Заря
  • Рус Тат
  • Күп итеп кар явуга да карамастан, алексеевскилылар РФ Президентын сайлауда актив тавыш бирәләр

    Район үзәген Коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көнендә, махсус эшләнгән кебек, кар басып китте. Коммуналчылар начар һава торышы белән көрәшкән арада алексеевскилылар кар көртләренә бата-чума сайлау участокларына ашыгалар.

    Электрон тавыш бирү комплекслары куелган "Кама" кинотеатрында иртәнге 8 гә шактый сайлаучы җыелды. Өлкән яшьтәге кешеләр баштан яңа технологияләрдә югалып калдылар, яшьрәк алексеевскилыларның комплекслардан ничек файдалануларын игътибар белән күзәтәләр. Тавыш бирүнең гадилеген аңлап алып, электроникада үзләре сайлый алалар.


    - Бик катлаулы, дип уйлаган идем, барысы да бик гади икән, - ди сиксәнгә якынлашып килүче Милитина Чичерова. Тавыш бирү башланганда "Красный восток" авыл мәдәният йортында сайлау участогы янындагы машина кую урынында буш урыннар юк, ә теркәү өстәлләре янында чиратлар тезелгән иде. Күпләр үзләренең гражданлык бурычларын үтәп, эшкә барырга ашыкты. Аларның берсе - Алексеевск сөт заводы эшчесе Петр Соколиков, тиз генә тавыш биреп, үзенең эш урынына китте:


    - Бүген минем сменам, шуңа күрә мин участокка иртәрәк килдем, чөнки көн дәвамында сайлауга бара алмаячакмын. Кәефләр әйбәт, күп кенә танышларымны да күрергә өлгердем, алар да үз тавышларын бирергә килгән иделәр.


    Ә инде 9 нчы 20 минутта бистәнең өченче мәктәбендә андый ыгы-зыгы күзәтелмәде. Биредә дә сайлаучылар иртәнге 8 гә килделәр. Участок сайлау комиссиясе рәисе Андрей Крашенинников хәбәр иткәнчә, бу сайлаучыларның беренче дулкыны булган:


    - Узган еллар тәҗрибәсе буенча шуны әйтергә телим: тавыш бирү башланганда кеше күп килә, аннары иртәнге унга таба сайлаучыларның икенче дулкыны башлана.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: