Заря
  • Рус Тат
  • Кыңгыраулар чыңлый колакта

    Менә унөченче ел инде "Алексеевск чаң тавышлары" бөтен Россиядән, Белоруссиядән һәм Украинадан килгән иң яхшы кыңгыраучыларны һәм артистларны җыйды. Кыңгыраулар чыңлавын тыңлау өчен бик күп кунаклар килде, алар арасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий да бар иде. Кыңгырау чыңы фестивален ачып, мәртәбәле кунаклар аның Татарстанда яшәүче...

    Менә унөченче ел инде "Алексеевск чаң тавышлары" бөтен Россиядән, Белоруссиядән һәм Украинадан килгән иң яхшы кыңгыраучыларны һәм артистларны җыйды. Кыңгыраулар чыңлавын тыңлау өчен бик күп кунаклар килде, алар арасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий да бар иде.

    Кыңгырау чыңы фестивален ачып, мәртәбәле кунаклар аның Татарстанда яшәүче халыклар мәдәниятен һәм үзенчәлекләрен саклап калу эшендәге әһәмиятен билгеләп үттеләр:

    - Кадерле дуслар, мин сезне фестивальнең ачылуы һәм Изге Троица бәйрәме белән чын күңелдән һәм ихластан котлыйм, - дип сүзен башлады Рөстәм Миңнеханов. - Бу бәйрәм республикабыз чиген үтеп чыкты. Бирегә күп кенә коллективлар, кунаклар килә. Фестиваль бик позитик, һәм без күп милләтле республикабызда үткәрелә торган мондый күләмле бәйрәмнәр белән горурланабыз. Бу - башка конфессияләр һәм милләтләр өчен үрнәк, һәм без үткәннәребезгә, тарихыбызга сакчыл карарга тиешбез. Кыңгырау чыңы фестивале - рус халкы өчен бик мөһим бәйрәм, һәм без сезнең белән бергә шатланабыз. Бу көнне без кыңгырауларның искиткеч матур чыңлауларын бергәләп тыңлыйбыз. Бу ел үзенә бертөрле: без Җиңүнең 70 еллыгын һәм изге Владимир кенәзне искә алуның мең еллыгын билгеләп үтәбез. Барлык диндарларны котлыйм, бәйрәмнең уңышлы узуын һәм аны бик озак истә тотуыбызны телим.

    Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий, фестивальнең правослау чиркәвенең туган көнен билгеләп үтү көне белән туры килүен билгеләп үтте:

    - Кадерле кан-кардәшләр! Беренче чиратта мин сезне изге көн - правослау чиркәвенең туган көне белән котлар идем. Бүген шатлыгыбызны Президентыбыз да уртаклаша. Без Рөстәм Нургали улына барлык милләтләр һәм конфессияләр өчен үз рухи мирасларын үстерү һәм рухи потенциалны аякка бастыру мөмкинлеге биргәне өчен рәхмәтлебез. Татарстан җире күп милләтләр белән тарихи тамырлар аша бәйләнгән. Без киләчәк буыннар өчен рухилыгыбызны саклап кала алсак иде. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм һәм Аллаһы Тәгалә безнең барыбызны да, изге җиребездә яшәүче барлык халыкларны күп елларга сакласын иде.

    Фестивальнең инде унөченче тапкыр үткәрелүенә дә карамастан, ул даими төстә үсә. Анда ел саен аны моңа кадәрге бәйрәмнәргә ошамаслык итүче ниндидер яңа нәрсәләр пәйда була. Мисалга, Воскресение чиркәвендә беренче өч бәйрәм гыйбадәтен берьюлы өч архипастырь кылды, ә катнашучылар һәм кунаклар өчен "Рус ишегалды" үзенең ишекләрен киң итеп ачты. Биредә теләге булган бөтен кеше кул белән он тарттыра, балчыктан әйберләр ясый һәм туку эшенә кагыла алды. Беренче тапкыр фестивальдә "Владимир бистәсе" хәрби-тарихи мәйданчыгы эшләде, анда Казан реконструкторлары районның хәрби-патриотик клубында катнашучылар белән бергә тамашачыларга рыцарьлар заманы, Наполеон чоры, Бөек Ватан сугышы эпизодларын күрсәттеләр. Сугышларны карап, тамашачыларның тыннарына капты, колаклары томаланды, чөнки Себер егерьләре, Кызыл Армия сугышчылары һәм немец солдатлары буш патроннар белән мушкетлардан һәм винтовкалардан аттылар.

    Бу вакытта төп сәхнәдә чын мәгънәсендә музыкаль марафон җәелеп китте, анда көне буена 300дән артык артист алексеевскилыларга шатлык һәм күңел җылысы бүләк итте. Аларны төрле төсләргә кереп ялтыраган кыңгыраулар гына бүлдерде, алар иллеләп кыңгыраучы башкаруында яңгырады. Кыңгыраучылар арасында фестивальгә ел саен йөрүчеләр дә, Алексеевскига беренче тапкыр килүчеләр, мәсәлән, Белоруссиядән апалы-сеңелле Елизавета белән Ирина Морозовалар да бар иде. Алар фестивальнең колачына таң калдылар һәм анда ел саен катнашырга теләк белдерделәр. Новосибирск кыңгыраучылары аның яхшы оештырылуын билгеләп үттеләр:

    - Без төрле фестивальләрдә күп тапкырлар катнаштык, - ди Наталья Хольшина, - ләкин беркайда да программада язылган кадәр чыгыш ясаганыбыз булмады. Әлбәттә, бирелгән вакыт эчендә генә күңелеңдәге хисләрнең барысын да сыйдырып бетерү мөмкин түгел, ләкин биредә кешеләргә үзләренең якты хисләрен җиткерә алучы чын осталары җыелган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: