Заря
  • Рус Тат
  • Көрнәле сәхифәләре

    Кереш. - Күзгә күренеп дөнья үзгәрә, дип башлап китә үзенең әлеге мәкаләсен Урта Тигәнәле урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Резидә Фатыйхова. - Башка сәясәт, башка кыйммәтләр... табигать тә үзгә. Телевидениедән сенсацион ачышлар күрсәтеп торалар. Без дистә, йөз еллар коллар эше дип йөргән пирамидалар билгеле булмаган югары технологияләр белән...

    Кереш.

    - Күзгә күренеп дөнья үзгәрә, дип башлап китә үзенең әлеге мәкаләсен Урта Тигәнәле урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Резидә Фатыйхова. - Башка сәясәт, башка кыйммәтләр... табигать тә үзгә. Телевидениедән сенсацион ачышлар күрсәтеп торалар. Без дистә, йөз еллар коллар эше дип йөргән пирамидалар билгеле булмаган югары технологияләр белән ясалган, ди. Аларны ниндидер билгесез җан ияләре барлыкка китергән. Ул югары цивилизацияләр ниндидер сәбәпләр аркасында юкка чыкканнар, ди. Моннан меңләгән еллар булган хәлләрне каян белергә? Бәлки әле ул искитмәле могҗизалар тудырган халыкларның китапханәләре дә кайдадыр тау куышларында, мәгарәләрдә яшеренеп ятадыр? Эх, шуларны тапсаң!

    Меңьеллыклар, әлбәттә, зур серләр яшереп калдырган, күп сораулар тудыра. Әнә бит бер кеше гомерендә дә күпме үзгәреш. Калалар үсә, гөрләп яшәп яткан авыллар юкка чыга. Кешеләр кошлар кебек, юк, кошлар да түгел, сазлык өстендәге черки болытлары кебек барлыкка киләләр дә юкка чыгалар. Шулай да черки буласы килми. Безнең чор кешеләре ни рәвешле, нинди уй-хыяллар белән, нинди кыйммәтләргә табынып яшәгән? Шуларны үзебезнең балаларыбыз булса да, бәлки, укырлар. Сөйләп калдырасы, кәгазь битләренә төшереп язып калдырасы иде. Максатым тарих дәреслекләрендә кемнәр тарафыннандыр өйрәнелеп, язып калдырылганнарны яраклаштырып кабатлау түгел. Үзем яшәгән чорның үземә билгеле булган мәгълүматларын туплап, истәлекләр җыелмасы итеп авылдашларыма бүләк итәсем килә. Мин тарихчы да, язучы да түгел. Бары тик татар-мишәр авылының гади бер баласы. Туган туфрагына тугры калып, шушы җирдә гомерен уздыручы гади авыл мөгаллимәсе.

    Аллага тапшырдым!

    - Авылдан төньякка таба сузылган асфальт юлдан җилдерәбез, - дип дәвам иттерә Резидә ханым. - Инде өченче көз 25 чакрымдагы Урта Тигәнәле мәктәбенә эшкә йөрибез без бу юлдан. Һәр көн авылны чыгуга күңелгә шулкадәр таныш, якын манзара ачыла.

    Менә юл буенда без су коенып үскән Озынкуак күле озатып кала. Аска төшеп күпер чыгабыз һәм үргә күтәреләбез. Менә Әби чишмәсе яныннан да уздык. Әнә минем балачагым бишеге булган, миңа җиләк, кузгалак, шомырт, балтырган һәм башка күп нигъмәтләр авыз иттергән Каршы киләк үзенең сары-кызгылт чәчәкле яшел җирлекле күлмәген киеп көязләнеп утыра.

    Карашым юлның сул ягындагы Сәпәр киләге буйларын барлый. Әле кичә генә комач-кызыл булып утырган яшь агачның бүген кызыллыгы сүлпәнләнә төшкән. Юлдан 100 метр чамасы урман куенында үскән бу агач элек бер дә күзгә ташланмады: нәрсә булыр бу? Машинаны туктатып игене җыеп алынган кыр аша шуңа таба атлыйм. Менә могҗиза: кып-кызыл алмага күмелгән яшь алмагач икән лә бу. Тирә-юнендә җир өстенә кып-кызыл алма сибелгән. Бүгенге сүлпәнлеге дә әнә шуннан булып чыга: алмагач өлгергән алмаларын күтәрә алмый, аларны коя икән. Менә ичмасам бу табигать могҗизасы!

    Шунда май урталарында шушы агачка игътибар итүем искә төште. Шулай эшкә барганда юлның бире ягына күз салгач, урман куенында ап-ак булып утырган куакка игътибар иткән идек. Шушы урында бу гомердә күпме җиләк җыелды да, ничәмә-ничә тапкыр гөмбә эзләп узылды. Әмма алмагач үскәне хәтердә юк. Әнә бит ничек бөтен тирә-юньгә ямь биреп утыра. Кемдер җиләк җыйганда яисә печән чапканда кесәсенә тыгып килгән алмасы белән сыйланган биредә. Алма үзәген озак уйламыйча шунда җиргә ташлаган. Ә орлык җиргә эләгеп, матур алмагач булып үсеп киткән...һәм үзенең бу дөньяда тиешле төп вазифасын башкарган: ул алма биргән. Әйдә, кеше, кил, күр, минем алмаларымны авыз ит!

    Табигать чыннан да могҗизаларга бай. Моннан бер-ике ел элек Каршы киләктә балачактан таныш аланнарда гөмбә эзләп йөргәндә шулай ук әлегәчә күрмәгән хәлгә юлыктым: аланны бизәп кып- ызыл алмага чумган алмагачлар үсеп утыра. Гаҗәп, бу тирәдә бер дә алмагач күренгәне юк иде бит. Мин килмәгән берничә елда никадәр үзгәреш!

    Ерак та барасы юк, әнә бит юл буенда күпме нарат калкып чыккан. Минем ярты гасырлык гомеремдә табигатьтә күпме яңалык, үзгәреш. Әмма Каршы киләк тә, Сәпәр киләге дә, Бүре елгасы да, Әби чишмәсе дә, Озынкуак та, әйе-әйе, авыл халкы өчен сынамышларга сәбәпче булган Озынкуак та һаман үз урыннарында. Мин бала чакта халык язын кырга карап: "Озынкуак быел авылга карап ташыган, авыр ел булыр" яки "Озынкуак басуга карап ага, игеннәр мул булыр", - дия торган иде. Әби-бабаларыбыз да, әти-әниләр дә аларны шулай атап йөрткән, без дә шулай атыйбыз, киләчәк буыннар да шул атамаларны онытмасалар иде.

    Табигать һәр чорда да үзенчә матур. Әйе, табигать гел үзгәрештә, гел яңарышта. Аның картаеп ауган яки киселгән агачларына алмашка яңалары үсеп тора. Әмма һәрвакыт теләсә кайсы урынны бизәп, ямь өстәп яки билге булып, нинди дә булса куак, чокыр, таучык барлыкка килә. Табигать һәм кеше. Нинди охшаш аларның язмышлары! Авылның, төбәкнең башка авыл яки башка төбәктән аермалы гореф-гадәте, тормыш үзенчәлеге була. Һәр төбәк, авыл халкының башкалардан аермалырак, шушы авыл тарихына үз сәхифәсен язып калдырган кешеләре, кызыклы язмышлы шәхесләре бар. Алар һәр чорда теге матур алмагачтай пәйда булалар да, тирә-юньгә ямь биреп, истәлекләр калдырып юкка чыгалар. Алмагач, юкә юкка чыкса, аны әле хәтерләмәскә мөмкиннәр. Ә кеше гомере? Ул да шулай онытылырга, хәтердән җуелырга мәхрүм ителгәнме? Юк, кеше гомере, әгәр дә ул халкына файдалы эшләр эшләп калдырса, хәтердән җуелмаска тиеш.

    Авылның меңьеллык яшәеше турында

    Безнең төбәктәге татар-мишәр авылларына XVII гасырның икенче яртысы - XVIII гасырның икенче яртысында нигез салынган дигән фикер яши. Әмма Коры Көрнәле урынында әле XIV гасырда ук һәм аннан да элек утрак тормыш белән яшәүләренә дәлилләр бар.

    Зират артында да аерым каберләр бар, шуларның берсе өстенә чардуган куелган.

    Коры Көрнәле зираты 9 гектар җир били. Бу авыл җире өчен шактый зур территория. Элек каберстаннарга тимер рәшәткәләр кую бик булмаган. Агач рәшәткә яки кура белән билге ясау белән чикләнгәннәр. Мәетләргә кабер казу вакытында кеше сөякләренә тап булу - элек- электән табигый хәл.

    Зират өстен чистарту йөзеннән печән чапкан вакытта карабрак чапмасаң, чалгыңны сындырасыңны көт тә тор: каберстанның урталыгы да язулы ташлар белән тулган. Алар инде җиргә дә сеңеп баралар. Зиратның зурлыгы, андагы җил-яңгырлар эретеп тә, гасырлар иңдереп тә бетерә алмаган хисапсыз ташлар авылның тарихы зур, монда бик күп буыннар килеп-китүе турында сөйли.

    Авылның топонимиясе аның үткәненә, нинди чорлар кичерүенә ишарә итә. Көрнәледән төньяк-көнбатышка табан 2-3 чакрымдагы шарлавык урынында бик зур балыклы буа булган, диләр (анда әле дә Тигәнәле буасы ташып, суы булып торганда балык тотучылар бар). Бу Ханнар буасы дип исемләнгән урын авылның үз яшәешендә бик күп үзгәрешләр кичергән булуына бер дәлил. Кем белә, бәлки, Коры Көрнәле урынында бер-бер ханның ныгытмасы булгандыр, авылдан ерак түгел махсус буа булып, анда аксөякләр өчен балык үрчеткәннәрдер...

    70 нче елларда безнең авылларда Казан дәүләт университеты студентларының күренекле галим Гомәр Саттаров җитәкчелегендәге диплом эше экспедициясендә булган Әсрар Галиев 1979 елның февралендә "Таң" газетасына биргән "Такташ каены" исемле мәкаләсендә болай ди: "Авылның шәҗәрәсе җиде буыннан тора. Әмма болар тулы буыннар түгел. Авыл бик борынгы. Андагы язулы кабер ташлары да моны раслыйлар.

    Аларның берсенә: "Әлмәле би Кюар", - дип язылган. Бу сүзләрне авыл картлары борынгы Кюар шәһәре падишасы исеме белән аңлаталар. Әлбәттә, болар студентларның 60-70 нче елларда яшәгән авыл картларын сораштыруга нигезләнгән фаразлар гына. Ләкин аларда дөреслек юк түгел. 9 гектарлы зираттан күпкә читтә, авыл урамнарында 6-7 гасырлар буе язулары-бизәкләре белән сакланган кабер ташлары бирегә, кара туфраклы якларга, Урал якларыннан китертелгән табигый ташларның гади кешеләр өстендә булмавын һәм аларның куелу даталары 10-20 шәр ел аермасы белән булуын исәпләсәң, бу каберләрне моннан узган сугышлар корбаннары өстендә ( халыкта андый версия дә яшәп килде) түгел икәне аңлашыла. Безнең Коры Көрнәле авылының бик зур тарихлы борынгы авыл икәненә шигебез юк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: