Заря
  • Рус Тат
  • Китапка икенче гомер бүләк ит

    "Китапка икенче гомер бүләк ит!" республика хәйрия акциясе старт алды, аның максаты мәктәп китапханәләрен яңа әдәбият белән баету. Акциядә укучылар да, мәктәпне тәмамлаучылар да, ата-аналар да, оешма хезмәткәрләре дә катнаша ала.

    Акциядә катнашу өчен теләсә кайсы мәктәп китапханәсенә китаплар китерергә кирәк: белешмә булсынмы, әдәби китапмы, теләсә нинди фәннән дәреслек, мәктәп программасыннан әдәби китаплар -боларны барысын да мәктәп китапханәсенә бүләк итәргә мөмкин.
    Мәктәп китапханәләре сезнең китапларыгызны бик теләп кабул итәчәк һәм сезнең китабыгыз тагын йөзләгән балага файда китерәчәк.
    Алексеевск районы мәгариф бүлеге хәбәр иткәнчә, акция 21 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: