Заря
  • Рус Тат
  • КЫРЧЫЛАР ТЕХНИКАНЫ ӘЗЕРЛӘП БЕТЕРӘ

    Урамда чатнама суыклар, ә район хуҗалыклары цехларында һәм ремонт мастерскойларында авыл хуҗалыгы техникасы ремонтлана. Язгы кыр эшләре срогында башлансын өчен механиклар һәм слесарьлар вакытларын бушка уздырмыйлар, яңа авыл хуҗалыгы сезонына тракторлар һәм агрегатлар әзерлиләр. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе инженеры Юрий Михайловбелән бергә без, "Алга" колхозының ремонт мастерскойларында һәм "Алексеевск"...

    "Алга" колхозы мастерское урнашкан Урта Тигәнәледә эш гөрләп бара иде. Унтугыз чәчкечнең унҗидесе инде ремонтланган һәм файдалануга әзер. Механик Рәфис Әмиров һәм эретеп ябыштыручы Айрат Гарифуллин белән бергә биредә өлкән слесарь Әнәс Мөхәммәтҗанов, слесарь-көйләүчеләр Рәфис Хисмиев һәм Рамил Чәпчәков шул эш белән мәшгульләр. Соңгы өч слесарь биредә кыш көне генә эшли. Яз җитү белән тракторларга утырып, ремонтланган чәчкечләрендә һәм культиваторларында басуларны эшкәртәчәкләр.

    - Әгәр техника ватылса, үзебез генә гаепле булабыз, - ди "Алга" колхозының баш инженеры Газинур Вәлиев. - Алар бу агрегатларда үзләре үк эшлиләр, шуңа күрә намус белән ремонтлыйлар. Хуҗалыкта машина-трактор паркы зур, - дип сүзен дәвам иттерә Газинур Вәлиев. - Шуңа күрә мастерской кыш буена эшли. Чәчкечләрне төзәтеп бетергәч, культиваторлар әзерләүгә керешәчәкбез. Бездә алар да 19 ау. Тырмаларны әзерләдек инде, алар 310 данә. Язга якынлашканда агрегатлаштыра (техникага куя) башлаячакбыз. Язга бөтен техника әзер булачак. Әйтергә кирәк, слесарьлар яхшы шартларда эшлиләр: мастерскойда чиста һәм җылы, бу механикларга эшләргә уңайлы булсын өчен бик мөһим.

    "Алга"дан соң Зур Тигәнәледә "Алексеевск" халык предприятиесенең ремонт цехына бардык.

    Анда ике КамАЗ машинасы һәм берничә авыр трактор ремонтта тора иде. Аннан Кыркүлгә юл тоттык, анда ремонт мастерскоеның яңа бинасында техника бар иде инде. Гыйнвар башында хәтта аның түбәсе дә юк, ә территориясендә кар ята иде. Хәзер исә дистәләгән "Беларус" тракторы һәм шуның кадәр үк авыр К-700 парадтагы кебек зур бинада тезелгән. Мастерской үзе таң калдырырлык. Түшәм астына күчмә кран-күтәргечләр өчен рельслар салынган, бусы инде двигательләрне һәм техниканың башка авыр өлешләрен салдырып алу өчен. Киләчәктә бирегә газ кертеләчәк, ул анда уңайлы температура булдырачак. Хәзер исә эшчеләр мастерскойда канәгатьләнерлек температураны саклаучы ике зур тимер мич янында җылыналар. Яңа бинаның өстенлекләреннән берсе шунда: көньяк стенаның бөтен периметры буенча түшәм астында тәрәзәләр куелган. Шуның аркасында көндез ул табигый яктылык исәбенә яктыртыла һәм техниканы электр энергиясен файдаланмыйча ремонтларга булыша. Без яңа мастерскойда хуҗалыкның машина утарын, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау һәм көйләү пунктын карадык, шулай ук тимерче алачыгына кердек. Анда Николай Казаков, Николай Коновалов һәм Роман Кузнецов борынгы заманнардагы кебек зур чүкеч һәм сандал ярдәмендә тырма тешләрен кайрыйлар иде. Тимерчеләр язгы кыр эшләренә 450 дән артык тырма әзерләгәннәр

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: