Заря
  • Рус Тат
  • Кыр Шонталысы авылы тарихы

    Күптән түгел якташыбыз Галим Хисамиевның "Кыр Шонталысы авылы тарихы: михнәтле (1928-1961) еллар" исемле фәнни-популяр басмасы басылып чыкты. Укырга тәкъдим ителә торган китапта төрле архив чыганакларына таянып, хәзерге Алексеевск районы Кыр Шонталысы авылына кагылышлы 1928-1961 еллардагы михнәтле хәлләр, вәзгыять, шул исәптән авыл Советы, күмәк хуҗалык, мәктәп, уку йорты, КПСС һәм ВЛКСМның...

    Автор сүзе
    Китапны әзерләүдә ярдәм иткән өчен Татарстанның милли архивы хезмәткәрләренә, гаиләмә, туганнарым Динә һәм Фәйрүзә апага, мәрхүмә Галия апамның кызы - Эльмира Миңгалиевага (фотоларны реставрацияләү), мәгълүмат җыйганда булышкан авылдашларым -Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафинга, Биләр тыюлыгы директоры Әнәс Кутуевка, "Сельхозснаб" предприятиесенең директорлар советы рәисе Фәнис Гатинга, Кыр Шонталысы мәктәбе укытучылары Наил Сираҗетдиновка, Рәниф Әхмәтовка, Рафик Миңгалиевка, Хания Әхмәтовага, отставкадагы милиция полковнигы Ирек Хисамиевка, Кыр Шонталысы авыл Советы рәисе Фәнис Хаммадиевка, Гөлинә Шәмсетдинова, Резеда Мостафиналарга зур рәхмәтемне белдерәм.
    ***
    Газета укучыларыбыз игътибарына шул китаптан өзекләр тәкъдим итәбез.
    Сепаратор
    Андый жиһазлар авылда бик сирәк иде. Шул нисбәттән әтинең аны алып кайтуын һәм дәүләткә сөт тапшырмыйча, сөттән каймак аерып, аннан май изүләр һәм Чистай базарында сатулар, сепараторның җырлый-җырлый май аеруын, аның улагыннан хуш исләр бөркеп, беренче май тамчылары агып чыгу искә төшә... Авылдан күченеп киткәндә аны күрше Әхмәтҗанова Мәйсәрә апаларга биреп калдырдык. Ул аларга да озак еллар хезмәт иткәндер әле, сыйфатлы җиһаз булган, күрәсең.
    Яшьләр бәйрәме
    Район күләмендә бәйрәмнәр оештыру "Праздник труда и молодости" мәкаләсендә дә болай язылган: "Төрле әйберләр белән бизәлгән урман алды мәйданында колгага флаг күтәрелгәннән соң, бәйрәм башланып китә. Башта яшь колхозчылар, совхоз эшчеләре, район хезмәткәрләре митингка җыела. Район Советы башкарма комитеты рәисе Голубев, ВЛКСМ РК секретаре Мөхетдинова (киләчәктә данлыклы Дания Дәүләтшина -Г..Х.) җыелган халыкны Совет яшьләре көне, хезмәт һәм дуслык бәйрәме белән котлый. Менә урнашкан тынлыкны кул чабулар, шатлыклы кычкырулар бүлә. Трибуна ролен уйнаган автомашина кузовына Вахитов исемендәге колхоз тракторчысы Фоат Кыямов күтәрелә. Бүләк итеп матур күлмәкне алып, "Мин язгы чәчүдә тырышып эшләргә тырыштым, хәзер минем бурычым- тагын да яхшырак эшләү",-дип әйтә. Районның башка алдынгылары - Вахитов исемендәге колхоз савымчысы Вәлиуллина, "Искра" колхозыннан Илалова, "Алга" колхозыннан сарык караучы Асия Каргина һәм башка күрше колхоз хезмәткәрләре өстәл эскәтерләре, тукымалар, сәгатьләр белән бүләкләнәләр. Менә Урта һәм Түбән Тигәнәле яшьләре, кулга-кул тотынып, гармунга бииләр. Сабакайкага баручы юл буеннан 3 километрга чабышып кайтучы беренче атлар төркеме күренә. Инде көн уртасы узса да, урман читендә уен-көлке туктамый, көчәя генә бара.
    Көн кичкә авышса да, күбесенең бәйрәмнән тараласы килми, шулай да машиналар кешеләр белән тула башлады. Яшьлек, шатлык һәм хезмәт бәйрәме турындагы истәлекләр күңелләрдә озак сакланыр.
    Хисап тоту
    Авыл Советы эшчәнлегенең тагын бер юнәлеше -көнкүрешне яхшырту. Авыл Советы каршында даими эшләп килүче көнкүрешне яхшырту комиссиясе эше буенча аның рәисе, депутат Г. Хисамиев хисап тоткан. Ул: "Безнең комиссия әле эш алып бармый, авыл Советы толкать итми. Авылның благоустройствосы канәгатьләнерлек түгел. Күперләр салынуын салынды, тик коеларга килсәк, начар хәлдә. Озеленение тоже әйтергә кирәк, начар хәлдә.
    Авылда янгыннан саклану чарасы түбән. Шулай ук мичләрнең, кирогаз, керосинкаларның төзеклеген тикшерергә, аларның төзек булмавы турында хуҗаларына хәбәр итәргә, балаларның ут белән уйнавына каршы көрәшергә кирәк. Былтыр, мәсәлән, Кыр Шонталысында чыккан уттан 5 колхозчының өйләре янды. Быел да ел башында Н. Җаббарованың 4 яшьлек улы салам белән капланган каралты астында учак кабызган.
    Фәйрүзә апа хатирәләреннән
    "1972 елда мәктәпне тәмамлап Казанга киткәндә әти әнигә: "Кызны поварлыкка укырга бир, сатучылыкка бирмә!",-дип безне озатып калды. 1974 елда Казандагы газета-журналлар нәшрияте ашханәсендә ярты ел повар, аннан бригадир, 1980 елдан кассир булып эшли башладым, бүгенге көнгә кадәр шул хезмәтемдә. Кассир булып эшли башлагач, әти миңа: "кызым, кешеләрне алдама, тугры бул. Үзең алдамасаң -үзең дә алданмассың, кешеләр дә хөрмәт итәрләр, сөйләшкәндә дә күзләренә туры карап, тигез басып, әйтәсе сүзеңне әйтә алачаксың", -диде. Очрашкан саен: Намусың чистамы, мин әйткәннәрне онытмадыңмы?", дип сорый иде. Аллага шөкер, кешеләр алдында да, әти-әни алдында да намусым чиста, кешеләр дә яраталар, хөрмәт итәләр. Сәлам биргәндә дә кем "Фәйрүзәкәй", кем "апа", кем "безнең легенда", кем "безнең шагыйрәбез" дип сәлам бирәләр. Мин дә аларны яратам, хөрмәт итәм. Күп кенә язучылар, шагыйрьләр, журналистлар, китап-газета бастыручы эшчеләр белән аралаштым, "Казанның мең еллыгы медале"нә, "Хезмәт ветераны" исеменә лаек булдым. Бу уңышларым белән мин әти-әни алдындагы беренче бурычымны үтәдем. Тагын шуны аңладым: сәүдә эшендә "үзең алдамасаң -үзең дә алданмассың" дигән гади һәм төп кагыйдәне белгән кешенең растрата ясавына һич тә ашынмыйм. Әгәр дә әти гаепле булса, үзе әйткәнчә булмас иде- ул бит гомер буе кем белән генә булмасын, кешене үз күреп, тигез басып, кешенең күзенә карап сөйләшә, киңәшен бирә иде. Гыйлемле иде. Бөтен законнарны, тарихны, дөньядагы барлык яңалыкларны "Правда" газетасы аша укып белеп торыр иде. Гыйлем булмаса 6 класс белеме белән күп еллар ревизия комиссиясен дә җитәкләмәс иде. Әйткән сүзендә тора, законга каршы бармый иде. Шуңадыр да үзен үтергәнче кыйнап, башын капка астына тыгып кан эчендә калдырсалар да , дөреслеккә каршы барып, шикаять язмаган. "Колхозда җыелыш саен "соңгы сүзне Гыйльмет әйткән, халык аны хуплап чыккан, аның сүзе дөрес була",-дигән сүзләр авыл буенча тарала иде. Әтиебезнең гомере буе үзенең язмышына сыкранып, тормышка ашмаган хыялларына йөрәгенең әрнеп яшәвен аңладым. Ләкин бу турыда безгә бервакытта да әйтмәде. "Үзегезнең дөрес юлда булуыгызны белсәгез, үз сүзегездә нык торыгыз гына", -дия иде. Әтине мин бик әйбәт кеше, көчле рухлы кеше итеп кенә сагынам, хөрмәт белән генә искә алам. Урыннары оҗмахта булсын! Әби-бабайлар, әти-әни, башка бик күп авылдашлар болганчык, дәһшәтле елларда нахак сүзләр ишетеп, нахакка хөкем ителеп, бу дөньяда ук җәһәннәмнең утлы кисәүләрен татыганнар бит! Шуңа да тагын бер кат урыннары оҗмахның түрендә булсын!".

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: