Заря
  • Рус Тат
  • Комсомол җилләре турында якташыбыз Галим Хисамиевның китабында кызыклы мәгълүматлар

    Ерак 1918 елның 29 октябре көнне I Бөтенроссия эшче һәм крестьян яшьләре берлеге съездында Россия яшьләре коммунистик берлеге (РКСМ) оештырыла. Ул 1926 елдан Ленин исемендәге Бөтенсоюз коммунистик яшьләр берлеге (ВЛКСМ) итеп үзгәртелә.

    Комсомол җилләре турында якташыбыз Галим Хисамиевның китабында кызыклы мәгълүматлар күп, шуларга тукталып китик. - Кыр Шонталысы авылы һәм Вахитов исемендәге күмәк хуҗалык яшәешендә комсомол ошмасының тоткан урынын яктыртып китү дә кызык булыр. Безнең якларда 1929 елларда комсомол оешмалары булдырылган, башта анда рус фамилияләре генә күренгән, татар фамилияле комсомоллар күренми.

    Кыр Шонталысында беренче комсомоллар -Фәссахова Мәфрүзә (1927 ел), Хәйруллин Абдрахман (1930 ел), Вәлиуллин Абделхай (1931 ел) булган. Документлардан күренгәнчә, әле бу елларда комсолом билетын югалтсаң, "за халатное отношение к комсомольским документам" тамгасы белән шелтә белдерелгән. 1947 елның мартында, мәсәлән, Кыр Шонталысының өч кызы комсомолга керә, шуларның берсе билетын югалта, аңа районнан килгән вәкил: "Всего несколько месяцев как вступила в ряды ВЛКСМ и уже имеет такое тяжелое преступление перед комсомолом -как утеря билета", -ди.

    - Вы знали, что билет нельзя хранить со всеми документами в общем кармане". Әле тагын укулар алып барыла торган булган, алар атнасына 4 тапкыр, курслар 3 ай, аны тәмамлагач, пропагандист-агитатор буласың.

    1951 елда мәктәпләрдә дә комсомол оешмалары булдырыла башлый. Анда инде 54 кеше исәптә тора, кайберләрен тәртипләре булмаган өчен төшерә дә башлыйлар. Ул вакытларда комсомолдан чыгару зур хурлык, русча әйткәндә, - позор санала. Мондый очракта яшьләргә уку йортларына керү, нинди дә булса админстратив эшкә урнашу читен булган.

    Бу нисбәттән, Динә апа Хисамиеваның бер хатирәсе: "Мин клуб мөдире булып эшләгәндә Әүхәдиев Йосыф Исхак улы хәрби хезмәткә алынды. Армиягә озату кичәсе үткәрер өчен миннән клуб гармунын сорап тордылар. Ничек бирмисең? Гармун яңгырга эләккән, җебегән.

    Мине шуның өчен активның гомуми җыелышына куйдылар, мине бик озак орыштылар, аннары комсомолдан чыгарырга кирәк, дип тәкъдим ителде. Бик борчылдым, әле бит мин мәктәптә дә эшлим, әле ярый күбесе мине яклап чыкты.

    Шул еллардан алып, комсомол мәктәбен берничә буын яшьләр, ягъни ике йөз миллионга якын ил гражданы үткән. Ил әле күтәрелеп кенә килгәндә СССРның төрле почмакларында гигант төзелешләрдә башлап йөрүчеләр комсомоллар булды. Комсомоллар кулы белән зур заводлар төзелде, шәһәрләр калкып чыкты, Бөек Ватан сугышы елларында да комсомол яшьләр, геройларча сугышып, зур батырлык үрнәкләре күрсәттеләр.

    Боларның барысы да бүген тарихта калды. Әмма, ничек кенә булмасын, ул үзенең элекке идеологик мәгънәсен инде югалтса да, 29 октябрь - Комсомол туган көн яшьлеген комсомол белән бәйләгән һәркемнең иң күңелле бәйрәмнәренең берсе булып кала, чөнки аның горурланырлык кешеләре һәм эшләре бар.

    Комсомолга кабул ителү үзе бер горурлык иде ул заманда. Комсомол мәктәбен узып, чыныккан яшьләр әзер җитәкче булып чыга иде. Моның өчен Леонид Ильич Брежневның әсәрләрен көн-төн өйрәнеп, орденнарны ятлап, ә алар аз түгел, ялгышмасам алтау иде дип беләм, комсомол Уставын ятлап, әле тагын яхшы укып, тәртибең дә яхшы булырга кирәк иде.

    Комсомол булу зур дәрәҗә иде, ул оешмага керүчеләргә пионер галстугын салдырып, комсомол значогын тагалар, ВЛКСМ дип язылган иде анда. Искә ала торган хатирәләр байтак, укырга керүгә октябрят буласың, аннан зурлап пионерга алалар, кызыл галстук тагып көзге алдында әйләнү- зур горурлык.

    Син- пионер. Әйбәт уку, җәмәгать эшләрендә катнашып очып йөрүләр. Һәр уңышыңны күреп сөенгән укытучылар... һәм сине лаеклы булсаң, комсомолга алалар. Павел Корчагиннар үрнәк. омсомол исемен лаеклы йөртүчеләр партиягә кабул ителәләр, коммунист буласың!

    ВЛКСМ райкомы РК сәркатибе Дания Мөхетдинова Кыр Шонталысы яшьләренең тырышлыгы турында: "Шиһапов Хәмзәгә һәм Мәҗидуллин Әнурга элегрәк СКГК-6В чәчкече белән эшләргә туры килгән. Кукуруз чәчүчеләр семинарында бу аппаратны көйләү, аның белән чәчү турында сөйләсәләр дә, аларны чәчү техникасын үзләштерү соравы борчый иде. Хәзер тракторчы Шиһапов һәм машинист Мәҗидуллин үзләренең борчулы хәлләреннән көләләр генә. Монда аларның хәзерлеге булышты: алар чәчкечне үзләре көйләделәр, үзләштерделәр һәм яхшы гына чәчеп тә баралар.

    Механизаторлар көненә 15 га кукуруз чәчәләр. Бу норманы 1,5 тапкыр арттырып үтәү дигәнне аңлата. Комсомол кукуруз чәчүчеләрнең башка шатлыгы да бар - ВЛКСМның район комитеты, аларның хезмәтен бәяләп, комсомол-яшьләр агрегатлары арасындагы социалистик ярышта алдынгылыклары өчен, ВЛКСМ РКның күчмә вымпелын тапшырды. ВЛКСМ РК сәркатибе Дания Мөхетдинова тантаналы шартларда хезмәттәге югары күрсәткечләре өчен Вахитов исемендәге хуҗалыкның сөтчелек фермасы коллективына ВЛКСМ өлкә комитетының күчмә мандатын тапшырды.

    Моңа җавап итеп, Морат Гатин: " Мин шатланып мандатны кабул итеп алам һәм без аны үзебездә озак тотарбыз, дип уйлыйм", - дип чыгыш ясады. Иң яхшы савучы С. Таҗиева да: "Мин һәм минем иптәшләрем өлкәнең комсомол комитеты мандатын үзебездә тоту өчен барлык көчебезне куябыз", -диде.

    Элегрәк, комсомолга иң актив, үрнәк кешеләр генә алынса, тора-бара аны һәрбер кеше өчен мәҗбүри итәләр. ВЛКСМга көчләп кертәләр дияргә дә мөмкин иде. Ә бүген комсомоллар юк, хәзерге балалар аны ишетеп тә белмиләр бугай инде. Ә без хәтерлибез әле.

    Чынлап торып балалар белән шөгыльләнүче оешмалар, бушлай югары белем алу да бар иде. Яшьләргә чират белән бушлай фатирлар бирелә иде. Ә ул чорда яшәүчеләр: "Коммунизмда яшәп калганбыз икән", - дип сөенә. Комсомоллар, бүгенге бәйрәм белән сезне!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: