Заря
  • Рус Тат
  • Кыр Шунталысы авылыннан Шәүкәт абый Камаловның “Армия хезмәте” дигән баш астында язылган мәкаләләрен бирүне дәвам иттерәбез

    Кыр Шунталысы авылыннан Шәүкәт абый Камаловның "Армия хезмәте" дигән баш астында язылган мәкаләләрен бирүне дәвам иттерәбез.

    Молдавиягә бару
    1958 елның беренче яртысында Союзга, Украинаның Станислав, хәзерге Ивано-Франковск шәһәренә кайттык. Кайтуга полкны ярты штатка калдырдылар. Миномет расчеты җиде кешедән өч кешегә калды. Еш кына төзү эшләренә дә алып китәләр. Офицерлар өчен өч катлы өй салуда үзем дә эшләдем. Шул ук елның көзендә өч офицерны (лейтенантлар), мине һәм тагын бер сержантны Молдавиягә призывниклар алырга җибәрделәр. Командировка - солдат өчен бәхет. Хезмәт бара. Призывникларны кабул иттек. Пассажир вагоннарына урнаштык. Без - призывниклар белән, офицерлар - икенче вагонда. Призывникларга коры паек бирәләр. Күбесенчә колбаса. Призывниклар паекны алмыйлар, тукталышларда чыгарга рөхсәт кенә сорыйлар. Ашарга, эчәргә төяп кенә керәләр. Эчемлек - виноград шәрабе. Безгә дә өлеш зурдан. Офицерлар безне көтеп торалар. Чемодан тутырып колбаса, консервлар, шәраб кертеп бирәбез. Дөрес, үзебез чамалап кына кулланабыз. Җаваплылык бар, ияләнмәгән хәмергә. Анысы, увольнениегә чыкканда бер-ике стакан шәраб эчә идек. Стаканы 50 тиен тора иде. Бүген инде мине нигә Молдавиягә җибәргәннәр икән, дип уйлыйм. Полкта мин генә түгел бит. Батарея командиры игелегедер инде.

    Кавказга командировка (сәяхәт)
    Юл йөргәндә ничек булган, ниләр күргәннәрнең күбесе хәтердән чыккан. Вакыт үзенекен итә. Хәтернең дә, бәлки, срогы бардыр. Солдат киеме кигәнгә - 61 ел, алыштырганга 58 ел үтте. Кавказга җибәрүләренә хәзер дә төгәл генә җавап таба алмыйм. Бәлки, шулайдыр, дип, фаразлый гына алам.

    1958 елның көзе иде. Срокларын тутырып, өйләренә кайтучы солдатларны озатырга җибәрделәр. 7-8 солдат иде кебек хәтеремдә. Поезд Кавказга бара. Димәк, бу солдатлар да шул яктан була. Солдатлар срокларын тутырганнар, ирекле кешеләр. Мин аларны нәрсәдән, ничек сакларга тиеш булганмындыр. Соңгы тукталыш Пятигорск шәһәре иде. Солдатларны юлда күрмәдем, дисәм, дөрес булыр. Тукталышларда төшәләр, кирәген алалар да, үз эшләре белән мәшгульләр. Үзем тукталышларда чыкмадым да. Ростов-Дон шәһәрендә генә поезд озак торасы булгач, ерак китмичә генә йөреп кайттым. Шулай берничә тәүлек поездда тирбәлеп, хезмәт срогын кыскарттым. Алда командировкалар булачак әле. Командировкаларга еш җибәрүләренең сәбәбен болай дип уйлыйм. Солдат, миномет командиры, батарея старшинасы, взвод командиры урынбасары вазыйфаларын бик яхшы билгеләренә җавап бирерлек итеп өйрәндем. Беләм, сроклы хезмәттәге солдат шуннан югары күтәрелә алмый. Миңа эш бетте кебек. Өйгә кайтарып җибәрсәләр дә була. Бәлки, мине башка өйрәтергә кирәкмәгәнгә, вакыты бушка үтмәсен, дип, командировкаларга җибәргәннәрдер. Җавап бирүче дә кирәк бит. Солдат боерыкны төгәл үтәргә тиеш. Алда миңа Львов, Чернигов, Щепетовка шәһәрләренә барасы бар. Хәзер бу командировкалар үземә дә гаҗәбрәк тоела.

    Щепетовка шәһәренә бару

    Щепетовка - Н.А. Островскийның туган шәһәре. Островскийның "Корыч ничек чыныкты" романы күпләргә таныштыр. Үзем Щепетовкада булганга бу китапны күңелдән өйрәндем дияргә була. Булган бит шундый революция эшенә бөтен җаннары белән бирелгән кешеләр. Островский көзге кар-яңгырда, тездән пычрак ерып, тишек ботинкалар белән урманнан утын ташу өчен тимер юл салалар. Яшәү - якмаган баракта, юеш өс киеме, йоклау - идәндә. Билгеле, Островскийны тиф бәреп ега. Соңыннан паралич суга, сукырая.

    1936 елның 22 декабрендә 32 яшендә үлә. Щепетовка чәчәккә күмелеп утыручы уртача гына шәһәр иде. Йортларның күбесе бер катлы. Кичләрне халык бәйрәмдәге кебек урамда йөри. Бу шәһәр бик җайлы урында урнашкан. Үзәк станция булганлыктан, көнбатышка биш тимер юл китә. Шәһәр көнбатыш гаскәрләрен корал белән тәэмин итеп тора. Шәһәр янында тагын бер шәһәрчек бар. Анда 72 артиллерия склады урнашкан. Складларда төрле калибрлы артиллерия саклана. Иң зурысы - 320 килограммлы снарядларны 22 километрга ата торган пушка. Кораллар - консервациядә. Без, биш солдат, бер лейтенант,++ сроклары чыккан консервация майларын яңага алмаштырабыз. Бу эш ике атнага җитте. Лейтенантыбыз - яшь кеше, ул кичен чыгып китә, иртәнге якта гына кайта иде. Акчасы да бетте, без бирдек. Кире кайтарып тормады инде. 145 сум хезмәт хакын кая бүлеп бетерсен соң?
    Складлар мәйданына асфальт җәелгән, шау чәчәкле аллеяләр, чәчәк түтәлләре. Тыштан караганда шифаханә кебек. Менә шундый иде Островскийның туган шәһәре.

    Әлфия ХӨСӘЕНОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: