Заря

Алексеевск районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Кр. Баран авылында уңыш бәйрәме

Кр. Баран авылы мәдәният йортының “Айбагыр” һәм “Бәрәнҗәр” коллективлары әле кайчан гына Ульяновскида узган “Бөтенроссия түгәрәк уен” фестивалендә булып кайткан иделәр.

Хәзер үзләрендә дә “Яңа уңыш түгәрәк уены” бәйрәме оештырдылар. Алар инде менә икенче ел рәттән шушы күркәм бәйрәмгә әзерләнәләр. Шул хакта Кр. Баран авылы мәдәният йорты режиссеры Ирина Яковлева үзләрендә узган уңыш бәйрәме турында хат юллаган.


–Мәдәният йорты территориясе яңа җыеп алынган уңыш башаклары, сап-сары көнбагышлар, берсеннән-берсе матур аллы-гөлле чәчәкләр белән бәйрәмчә бизәлгән, чиккән сөлгеләр эленгән, тирә-якка күңелле музыка яңгырый.

 

Аерым өстәлләргә бәйрәмгә килгән фольклор коллективлары үзләре яңа уңыштан әзерләп килгән тәм-томнардан күргәзмә ясадылар. Күргәзмә бик бай иде, өстәлләр анда куелган сыйдан сыгылып торды. Мәдәният йорты алдында килгән кунаклар, авыл халкы өчен кайнар коймаклар пешеп торды, яңа гына суыртылган хуш исле бал белән кайнар чәй әзерләнде.


Яңа уңыш – түгәрәк уеныбызны Кр. Баран мәдәният йортының “Бәрәнҗәр” фольклор ансамбле ачып җибәрде.


Җауса иде җаңгыр, җауса иде,
Түбәләрдән тамчы тамса иде.
Гүмерләргә бергә җөрешергә
Безгә Ходай шулай язса иде, - дип җырладылар алар.


Безнең халык хезмәт сөючән, җырга-моңга оста, шат күңелле. Бәйрәмебезнең исеме дә бит “Яңа уңыш – түгәрәк уены”, дип атала, шуңа күрә яңа уңыштан фольклор коллективларыбыз әллә нинди ризыклар пешереп килгән.

 

Алма бөккәне, кабак боткасы, җиләк бөккәне, Зур Тигәнәледән Рәзинә Әхмәтҗанова җимешле торт (аны җиләкләр белән матур итеп бизәгән иде), дисеңме – санап бетергесез. Авыллардан килгән барлык кунаклар үзләре әзерләп килгән ризыкларын мактап чыгыш ясадылар һәм тамашачыларны сыйладылар. Такмак әйтешүләр, төрле-төрле уеннар уйнап, түгәрәк уеныбыз дәвам итте.


 Бөтен ризыклар да яңа уңыштан әзерләнгән. Табигать-анабызның чиксез шәфкатьлелеге күренә иде бу сый-хөрмәттә, никадәр муллык, байлык бу ризыкларда. Бәйрәмгә килгән бөтен кеше дә бу ризыклардан, тәм-томнардан авыз итте.


Ә менә Зур Тигәнәледән килгән “Хыял” фольклор ансамбле артистлары колорада коңгызлары булып киенеп, әллә ниләр кыланып беттеләр, лейкалардан аларга “агулы” су “сибеп йөрделәр”. Халыкның көлә-көлә хәле бетте.


Авылыбыз татар халкының җыр-моңына күмелде, авыл урамнарыбыз гөрләп торды. Безнең халык эштә дә, ял иткәндә дә бердәм бит ул.


Әгәр халкымның үткәненә күз салсаң, исең китә. Ниләр генә күрмәгән дә, ниләр генә кичермәгән безнең халык. Аның тыныч, мул тормыш даулап кына түгел, ә үзен-үзе саклап һәм яклап яшәмәгән көне булдымы икән? Шуңа да карамастан, үзенә-үзе ял да оештырган, күңел дә ачкан безнең әби-бабаларыбыз.


Авыр хезмәттән соң бушанып, иркенәеп алыр өчен төрле бәйрәмнәр уйлап тапканнар. Халкыбыз тырышып хезмәт иткән, моңланган чагында җыр сузган, кичке уеннарда, аулак өйләрдә, бәйрәмнәрдә җырлы-биюле уеннар уйнаган, шаян сүз сөйләп, күңелен күтәргән.


Халкым нинди генә авырлыклар күрмәсен, үзенең гореф-гадәтләрен, матур йолаларын, искиткеч бай бәйрәмнәрен күңел түреннән чыгарып ташламаган. Алар гасырлар аша безнең хозурга килеп ирештеләр. Без, 21 нче гасыр буыны, боларның барысын да түкми-чәчми киләчәк буыннарга илтеп җиткерергә тиешбез.


Бу бәйрәмебездә без районыбызның төрле авылларыннан килгән фольклор коллективлары белән бергәләп халкыбызның телдән-телгә, буыннан-буынга күчеп, безнең көнгә кадәр килеп җиткән җырларын җырлап, халкыбызның энҗе-мәрҗәннәре булган җырлы-биюле уеннарын уйнап, түгәрәк уен ясадык.


Районыбыз авылларыннан килгән фольклор коллективлары да табигый материалдан матур итеп ясалган бик кызыклы күргәзмәләр оештырды һәм күчтәнәчләр тезде.


Яхшы нәрсә тиз уза, диләр. 4-5 сәгатькә сузылган бәйрәмебез сизелмичә дә үтеп китте. Бәйрәмдә катнашкан район мәдәният йорты җитәкчеләребезгә, төрле авыллардан килгән фольклор коллективларына һәм инде бу бәйрәмне үткәрүдә зур ярдәм күрсәткән Иванова Тамара Фёдоровнага, шулай ук матди ярдәм иткән иганәчебез Сафина Гөлнур Таһир кызына, тәмле иттереп кайнар ризык пешерүчебез Татьяна Ивановна Ивановага, кайнар коймаклары өчен Маргарита Сергеевна Чубкога, яңа бал белән кайнар чәй эчергән Петр Михайлович Кузнецовка зур рәхмәтебезне җиткерәсебез килә.


Тәмле ризыклар пешереп, матур чыгышлары белән бәйрәмебезне бизәгән фольклор коллективларыбызга зур рәхмәт.


Шушындый матур бәйрәмнәребез ел саен дәвам итсен, югалмасын иде.
Шулай очрашып, бәйрәм итүебез йөрәкләргә – дәрт, күңелләребезгә тынычлык иңдерсен. Шулай зурлап, данлап килгән фольклор коллективларыбызга зур рәхмәт. Мондый очрашулар, бәйрәмнәр безнең Кр.Баран авылында беркайчан да югалмасын иде.


Без, Кр.Баран мәдәният йорты хезмәткәрләре, проектның авторы, район мәдәният йорты методистыбыз Рәфидә апа Гатинага шундый күркәм бәйрәм чарасы оештыруда булышканы өчен рәхмәт әйтәбез. Рәфидә апа Гатина әйткәнчә, "Яңа уңыш түгәрәк уены" озын гомерле булыр, чөнки һәр хуҗалык яшелчә, җиләк- җимеш үстерә. Ә милләтебез мул уңышны хөрмәтли белә.


Очрашып бәйрәм итүебез буыннарга дәрт, йөрәкләргә кодрәт-куәт, җаннарыбызга иминлек, тынычлык иңдерсен! Ил-җиребез имин, бала-чагаларыбыз, кардәш- ыру, туган-тумача сау-сәламәт булсын иде, дигән теләктә калабыз. Ата-бабаларыбыз йолалары, гореф-гадәтләр онытылмасын, мондый бәйрәмнәр үткәрелеп торсын иде. Шул вакытта гына халкыбыз милләт буларак яшәр, рухи яктан тагын да баер, дип өметләнәсе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев