Заря
  • Рус Тат
  • Крбаранлылар “Иске Казан түгәрәк уены” фестивалендә катнаштылар

    Әгәр милләтне көчле итеп, бөек итеп күрәсең килә икән, иң беренче булып аның көчен таны, шул милләтнең баласы булуың белән горурлан.

    Туфан Миңнуллин

    "Иске Казан түгәрәк уены" татар фольклоры республика фестивале менә инде 2010 елдан бирле үткәрелеп килә. Быел ул Биектау районының Шәпше авылында узды. Әлеге фестивальдә Кр.Баран авылының "Айбагыр" фольклор коллективы ел саен катнашып килә.

    Фестивальнең төп максаты - татар милли традицияләрен саклап калу, яңарту һәм популярлаштыру, балаларны һәм яшьләрне милли-мәдәни кыйммәтләргә тарту, татар милли мәдәниятен таратучыларга ярдәм итү, татарның гореф-гадәтләрен барлау һәм яшь буынга тапшыру, төрле төбәкләрдә иҗат итүче башкаручыларны бергә туплау, аларга методик ярдәм күрсәтү.

    Бу уенда республикабызның 26 районыннан 400 ләп кеше фестивальнең өченче турына узды - фольклор коллективлары, гармунчы, курайчы, гөсләдә уйнаучылар, биючеләр. Шулар арасында безнең Кр.Баран авылының "Айбагыр"фольклор коллективы да (гармунчылары Татьяна Васильева) катнашты. Бу хакта ансамбльнең җитәкчесе Ирина ЯКОВЛЕВА язып җибәргән:

    - Биектау районының Шәпке авылы безне төрле милли костюмнардан, чәк-чәк, гармуннар белән бик әйбәт каршы алды. Конкурс ике номинациядә үтте, без икенче номинациядә керәшеннәрнең борынгы халык җырлары белән чыгыш ясадык. Безгә бәя биргән жюри әгъзалары чыгышыбызны бик яраттылар.

    Яратмаслык та түгел шул, безнең бит онытылып бара торган борынгы керәшен җыруларыбыз сакланып килә, жюри әгъзалары: Казан дәүләт консерваториясе деканы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе профессор Хәбибуллин Сәгыйт Мулланур улы, сәнгать фәннәре кандидаты, республика традиционмәдәниятне үстерү үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Каюмова Эльмира Ринат кызы, республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең конкурслар һәм фестивальләр буенча баш белгече Кислякова Фәридә Ибраһим кызы иде.

    Безнең "Айбагыр" фольклор коллективыбыз әгъзалары Раиса Федоровна Васильева, Анна Григорьевна Михайлова, Раиса Степановна Павлова телевидение, "Болгар FM" радиосы журналистларына интервью бирделәр, элегрәк заманнарда, яшьрәк чакларында күтәртмәле чабаталар киеп, ничек итеп җырлап-биеп күңел ачулары турында сөйләделәр, керәшен җырларын җырлап күрсәттеләр.

    Алар фестивальдән бик шатланып, күтәренке күңел, зур тәэсирләр алып кайттылар. Без, Кр.Баран авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре, олы яшьтә дә җор телле, олы йөрәкле шушы әбиләребезгә бик рәхмәтлебез. Аларга исәнлек-саулык, озын гомер телибез.

    Авылыбызда алар ярдәме белән әби-бабаларыбыздан калган керәшен җырулары, бәетләр, гореф-гадәтләр шушы көнгә кадәр сакланып килә, шулай ук Кр. Баран авылы мәдәният йортында "Айбагар" балалар фольклор коллективы шушы ук әбиләр саклап килгән җыруларны башкарып, төрле конкурс-фестивальләрдә катнашып, лауреат, дипломант исемнәре белән кайталар.

    Без дә "Иске Казан түгәрәк уены" фестиваленнән III дәрәҗә лауреат исеме һәм истәлекле бүләкләр, яңалыклар һәм җан рәхәте алып, халык йолалары белән танышып кайттык.

    Белешмә өчен:

    "Иске Казан түгәрәк уены" татар фольклоры республика фестивале беренче тапкыр республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге тарафыннан 2010 елда Биектау муниципаль районының Иске Казан дәүләт тарихи-мәдәни һәм табигый музей-тыюлыгы тарафыннан үткәрелгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: