Заря
  • Рус Тат
  • Кулларыннан гөлләр тама, йөзендә ай нурлары..

    Кеше сокланырлык әллә нинди хикмәтләр ясый белүче кешеләр турында әнә шулай диләр. Тәрәзә төбендәге гөлләре кышын да шау-чәчәктә утырып, җәй көннәрендә ишегеалды аллы-гөлле чәчкәләргә күмелгәнгә, өендә үзе тудырган һәртөрле матурлык булганга гына түгел, нинди генә эшкә тотынса да, кулы ятып торганга, уңган-булганга шулай диләр аның турында...

    Бүгенге язмам районыбызның Зур Тигәнәле авылында яшәүче Бәйрәмовларның бәйрәмгә тиң гаиләләре турында булыр. Бәйрәмова Фәридә Камил кызы 1968 елда ЗурТигәнәле авылында туа. 1975 елны шушы авылның сигезьеллык мәктәбенә укырга керә.
    Мәктәпне мактау кәгазе белән бары тик "5 "ле билгеләренә генә тәмамлап, Казан медицина училищесына укырга керә. Унсигез яшьлек кыз балалар шәфкать туташы белгечлеге алып, эшен Казан шәһәренең 5 нче балалар шифаханәсендә башлап җибәрә.
    1988 елда яшь, чибәр Хәлил исемле егет белән танышып, тормыш корып җибәрәләр. Бер ел Түбән Камада яшәгәннән соң, Айнурлары тугач, әти- әнисенең чакыруына каршы килмичә Фәридәнең туган ягына, Зур Тигәнәлегә кайтып төпләнәләр.
    1993 елга кадәр Зур Тигәнәле ФАПында фельдшер-акушерка вазыйфасында һәм совхоз профилакториендә физкабинетта эшли. Үз эшен яратып, җиренә җиткереп эшләгәнгә күрә аңа һәркем ышаныч белән карый.
    Балаларны яратуы Фәридәне 1993 елда Зур Тигәнәле "Күбәләк" балалар бакчасына тәрбияче итеп китерә. Читтән торып Татар дәүләт гуманитар педагогия институтына укырга да керә ул. Икенче улын, 5 яшьлек Айбулатны калдырып уку үзенең нәтиҗәсен бирә. Алган белемнәрен эшендә киң куллана, югары үрләр яулый. 2006 елда "Ел тәрбиячесе" исеменә лаек була.
    2009 елда Зур Тигәнәле урта мәктәбенә директор ярдәмчесе булып килә һәм 10 ел мәгарифтә эшли. Шулай ук укучыларга рәсем һәм хезмәт дәресләре дә укыта. Иң авыр үзгәреш чорында үзен аямыйча эшли. Татарстан мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
    Тормыш гел күңелле мизгелләрдән генә тормый. Ачы хәсрәтләр дә читләтеп үтми Фәридә ханымны. Матур гына гомер иткәндә, 1993, 1995 нче елларда бер-бер артлы әти-әнисе дөнья куя. Унике ел буе авырлык килеп тора. Якын туганнары һәр ике ел саен якты дөнья белән хушлаша. Ләкин авыр чакларында Фәридә ханымның янында нык терәге, яраткан тормыш иптәше, улларының әтисе, пар канаты, сөйкемле, уңган, акыллы, мәрхәмәтле Хәлиле була.
    Ул Фәридәне кыйммәтле асыл ташны саклагандай саклый, тормыш авырлыкларыннан яклый. Хәләленең аңа булган яратуы, хөрмәтенә меңе белән җавап кайтара. Хәзер дә алар бик матур пар булып, бер- берләреннән күзләрен алмыйча, сүзсез дә аңлашып яшиләр. Өйдәге матурлык Фәридәнең фантазиясенә корылса да, Хәлиле куллары, аның карашлары, тәкъдимнәреннән башка шул тиклем була алмас иде. Ире уңганның хатыны уңган, диләр.
    Хәлил әфәнде үзе дә кул остасы. Аның үз куллары белән ясаган шкафлары, өйләренә килеп кергәндә "Бәйрәмовлар" дигән язуны үтүгә үк каршы алалар. "Хәләл җефетемә тиң булырга кирәк бит инде", - ди өй хуҗасы, серле елмаеп кына... Матур яшиләр Бәйрәмовлар.
    Пар алманы хәтерләтәләр. Фәридә ханым - бәхетле хатын-кыз. Ул - иренең сөекле хатыны, улларының яраткан әнисе, килененең рәхимле каенанасы, оныкларының дәү әнисе, хөрмәтле остаз, авылдашларының яраткан кешесе. Фәридә исеменең мәгънәсе - энҗе бөртеге, бриллиант, чибәр, искиткеч, бәһасез дигәнне аңлата. Чыннан да, Фәридә ханым шундый. Йөзендә әйтеп бетермәслек илаһи бер нур уйный. Өе хан сараен хәтерләтә.
    Һәр бүлмә зәвык белән бизәлгән. Өйнең бөтен җирендә Фәридә ханымның үз куллары белән ясаган иҗат җимешләре. Күп төрле технологик алымнар кулланып ясалган матур зур вазалар, аларда үзе ясаган чәчәкләр, гөл савытлары, төрле милләтнең милли киемнәренә бәйләп һәм тегеп киендерелгән курчаклар, җил тегермәне, шкатулкалар, картиналар, теккән, чиккән, бәйләгән әйберләрне карап та, санап та бетерерлек түгел.
    Бакчада - чәчәкләр, өйдә гөлләр үстерергә ярата. Күңел биреп бакчасында яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр үстерә. Әтисе аны кечкенәдән урман, күл, кыр, су буйларына алып чыга торган булган. Шуңадыр Фәридә табигатьне ярата. Җиләк, гөмбә, чәчәкләр, үләннәр җыеп, ел әйләнәсенә үлән чәйләре генә эчәләр Бәйрәмовлар.
    Зур Тигәнәлегә килеп кергәндә уң якта аларның өе балкып тора. Өйгә кергәндә бер төрле хисләр белән керәсең. Ә чыгып киткәндә күңелдә әйтеп бетермәслек рәхәтлек кала. Ул әле бик озакка сузыла. Татар халкында бер-берләрен яратып, гомер буе бер-берсенә сокланып пар күгәрченнәрдәй яшәгән гаиләләр булуына сокланасың.
    Ходай Тәгалә шушындый бәхетле язмышларны күбрәк бирсен дә, булганнарына бәхетле озын гомер насыйп итсен иде, дигән ак теләктә каласың...
    18 апрель көнне Фәридә Камил кызы Бәйрәмова үзенең 50 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтә. 50 нче язы аңа бетмәс энергия, ныклы сәламәтлек, куаныч һәм шатлыклар гына алып килсен иде. Ходай Тәгалә шушы мәрхәмәтле кешеләрен берүк сакласын. Тигезлектә каршылыйсы таңнары шатлыклы, бәхетләре гомерле булсын!
    Кулларыннан гөлләр тама
    Йөзендә таң нурлары,
    Гел аяз көннәрдән торсын
    Якты гомер юллары.
    Алсу Нәҗми

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: