Заря
  • Рус Тат
  • Кыр Шонталысында “Авыл көне” узды

    Газетабызда Кыр Шонталысында "Авыл көне" бәйрәме булачагын алдан ук хәбәр итеп, чит җирләрдә яшәүче авылдашларын, кунакларны әлеге бәйрәмгә чакырган мәкалә басылып чыккан иде. Менә күптән көтелгән көн килеп тә җитте. Шул хакта әлеге авылда туып-үскән журналист Халисә Спирюшина (Гатауллина) бик матур мәкалә язып җибәргән.

    - Кыр Шонталысы авылында 19 август көнне авылдашларыбыз, килгән кунаклар өчен чын мәгънәсендә бәйрәм булды.

    Кояш нурларына һәм яшеллеккә күмелеп утырган мәйдан иртәдән үк үзенә чакырып торды. Авылдашларыбыз җыелып бәйрәм итү өчен менә дигән бу мәйданның түрендә сәхнә урнаштырылган, аның каршында рәт-рәт утыргычлар ясап куелган.

    Очрашуда катнашучылар өчен кибетләре дә, эчәсе килгән кешеләр өчен бушлай чәй-су эчү, коймак, чәкчәк белән сыйлану өстәлләре дә бар. Балалар өчен махсус мәйданчыклар да урнаштырылган иде.

    Сәхнә каршындагы иң беренче рәтләрдә авылыбызның иң мөхтәрәм кешеләре - хөрмәтле олы буын вәкилләре утыра. Алар арасында Тәлгат ага Гарифуллин, Нурулла ага Гатауллин, Җәүдәт ага Әхмәтҗанов, Мәдинә апа Гатина, Наилә апа Сәләхиева, Әминә апа Гатина һ.б.лар бар.
    Биредә тантана башланганчы авылыбыз мулласы Айрат хәзрәт һәм районыбыз мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт җитәкчелегендәге бер төркем аксакалларыбыз бакыйлыкка күчкән авылдашларыбызның каберләрен зиярат кылып кайттылар. Алар очрашуда катнашучыларга вәгазь укып, изге теләкләрен җиткереп, дога кылдылар.
    Безнең Кыр Шонталысы авылы җирлеге бик күп талантлы шәхесләргә бай. Бу көнне авылдашларыбыз алдында чыгыш ясаган Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган артисты Нуриәхмәт Сафин, авылыбыз, мәчетләребез тарихын, күренекле авылдашларыбыз язмышын өйрәнүче Галим Хисамиев, яшь җырчыбыз, Татарстанның атказанган артисты Гөлия Хамматвәлиева, һәвәскәр гармунчыбыз Рим Низамов, очучы Минабетдин Низаметдинов һ. б.лар белән очрашу да авылдашларыбыз күңеленә хуш килде.
    Аларның һәрберсенең чыгышы көчле алкышларга күмелде. Очрашуның һәр мизгеле җыр, музыка, нәфис сүз һәм тарихи истәлекләр белән үрелеп барды.
    Билгеле, бәйрәм кунаксыз булмый. Чакырылган махсус кунаклар арасында язучы Фәүзия Бәйрәмованың булуы да бәйрәмгә ямь өстәде. Җырчылар Рөстәм Закиров, Люция Мусина, Илсөя Бәдретдинова, Резидә Шәрәфиева, Вадим Захаров, Зинира һәм Ризат Рамазановларның чыгышын авылдашларыбыз көчле алкышларга күмделәр, аларның дәртле җырларын тыңлап хозурландылар.
    Әйтергә кирәк, үзебезнең авыл үзешчәннәре дә Казан артистларыннан калышмады. Аларның чыгышларын әзерләүдә авыл мәдәният йорты директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлим Миндубаев, сәнгать җитәкчесе Гөлара Гатауллинаның роле бик зур.
    Күп еллар шушы өлкәдә хезмәт куеп, авылыбызның мәдәни үсешен тәэмин итүче, авылдашларыбызны дәртле баян көйләре белән җилкендереп торучы, бу бәйрәмне оештыручыларның берсе булган Әлим Миндубаевның Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының күкрәккә тага торган билге белән бүләкләнүен дә тамашачылар алкышлар белән каршы алды.
    Шунысын да әйтеп китик, "Авыл көне" бәйрәме сәгать 9 да башланып, кичке 10 га кадәр дәвам итте. Кемнәрне генә күрмәде дә шонталылылар, кемнәр белән генә очрашмады, аралашмады, хәл-әхвәл сорашмады ул көнне.
    Яшерен-батырын түгел, әлеге бәйрәмнең төп иганәчесе авылдашыбыз, "Сельхозснаб" оешмасы җитәкчесе, техник фәннәр кандидаты Фәнис Гатин икәнлеге күпләргә мәгълүм. "Авыл көне"н бәйрәм итү моннан 5 ел элек "Хәмзә" мәчете ачылу белән башланып китте.
    Әлеге бәйрәмне күркәм йолага әверелдерү өчен үз өлешләрен керткән авылдашларыбыз арасында Илдар Хамматвәлиев һәм Мәхмүт Хисамиев та бар. Бүгенге очрашуда киләсе "Авыл көне" бәйрәмен 2022 елның 5 июлендә уздыру тәкъдиме хуплап каршы алынды.
    Аннары Якташлар оешмасының фондын булдырсак, теләге булган кешеләр үз өлешләрен кертерләр иде, дигән фикер дә ассызыкланды.
    Һәркемнең күңелендә канәгатьләнү, горурлык хисен арттырган әлеге истәлекле көннең хатирәләре әле озак вакытлар телдән-телгә күчеп йөрер.
    Авылыбызның гаярь ир-егетләре булганда "Авыл көне" озын гомерле булыр, иншалла! Авылдашларыбыз менә шушы фикер белән аларга исәнлек-саулык, эшләрендә уңышлар теләп калалар.
    Шулай итеп, Кыр Шонталысы авылы халкы үз тарихын яңа йола белән баетып, авылыбызның киләчәге барлыгын тагын бер кат исбатлады.
    Шонталыда бәйрәм бүген!
    Күңелгә якын Шонталы,
    Таллары, тирәкләре.
    Шушы җирдә
    алынгандыр
    Сабакның кирәкләре...
    Шушы җирдә
    ныгыгандыр
    Безнең очар канатлар.
    Тезгенне
    ычкындырмадык
    Чөйгәндә ярсу атлар.
    Сарсаз елгасы буйлары
    Тора күз алларымда.
    Килеп барам
    Шонталыга
    Әй, күңелем ашкына.
    Калгандыр безнең эзләр
    дә
    Шонталы тузанында.
    Уйласаң исләрең китәр
    Гомерләр узганына...
    Без укыткан балалар да
    Хезмәт итәләр илгә.
    Бүгенге олуг бәйрәмгә
    Җыйганнар безне бергә.
    Җирдә хезмәт итүчеләр,
    Табиб, укытучылар,
    Инженерлар, хәрбиләр
    Һәм күктә очучылар.
    Артисты бар,
    полковнигы,
    Язучысы, галиме,
    Әлбәттә, "Агроснаб"ның
    Генераль директоры...
    Фәнис энекәш,
    бәйрәмнәрне
    Оештыр гына, әйдә.
    Эшеңдә уңышлар телим,
    Нык утыр "ияр"еңдә.
    Бәдертдин ШӘЙХЕТДИН.
    9 август, 2017 ел

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: