Заря
  • Рус Тат
  • Концлагерь тоткынының бүгенге көне

    Күптән түгел Алексеевск муниципаль районы ветераннар советы рәисе Николай Глазунов, социаль яклау бүлеге белгече Людмила Храмова, Урманасты Шунталысы авыл җирлеге башлыгы Алик Җиһаншин һәм авыл җирлеге сәркатибе Гөлия Исламова фашистлар концлагереның балигь булмаган тоткыны - Алексеевск районының Урманасты Шунталысы авылы кешесе Ишниязова Рәисә Вәли кызының өенә бардылар һәм аңа районның...

    Укучылар да читтә калмады. Алар Рәисә Вәли кызын шигырьләр һәм җырлар белән сөендерделәр. Кунакчыл Рәисә апа үзенең авыр тормышы турында сөйләде, ә ахырдан бөтен кешене үзе пешергән җир җиләге кайнатмасы һәм тәмле күмәчләр белән чәй эчерде. Кунаклар Рәисә Вәли кызына нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.

    Рәисә апаның бабасы Имаметдин Ишморзин дингә каршы дәһшәтле көрәш елларына чаклы Урманасты Шунталысында мәзин вазыйфаларын башкарган. Имаметдин бабай белән хатыны Фәйрүзә апаның Мотаһар, Асия, Маһирә, Габделхәй, Касыйм, Таһир (сугышта вафат булган), Зәйтүнә, Рашат исемле балалары булган.

    Дин әһелләрен репрессияли башлагач, Имаметдин бабай гаиләсе белән 1938 елда Запорожьега күченеп киткән. Сугыш башлангач, фашист оккупациясендә калганнар, ә 17 яшьлек Маһирә исемле кызларын (Рәисә апаның әнисе) Германиягә эшкә алып киткәннәр.

    Анда аны немец карты белән карчыгына хезмәтче итеп билгеләгәннәр. Соңрак аларга хезмәтче итеп әсир төшкән кызылармияче украин егете Гороско Владимир Михаил улын китергәннәр. Дошман арасында ялгызлыктан интеккән ике әсир - Маһирә һәм Владимир, бер-берсен ошатып, тормыш корып җибәргәннәр.

    Сугыш беткәч, Владимир хатыны Маһирә белән кызы Рәисәне Запорожьега - Имаметдин бабай янына озатып җибәргән. Хезмәте тәмамлангач, бер елдан соң кайтып, аларны алып китәргә тиеш булса да, язмыш башка тәкъдир язган.

    Владимир белән Маһирә арасында элемтәләр өзелгән, язмышлар аерылган. Имаметдин бабай да хатыны Фәйрүзә, кызы Маһирә, оныгы Рәисә белән Урманасты Шунталысына әйләнеп кайткан. Бала чагы ятимлектә үткән Рәисә дә, үсеп җиткәч, Ишниязов Рәис Имам улы белән тормыш корып җибәргән. Аларның бер-бер артлы җиде балалары - Әнисә (1964), Рәфисә (1966), Рәфинә (1967), Лилия (1970), Ләлә (1973), Рәмис (1975), Линар (1977) туган.

    "Фашизм узнигы" статусына ия Рәисә апага "Герой- ана" исеме бирелгән! Ире, гаилә башлыгы, Рәисә апаның арка таянычы моннан унбиш еллар чамасы элек бакыйлыкка күчкән һәм ул 47 яшендә тол калган. Балаларын үстереп, кеше иткән. Балаларым ятимлекне тоймасыннар, үзләрен кеше балаларыннан ким итеп сизмәсеннәр өчен Рәисә апа бар тырышлыгын куйган, авыр ирләр эшен дә башкарган.

    Аңа эзләнә торгач, күп еллардан соң «Жди меня» тапшыруы аша әтисе ягыннан Кисловодск һәм Мәскәүдә гомер итүче туганнары белән күрешергә дә насыйп булган. Энесе Викторның хатыны Татьяна, улы Владимир белән Урманасты Шунталысында кунак булып киткәннәр. Алар хәзер дә туганлашып, кунакка йөрешеп гомер итәләр.

    Рәисә апа гомере буе бозаулар караган. Эштә алдынгылардан саналган. Эшен зур җаваплылык тоеп, намус белән башкарган. Хәзер инде лаеклы ялда. Сәламәтлегеннән зарланмый, тик менә аяклары гына сызлап борчый аны.

    Рәисә апа авылда берүзе 100 кв. метрлар чамасы зурлыктагы бөтен уңайлыклары булган иркен өйдә яши, - ди җирле үзидарә сәркатибе Гөлия Исламова. - Аның өендәге чисталыкка хәйран калырлык. Бөтен җиреннән аклык-сафлык бөркелә. Мунчасы да, бәдрәфе дә өендә генә. Өй җиһазлары да шәһәрдәгечә.

    Рәисә апа бик уңган, булган хатын. Аның пешергән ризыклары авызда эреп тора, ә бакчасында ниләр генә үстерми ул. Алмагачлары бик күп, яз көннәрендә алар ап-ак чәчәккә төренә, ә җәй һәм көз көннәрендә ул алмагачлар кып-кызыл, авызга үзләре өзелеп төшәм дип торган тәмле, татлы алмалардан сыгылып тора. Ул алмалары белән Рәисә апа күрше-күләнне дә сыйлый.

    Рәисә апа ире белән гомер буе умарта кортлары асраганнар, ире үлгәннән соң гына, мәшәкате күп, дип, аларны бетергәннәр...

    Балаларына килгәндә, авылда ире һәм ике баласы белән кызы Ләлә яши. Ул әнисенең бөтен эшен эшләп, булышып тора. Кибетенә барып, ашамлыкларын да, башкасын да алып кайтып бирә. Ә бер кызы 3 нче Алексеевск урта мәктәбендә аш пешерүче булып эшли.

    Калган балалары барысы да Чаллы шәһәрендә. Еракта яшәсәләр дә, алар әниләре янына гел кайтып йөриләр, бөтен эшләрен эшләп китәләр. Балалары да бик тәртипле, ярдәмчел булып үскәннәр, әниләрен хөрмәт итеп, кайтмаганда хәлен белешеп торалар.

    Кайтып, өен яңартып, буяп, сипләп китәләр. Рәисә апага без дә исәнлек-саулык, бәрәкәтле озын гомер, бары тик бәхет-куанычлар гына телибез.

    ... Шулай итеп, Имаметдин бабай нәселе борынгырак бабаларыбызның нигез йорты саналган Урманасты Шунталысында яңадан тамыр җәйгән, ишәйгән һәм хәзер дә яшәешен дәвам иттерә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: