Заря
  • Рус Тат
  • Кыр Шунталысы авылында яшәп иҗат итүче даими хәбәрчебез “Армия хезмәте” исемле язмасын бирүне дәвам иттерәбез

    Кыр Шунталысы авылында яшәп иҗат итүче даими хәбәрчебез Шәүкәт абый Камаловның "Армия хезмәте" исемле язмасын бирүне дәвам иттерәбез.

    Полк мәктәбе


    Сомбатхей шәһәренә килеп урнашкач, безне кече командирлар (сержантлар) әзерли торган полк мәктәбенә билгеләделәр. Полк минометчылар полкы булганга без, җиде кеше, миномет расчеты командирлары булачакбыз. Билгеле, уку режимы кырыс.

    Физик әзерлеккә аерым игътибар бирелә. Командир булгач, солдатларга, минемчә эшлә, дип, бар яктан да үрнәк булырга тиешсең. Сафта йөрүгә, спорт снарядларында күнегүләр ясауга игътибар зур. Бил каешларыбыз бармак та кермәслек итеп кысып куелган. Солдатка сугышта өйнең өченче катыннан да сикереп төшәргә, үрмәләп менәргә, түшең белән шуышып, чәнечкеле тимер чыбык астыннан да чыгарга туры килә.

    Бил каешың кысан булмаса, эчке әгъзаларың буталып бетәр иде. Противогаз киеп йөгерүләр еш була иде. Без - аны, ул безне яратмаган кече сержант Петелин бар иде. Бар белгәне противогаз белән җәфалау, "ат" дигән спорт снаряды аша сикертү иде. Күбесе "ат" аша сикерә алмый иде. Удмурд егете Стрельцов өч елда да турникта 5-6 мәртәбә күтәрелүдән алга китә алмады. Орышалар иде үзен.


    Үзем өчен солдат хезмәтенә өйрәнү авыр булмады. Авыл хуҗалыгы техникумында укыганда спорт белән шөгыльләнә идек. Чаңгы ярышлары да үткәрелә иде. Шул сәбәпле кемнәргәдер җәза бирү кебек тоелган хезмәт минем өчен ял итү, уен кебек кенә була иде. Минем тырышлыкны командирлар да күрә иде. Армиядә дә үрнәк итеп күрсәтерлек солдатлар кирәк. Командирларның өскә күтәрелүләре үзенә тапшырылган команданың (взвод, батарея, дизизия, полк) күрсәткечләреннән тора. Командирыбыз капитан Комлев Венгриягә повышениегә (майор званиесе алу өчен) җибәрелгән иде. Шуңа да батареянең алдынгы булуы кирәк. Тырыш, сугышчан әзерлеге югары солдат, билгеле, - аның өчен хөрмәтле солдат.

    Шәхси вакыт
    Солдатның буш вакыты күп түгел. Бигрәк тә без, укучыларның, вакытлары тигез бүленгән. Полигонга, өйрәнүгә еш барабыз. Буш вакытыбыз көндез, төшке аштан соң ике сәгать. Бу вакыт - йокы вакыты. Күбебез йокламый, я хат яза, я килгән хатларын укып, хыялга бирелеп утыра. Йоклаучылар да бар. Көндезге йокының шунысы бар, уянгач иләс-миләс йөрисең. Хәзер бетерделәр бу йоклауны.


    Икенче буш вакыт кичке аштан соң сәгать 8 дән "отбой"га кадәр. "Отбой" сәгать 10 да була. Димәк, ике сәгать. Бу вакытны мин Сәгыйтов Чыңгыз белән клубка солдат хорына йөреп файдаландым. Атнага өч көн барабыз. Минем клубка йөрүем күбрәк гармун шыгырдату өчен. Дөрес, казармада Ленин бүлмәсендәге "кызыл почмак"та бар гармун. Анда татарча уйнаганны яратмыйлар. Берәрсе керә дә, не пили, дип теңкәгә тия.


    Бер ел йөрдек хорга. Күп кенә рус көйләре, җырларын өйрәндек. Шулардан әле дә "Амур", "Дунай дулкыннары" җырларын искә төшереп алам. Сафта җырлый торган җырларны күп өйрәндек. Җитәкчебез, музыка мәктәбен тәмамлаган Пеньковский, клуб начальнигы капитан Ткаченко иде. Клубка барган көннәрдә отбойдан соң кайтсак та, сүз әйтмиләр иде.


    Укып бетергәч, хорга йөрүне ташладым. "Картайдым"ның сәбәбе була инде. Батареягә күчкәч, "тезгеннәр" бушады, үзебез командирлар. Хезмәт хакыбыз да артты. Солдат 2 форинт (мадъяр акчасы) алса, без 5 форинт алабыз. Старшина вазыйфасында 12,5 форинт хезмәт хакы алып, өйгә кайтасы чемоданга да вак-төяк бүләкләр алдым. Шунысы кызыклы: мадъяр балалары безне күргәч, дай карандаш, дип сорый иделәр. Ни аңлата, нигә карандаш сорыйлар - серен әйтә алмыйм.


    Уку режимына күнегү авыр иде. Гади солдат булып хезмәт итү күпкә җиңелрәк. Шул сәбәпле кайбер солдатлар укымаска сәбәп эзли иделәр. Шундый очракның берсе болай. Өске киемебез - шинельләр - коридорда эленгән. Берничә мәртәбә иртә белән шинельләребез юешләнгән була. Су аккан, тамган җир дә юк. Гаеплене таптык. Дудинцев дигән егет (Куйбышев шәһәреннән иде) төнлә шинельләребезгә эшен башкара икән. Кайвакыт астын да юешләтә. Билгеле, белеп эшли инде. Алдылар укудан.

    Сер түгел, тапкырлау таблицасын юньләп белмәүчеләр дә бар иде. Безнең һөнәр - минометчы булу. Коралыбыз 160 мм лы, 50 кг лы минаны 8,5 км га ата торган миномет. Бу корал белән ату өчен математиканы яхшы белү кирәк. "Дошман"ны юк итү өчен, тиз һәм төгәл расчет ясап (мәсьәлә, мисал чишеп), миномет төзүчесенә (прицелга) команда бирергә кирәк.

    Соңга калсаң, "дошман" сине юк итәргә мөмкин. Ялгыш санап, дөрес саннар бирмәсәң, мина үз солдатларың өстенә дә төшәргә мөмкин. 50 килограммлы мина байтак солдатның гомерен өзәргә мөмкин. Шуның өчен батарея командиры янында аерым санап торучы вычислитель була.


    Яңа гына техникум тәмамлаган, математиканы яхшы белгәнгә уку минем өчен җиңел иде. Күнегүләр вакытында югары күрсәткечләрем булганга комбат, капитан Комлев Иван өйрәнүгә чыккач, чын сугыш минасы белән атарга да рөхсәт бирә иде. Бу аның үз өстенә зур җаваплылык алуы да иде. Физик әзерлекнең дә бәясе зур.


    Уку елы бетте
    Дөрес, барысына да сержант исеме бирелмәде, ефрейтор званиесе белән канәгатьләнделәр. Минем бу язмам алда булачак вакыйгаларны күз алдына китерү өчен кереш сүз урынына кирәк иде. Алда ничек хезмәт иттем, зур әһәмияткә ия булмаган, көндәлек хезмәткә тукталып тормыйча, шуларны яза алам. Укып бетергәч, кече сержант (фотода), сержант, өлкән сержант, ахыргы елымда (1959) ярты ел старшина вазыйфасында (старшинабызны яшь солдатларны өйрәтергә алдылар), взвод командиры урынбасары, батарея командирының уң кулы булып хезмәт иттем. Шул хезмәтләрем өчен полк командиры полковник Волхов, рәхмәт хаты биреп, запаска җибәрде. Бу - сроклы солдат өчен зур бүләк-документ. Полк командиры мине кайдан белгән соң?


    Ул айга ике-өч мәртәбә кичке тикшерүдә, полкны тезеп, үзе рапортлар ала. Батарея старшинасы булганга 4 нче батарея өчен рапортны мин бирәм. "Товарищ полковник! В четвертой батареи все люди налицо, двое в наряде, один отдыхает. За старшину батереи старший сержант Камалов". Бу рапортта полк командиры алдында сафта йөрү әзерлеге зур роль уйный. Бөкереңне чыгарып, "кругом" борыла да белмәсәң, син командир түгел инде.


    Без, полктан 60 солдат (сержантлар да) бер ай буе Львовта булачак 9 Май парадына әзерләндек. Иртә китәбез аэродромга (урын иркен), сафта йөреп, кич белән генә кайтабыз. Парадка ни өчендер бармадык. Булмады кебек. Шунысын да языйм, парадка буең 170 см булмаса, алмыйлар. Минем буем 172 см. Годен. Алда булачак юл йөрүләрем (сәяхәтләрем, командировкалар), тырышып, яхшы хезмәт итүемнең нәтиҗәләре, дип карыйм.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: