Заря
  • Рус Тат
  • "Куянкай" балалар бакчасында 8 март бәйрәме үткәрделәр (ФОТО)

    Әни... Әби... Дәү әни... Бу сүзләрне күпме генә кабатласаң да, әйтеп туеп булмый. Безгә тормыш бүләк иткән газиз әниләребезнең җылы карашын, нурлы йөзләрен күрү, ягымлы сүзләрен ишетү, бернинди бизмәннәр белән дә үлчәп булмый торган кайгыртучанлыгын тою дөнья йөзендә иң зур бәхет ул.

    Бу сүзләрдә күпме тирән мәгънә, яшәү көче,җылы хисләр агышы, күңелнең иң нечкә кылларын тирбәтүче самими нур агышы чагыла. Әйе, дөньяда иң гүзәл затларыбыз - хатын - кызлар булганда гына яңа тормыш ярала, кешелеккә җан өрүче хатын-кызларыбыз булганда гына кешелек дөньясы югалмаячак, һаман алга барачак.

    Бу гүзәл бәйрәм уңаеннан «Куянкай» балалар бакчасында да бәйрәм узды. Гомумән, бакчабызда һәр бәйрәмне үзенчәлекле, кабатланмас, югары дәрәҗәдә уздырырга тырышалар һәм моңа ирешәләр дә. Зәвык белән бизәлгән зал, матур костюмнар, җырлы-биюле тамаша әни-әбиләребезнең күңеленә бик хуш килде. Балаларның җыр-биюләре, якты елмаюлары һәрберебезне үз балачагына алып кайтты, әниләрнең йомшак күңелләре ярларына сыймаган ташкындай тышка бәреп чыкты - һәр әни-әбинең күзендә шатлыклы яшь тамчылары иде. Балаларның нәни куллары ясаган бүләкне алу, иң бәхетле, дулкынландыргыч мизгелләр булды.

    Бала күңеленә кечкенәдән юл сала алу, тәрбияле, шулай ук белемле, сәләтле шәхес үстерә алу - безнең өчен дә, балалар бакчасында тәрбияләгән тәрбияче өчен дә зур бәхеттер, минемчә. Зур көч куеп, һәрбер балага индивидуаль якын килеп эш итүче тәрбиячеләребезгә, балалар бакчасында хезмәт итүче барлык хезмәткәрләргә рәхмәтемне белдерәм.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: