Заря
  • Рус Тат
  • Курку хисе тынычлыкны ала

    Хәзерге дөнья шулкадәр тиз үзгәрә ки, без үзгәреп тора торган шартларга җайлашырга да өлгерми калабыз. IT-технологияләр үсү белән без бер-беребезгә якынайдык - хәзер башка кыйтгада нәрсә эшләнүен теләсә кем белә ала. Белгән нәрсәләр безне куркыта, һәм хәзерге дөньяның хәвеф-хәтәрләр, борчылулар һәм билгесезлек белән тулуын аңлыйбыз. Курку - кеше тормышының аерып...

    Алексеевск мөхтәсибәте мөхтәсибе хаҗи Рөстәм хәзрәт Вальщиков:

    - Кемдер килә җиргә, кемдер китә... Көн туды исә яңа фаҗига. Кайдадыр машиналар бәрелешкән, самолет егылып төшкән, теплоход су төбенә киткән, җир тетрәгән, янгын булган... Бу афәтләрдә кемнәрнеңдер иң якын кешеләре - әниләре, балалары, ирләре, туганнары, дуслары күзләрен мәңгелеккә йома. Кадерлесен югалткан кеше башына өелеп төшкән авыр кайгыдан үз җанына урын таба алмый газаплана, чәлпәрәмә килгән тормыш юлын ничек дәвам итәргә белми аптырашта кала. Якын кешеләрне югалту бик авыр, бик зур сынау. Бигрәк тә баланы җирләүдән дә олы хәсрәт юк. Ләкин икенче яктан, кешеләрнең үзләренең кайчан китәчәкләрен белмәве бик зур бәхет. Югыйсә дөньяда тәртипсезлек таралыр, кешеләр акылдан язар иде. Һәр кеше үз көнен санап утырыр иде. Белмәү - Аллаһы Тәгаләнең зур рәхмәте. Хәзер Җир йөзендә нинди генә фаҗига, бәла-каза юк. Ә бит Раббыбыз мондый афәтләрне бер сәбәпсез җибәрми. Ул бу хәлләрне безгә гыйбрәт-дәрес итеп, кайчакта бәндәләрне күтәрер өчен дә бирә. Кеше моны сабыр гына кабул итә алса, аның дәрәҗәсе күтәрелә. Иң авыр сынауларны Ул иң сөекле бәндәләренә бирә. Аллаһы Тәгалә әйтә: "Без сезне курку белән сынадык", - ди. Кеше өчен иң зурысы - үлемнән курку. Шул ук радиация, хәерчелек, балалар язмышы өчен борчылуның нигезендә үлемнән курку ята. Болар кешене стресска, депрессиягә, авыруга этәрә. Шуңа күрә Ислам дине безне шушы куркудан азат итәр өчен үлемнән курыкмаска өйрәтә. Дин буенча аннан курыкмаган кеше башка әйберләрдән, авырулардан да курыкмый. Минем үземдә бу нәрсәләрдән курку юк. Радиацияләрдән дә, сугыштан да куркырга кирәкми, аларны булдыручы булудан куркырга кирәк.

    Рафаэль БАЯЗИТОВ, пенсиядәге укытучы, Урта Тигәнәле авылы:

    - Мин бүген нәрсәдән куркам?" - дигән теманы бераз үзгәртеп, "Мин бүген нәрсәгә борчылам?" - дигән темага үз фикеремне җиткерергә телим. Әлбәттә, ул сүзләр бер-берсенә якын, бер-берсен тулыландырып торалар. Мине бүгенге сәясәт борчый, Украинада һәм гарәп илләрендә барган милли, дини каршылыклар, сугышлар, шуның нәтиҗәсендә әти-әнисез калган балалар, ятимнәр, аларның күз яшьләре, төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр, үлем-китемнәр, җимерек хәлдә калган йорт җирләре күз алдымнан китми. Мине җәмгыятебездә бүгенге көндә эшсезлекнең артуы һәм күп очракта шуңа бәйле рәвештә гаделсезлек, комсызлык, яшьләр арасында наркоманиянең, эчкечелекнең көчәюе-чәчәк атуы борчый. Киләчәктә Җиребездә - уртак өебездә мондый күңелсез хәлләр булмасын, җәмгыятебез бөтен яктан сау-сәламәт булсын иде.

    Наил абый МАХАНОВ, Казанда яшәүче Коры Көрнәле авылы кешесе:

    - (Сезнең сорауга үземнең фикерләвемчә җавап бирергә тырышып карармын). Нәрсә соң ул курку һәм ул кайдан барлыкка килә? Минем уйлавымча, курку ике сәбәптән килеп чыгарга мөмкин. Борчылудан һәм кайгырудан. Мәгълүм булганча, кеше ниндидер сәбәп аркасында борчыла башлый. Әгәр инде хәлләр алга таба бармаса, кайгыра, инде хәлләрнең яхшыруына өмет бөтенләй өзелә икән, курка башлый. Ике мисал китереп узам: иң куркак кеше ул - карак, чөнки ул дәүләт милкенме, дусларының, туганнарының малынмы урлаганда, күрмәсәләр генә ярар иде, дип, калтырана-калтырана шул кара эшен эшләгәндә бер курка, аннары кайчан минем урлаганны фаш итеп, ничек хөкем итәрләр икән, дип, тагын бер курка. Икенче мисал - байлыкны югалтудан курку. Әгәр дә кеше байлыгын хәләл көче һәм дөреслек белән генә тупласа, вөҗданы чиста булганга беркемнән дә курыкмыйча, тапкан малының рәхәтен күреп яши. Ә менә кеше өлешенә кереп, урлашып, кемнедер рәнҗетеп җыелган байлыкның хуҗасы, урлауда фаш ителмәсә дә, олыгайгач, барыбер, шул кылган җинаятьләрем өчен Ходай мине хөкем итәчәк, дип куркып яшәячәк. Адәм баласында ике төрле байлык бар: беренчесе - матди, икенчесе - рухи байлык. Матди байлык турында алдарак кыскача язып үттем, ә рухи байлыкның мәгънәсен әти-әнисеннән дөрес тәрбия алып үскән һәр кеше беләдер, дип уйлыйм. Һәм шул ике төрле байлыкка багышлап, дүртюллык тәкъдим итәсем килә.

    Матди байлык байлык түгел,

    Рухи байлык - зур байлык.

    Рухи байлык гомерлеккә,

    Матди байлык - бер айлык.

    Шәхсән мин үзем бернәрсәдән дә курыкмыйм, дип саныйм. Дөресен генә әйткәндә, мин якыннарымны, ягъни әти-әниемне (Аллага шөкер, урларга, кеше малына кул сузарга өйрәтмәделәр), хатынымны, балаларымны һәм аларның гаилә әгъзаларын югалтудан куркам. Мин озак еллар электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы булып эшләдем. Әлбәттә, Аллам сакласын, киләчәктә күзләремнең начарлануыннан куркам. Безне кечкенәдән үк әби-бабаларыбыз, әти- әниләребез яки Коръән ашы мәҗлесләрендә дин әһелләре фани дөньяда яшәгән һәр мөселман кешесе Аллаһыдан куркырга тиеш, дип өйрәтеп килделәр. Ходайга шөкер, мин дә алар исәбеннән шул кыйблада.

    Нәкыя ханым, шәфкать туташы:

    - Мин иң беренче чиратта картайган көнемдә ялгыз калудан куркам. Минем әбием, мәрхүмә, Аллаһы Тәгалә ялгызлыкны дошманыңа да бирмәсен иде, дип әйтә торган иде. Аннары белеп һәм белмичә зур һәм кечкенә гөнаһлар эшләмәсәм, кеше рәнҗетмәсәм, кеше хакына кермәсәм иде, дип куркам. Үлемнән курыкмыйм, курыксам да, балаларымны ятим итүдән генә куркам, чөнки фани дөньяда калдырырлык әллә ни байлык тупламадым, барысын да намус белән, хәләл көчем белән эшләп таптым. Урлашмадым, кешегә начарлык эшләмәдем, гайбәт сөйләп, гөнаһлы булмадым һәм кеше рәнҗетмәдем. Аллаһы Тәгаләдән, имансыз булудан, ягъни телдә Аллаһны бар дип әйтеп, Коръән кушканча яшәмәүдән куркам. Курку кешене бетерә, тынычлыгын урлый. Шуңа күрә куркырга кирәкми. Тәкъдиреңә нәрсә язылган булса, бернәрсә дә эшләп булмый.

    Ислам абый, пенсионер:

    - Вакытлы-вакытсыз телефон шалтыраса, балалар белән берәр хәл килеп чыктымы икән, дип куркам. Әгәр яхшы хәбәр яки берәрсе ялгыш кына шалтыраткан булса, шатланып китәм. Балалар, оныклар исән генә була күрсеннәр. Аларны калдырып китүдән куркам. Ә болай үлемнән курыкмыйм, чөнки Аллаһы Тәгалә күпме гомер биргән, шулкадәр яшисең. Тәкъдиреңә язылган булса, бу дөньядан бер минут соң, бер минут иртә китә алмыйсың. Кибетләрдәге азык-төлекнең сәламәтлек өчен зыянлы булуы, матур төргәкләрдә булуларына кызыгып, балаларыбыз, оныкларыбызның аларны алып ашап, төрле авырулар белән авырулары борчый. Кайберәүләр шул ризыкларны сатып, табиблар ул авыруларны дәвалап, кесәләрен калынайталар. Шунысы да тынычлык бирми: рухи кыйммәтләр эреп юкка чыга бара. Туганлык җепләре өзелә, ир - хатынны, хатын ирне санламый. Ахыр заман галәмәтләредер инде болар.

    Фото:http://mybuzines.ru/marinbiz.ru/wp-content/uploads/2014/03/1363939268_uzhas.jpg

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: