнең сабырлыгы күпләргә үрнәк булырлык, ике кыз үстердек. Әби-бабай булган йортта тәрбия дә башка бит, эшкә өйрәнеп үстеләр...»
    Егерме ел авылның үрнәк гаиләләре исемлегендә йөрүче Дария апа Әхмәтованың килене Рәсилә: «Мин инде килен булуымны оныттым да бугай, шунда туып, шунда үскәнмендер кебек... - ди. - Безгә башкача яшәргә ярамый да, чөнки кызларыбыз бар, безне күреп яшиләр». Кайнанасы Дария апа да өйдә иде. «Үзем дә кайнана белән тордым, ни икәнен беләм, шуңадыр да бер дә тавышланмадык, аннан соң Рәсиләбез бик сабыр, бик гади һәм кешелекле», - дип өстәде ул.
    Гөлнара Җаббарова: «Безнең әни кебек кешеләр сирәк, ул сабыр да, тынгысыз да, төпле фикерле киңәшче дә, тәмле ашлар пешерүче дә, безне эштән көтеп алучы да, кирәк вакытта өздереп әйтүче дә, кирәк вакытта дәшми кала алучы да»,-диде 12 ел бергә гомер итүче кайнанасы Наилә апа хакында.
    Озак еллар терлек-челектә эшләп, лаеклы ялда булган Роза Зарипова белән килене Ләйсән 14 ел бергә тату гына дөнья көтеп, бик матур уллар үстерәләр. Ләйсән апа кайнанасын бик эшчән, тырыш, балалары өчен җанын бирердәй әни итеп сыйфатлады. Аннан соң: «Кайнанам миңа үз әнием кебек якын, кадерле, чөнки ул безне яшәргә, язмыш авырлыкларына бирешмәскә өйрәтә, балаларыбызны караша, мин ансыз тормышымны күз алдына да китерә алмыйм... Кайнанамның сабырлыгын, гадилеген, бала җанлы булуын үземә өлге итеп алам. Алга таба да шулай яшәргә, балаларыбызны бергә-бергә иманлы, әдәпле итеп үстерергә язсын!» - дип өстәп куйды ул.
    Күрше йортка да керми булмый инде, биредә Фалия Буранованың кайнанасы Роза апа: «Фалиябез шундый булган, сабыр, тыныч, акыллы, мин аны бик якын итәм, кайчагында авылда гына яшәүче кызларымнан да артыграк күрәм бугай», - диде сөенеп. Ә 16 ел кайнанасы белән чөкердәшеп яшәүче Фалия апа исә: «Миңа әнинең сабырлыгы гомер буе үрнәк булыр, тагын шунысы кызык, безнең аның белән фикерләр гел туры килә, икебез бер фикердә булгач, яшәве дә рәхәт!» - дип әйтеп куйды.
    Киленнәрнең күңел көндәлеген сак кына яптым да, уйга калдым... Ә бит тормышта бергә яши алмаган, килешә алмаганнар да бар! Нишлисең, бу - тормыш, аның агы да, карасы да бар! Авылларыбызның бу күркәм гаиләләре өчен сөенеп куйдым. Юк, киленнәр, кайнаналар өчен генә түгел, бу аналарның уллары өчен дә! Килен-кайнана татулыгы өйне җылыта, йортка нур өсти, балаларны ихтирам, хөрмәткә өйрәтә, буыннар чылбырын ныгыта. Әти-әни нигезендә калып, өлкәннәрне тәрбия кылып яшәгән, үзләре кайнана яшенә җитеп тә, килен хезмәте күрсәтеп хәер-догасын алган гаиләләр бәрәкәтле тормышта, озын-озак гомер итәләр. Бу - аларга Ходай бүләге!

    Алсу ШӘЙХУЛЛИНА

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: