Заря
  • Рус Тат
  • Кубок тагын безнеке!

    1 мартта "Татарстан Республикасы волейбол федерациясе" төбәк җәмәгать оешмасының хисап-сайлау конференциясе булды, анда биш елга йомгак ясалды. Безнең район иң яхшысы булып чыкты.

    Татарстан Республикасы волейбол федерациясе рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин 2016 елга йомгак ясады һәм җиңүчеләрне кубоклар белән бүләкләде. Авыл районнары арасында Алексеевск районы беренче урынны алды. Аның артыннан Сарман һәм Мамадыш районнары бара. Шәһәрләр арасында беренче урын республикабыз башкаласы Казан шәһәренә, икенче урын - Әлмәт һәм өченче урын Яр Чаллы шәһәрләренә бирелде.
    Татарстан Республикасы волейбол федерациясе президентының Рәхмәт хаты белән Левашеводан балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренер-укытучысы Марат Абдуллин бүләкләнде. Ә тренер-укытучы Сергей Петряев Казан шәһәренең Олимпия резервы училищесы өчен балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе укучысы Арина Пайрамованы әзерләгән өчен грант иясе булды. Арина Россия финалында Татарстан Республикасы җыелма командасы составында уңышлы чыгыш ясап, 2000-2001 елгы кызлар арасында алтынчы урынны алды.


    Әйтергә кирәк, волейболчыларыбызның шушы чираттагы җиңүе закончалыклы уңыш булып тора. Чөнки Алексеевск спортчылары күп кенә район, республика, Бөтенроссия ярышларында призлы урыннар алалар һәм уңышларга ирешәләр. Иң яхшылар ел саен үткәрелә торган талантлы яшьләр фестивалендә дә билгеләп үтеләләр. Тренерлар, спортчылар районның абруен күтәрүгә гаять зур өлеш кертәләр һәм үз җиңүләре белән сөендерәләр. Алексеевск муниципаль районы авыл районнары арасында өченче ел рәттән җиңүче булды. Волейболчыларыбызга киләчәктә дә югары нәтиҗәләргә ирешүләрен телибез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: