Заря
  • Рус Тат
  • Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!Хөрмәтле дин кардәшләрем!

    Сезне Алексеевск мөхтәсибәте мөхтәсибе исеменнән 1 сентябрь көнне булачак Корбан гаете белән чын күңелемнән тәбрик итәм! Елга бер мәртәбә була торган күркәм бәйрәмебез - Корбан гаете барчаларыбызга мөбарәк һәм хәерле булсын! Әлеге бөек бәйрәмне барлык мөселманнар түземсезлек белән көтеп алалар.

    Аллаһы Тәгалә ил-көннәребезгә, җаннарыбызга тынычлык, тәннәребезгә исәнлек-саулык, күңелләребезгә тәүфыйк-һидәят биреп, һәркайсыбызга хәерле һәм бәрәкәтле тормышлар насыйп итсә иде.
    Аллаһы Тәгалә күңелләребездә булган барлык изге ниятләребезгә, максатларыбызга ирешергә, чалган корбаннарыбызның бәрәкәтен күрергә, бу дөньяда һәм ахирәт тормышында да бәхетле булырга насыйп итсә иде.
    Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!
    Бу көнне иртәнге намаз - сәгать 4 тә, гает намазы - 5 тә.
    Хаҗи Рөстәм хәзрәт Вальщиков.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: