Заря
  • Рус Тат
  • Кызу эшләр көтә

    Март - язның беренче ае. Кояш көннән-көн ныграк җылыта. Ачыклык булган урыннарда кар инде эреп юкка чыкты диярлек, беренче гөрләвекләр күренә башлады. Көн озынлыгы 2,5 сәгатькә артты, ерак яклардан якын дусларыбыз - сыерчыклар да кайтты. Табигать уяна башлауга, мәгълүм ки, бакчачыларның мәшәкатьләре дә арта. Моңа бәйле рәвештә, үземне кызыксындырган кайбер...

    - Лилия ханым, сезнең җиләк-җимеш, яшелчә, төрледән-төрле чәчәкләр үстерү белән күптәннән мавыгуыгызны беләм, моның өчен һәртөрле әдәбият белән дә танышып барасыз бугай. Март азагы да җитте, сезнеңчә, бу чорда бакчаларда нинди эшләрне соңармый башкарасы бар?

    - Март ае - кар тоту өчен иң уңышлы вакыт, диләр. Бу бигрәк тә суга интеккән бакчачылар өчен актуаль. Нәкъ менә март аенда теплицаларны, су мичкәләрен кар белән тутырып куялар, шифалы кар суы үсемлекләрне җиргә утыртканда бик тә кирәк булачак әле. Икенчесе: кар ярыйсы ук эри башлагач, агачларны аклауга тотынырга мөмкин. Язның чагу кояшы агач ботакларын һәм кәүсәләрне яндырмасын өчен башкарырга кирәк бу эшләрне.

    Агарту өчен гадәттә известь (хлорлы булмасын) алына. Известь эремәсен болай әзерлиләр: чиләктә 2 кг известь һәм 1 кг майлы балчыкны эретеп болгаталар да, шуңа, эремә яхшырак ябышсын өчен, 10 г столяр җилеме яки сыер тизәге өстиләр. Әгәр известь эремәсен ябыштыручы матдәләр кушмый гына эшләсәгез, аклауны апрель аенда да, аннан соң яңгырлар яуган саен яңартырга туры киләчәк. Онытмагыз: үз вакытында агарту җимеш агачларының уңдырышлылыгына булышлык итә. Ә менә май бәйрәме алдыннан гына аклаудан әллә ни файда көтәргә кирәкмәс - бу бары тик агачларга матурлык кына өстиячәк.

    - Лилия ханым, кышлаган җиләкләрне салкыннан ничек сакларга соң?

    - Әйе, бик тә урынлы сорау бу. Әгәр яз иртә килә икән, кар бик тиз эреп-агып бетәргә, кабатланып торучы салкыннарның җиләк төпләренә зур зыян салуы мөмкин.

    Мондый хәл килеп туганда җиләк түтәлен салам, агач чүбе, чыршы ботаклары һ.б. материаллар белән капларга киңәш ителә. Япманы, көннәрнең җылы торуына карап, апрель урталарында - май башларында ачарга мөмкин.

    - Алга таба безне нинди эшләр көтә?

    - Иртә уңыш алу өчен яшелчәләр утыртырга планлаштырсагыз, иң элек парникларны һәм алар утыртыласы туфракны тәртипкә китерегез.

    Җимеш агачлары һәм куакларын санитар кисү көтә бу чорда. Бакчада булган карны бакча җиләге һәм кура җиләге төпләренә өяргә тырышыгыз.

    Карлыган куакларын тикшерергә онытмагыз. Әгәр аларда кабарган-бүртенгән бөреләр күренә икән, аларны юк итәргә тырышыгыз. Болай иткәндә сез бөре талпаныннан котылырсыз.

    Яшелчәләрне иртәрәк чәчәргә исәпләгән түтәлләр өстенә торф яки көл сибеп куйганда яхшырак. Алар карга тизрәк эрергә ярдәм итәчәк.

    - Иртә уңыш алырга өметләнеп, быел помидор орлыкларын февраль башында ук чәчкән идем. Кызганычка каршы, аларның күбесе тишелеп чыкмады, тишелгәннәре дә бик хәлсез, быел уңышсыз калырмынмы? дигән уй күңелгә тынгы бирми. Кемдер помидорны март-апрельдә дә утырта. Мин дә әле утыртсам, соң булмасмы?

    - Теплицаларга утырту өчен помидор, татлы борыч һәм баклажан орлыкларын, әлбәттә, февраль аенда чәчү уңышлы. Ләкин март аенда чәчеп тә, зур уңыш алырга мөмкин.

    Ә менә ачык туфракка утырту өчен (укыганым бар) помидор орлыкларын мартның икенче яртысыннан алып апрель урталарына кадәр вакыт эчендә утыртырга киңәш итә белгечләр.

    Бакча - күпләребез өчен тәҗрибә урыны да ул. Шуңа да без анда ел саен нинди дә булса яңадан-яңа үсемлекләр, яңа сортлар үстереп карарга омтылабыз. Бу помидорларга да кагыла, әлбәттә. Соңгы дистә ел эчендә, үзегез дә белеп торасыз, әллә никадәр яңа гибрид сортлар барлыкка килде, алар элеккеләреннән төрле чирләргә каршы торучанлыклары, салкынга чыдам булулары, югары уңыш бирергә сәләтле, хәтта декоратив булулары, һ.б. өстенлекле яклары белән аерылып тора. Моннан тыш, соңгы чорда помидорлар турында сүз чыкканда, безгә еш кына детерминат һәм индетерминант сортлар дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Бу ике сүз шуны аңлата: детерминат үсентеләр билгеле бер күләмдә ботаклар үстергәч, үзләренең үсешен тоткарлый һәм ачык туфракка утырту өчен файдаланыла. Индетерминант сортларда исә төп сабакның үсеше озак вакыт дәвам итә. Мондый сорт помидорлар югары уңыш бирергә сәләтле һәм аларны ябык грунтка, ягъни теплицаларга утыртырга киңәш ителә.

    - Помидор үсентесен ничек үстерергә?

    - Еш кына сатып алган орлыкларның күп өлеше "буш" була. Шуңа да, үсентесез калмас өчен, аларны башта тозлы суга салып карарга кирәгер. Моның өчен бүлмә температурасындагы 1 стакан суга 1 ч.к. тоз салабыз һәм шуңа помидор орлыкларын салып болгатабыз. Стакан төбенә төшеп ятканнары утыртырга ярый дигәнне аңлата, өскә күтәрелгәннәрен исә алып ташларга киңәш ителә. Тозлы судан алгач, утыртасы орлыкларны чайкатырга онытмагыз.

    Орлыкларны "Байкал-Эм1" препараты (башка махсус препаратлар да ярый) кушылган су салып юешләтелгән тукымада 10-12 сәгать дәвамында яткырганнан соң алдан әзерләп куелган тартмага (1 см тирәнлектә, араларын 2-3 см калдырып) туфракка чәчәбез. Тартманы якты һәм җылы урынга (20-23 градус җылылык таләп ителә) урнаштырабыз.

    7-10 көннән соң беренче үсентеләр баш калкытыр. Алар 5-7 см га кадәр үскәч, помидор үсентеләрен яртылаш туфрак салынган 400 граммлы стаканнарга күчереп утыртабыз.

    Үсеш барышында үсентеләргә аз-азлап туфрак өсти барабыз, кирәк икән, ян-яктагы яфракларын өзеп ташлыйбыз. Атнасына бер тапкыр сыек органик ашлама белән тукландырабыз.

    Үсенте 30-40 см биеклеккә җиткәч, без аны, көчле тамыр системасы үстерү өчен, 1 литрлы савытларга күчереп утыртабыз. Әгәр сез үсентене май башларында ук теплицага утыртырга планлаштырасыз икән, соңгы операцияне башкарып тормасагыз да була.

    - Ачык туфракка помидорларны кайчан утыртырга ярый соң?

    - Урыслар ырымына ышансаң, алар халкы 40 салкын-кырау үткәннән соң гына помидорларны ачык һавага утыртырга ярый дип әйтәләр. Фәнни әдәбиятта да бу 10нчы июньнәргә туры килә. Шулай да без хәзер ашыгырга күнеккән, матур кояш күренде исә, тизрәк утыртып калырга тырышабыз. Шуның белән кайбер елны төнлә бик салкынайту аркасында, үсентеләрне өшергә мәҗбүр итәбез. Үземә килгәндә исә, июньнең беренче атнасында парниктан калган помидорларны җиргә чыгарып утыртам. Аллага шөкер, яхшы уңыш бирәләр үзләре!

    Лилия ханым, киңәшләрегез өчен рәхмәт сезгә, бакчаның никадәр зур хезмәт таләп итүен, мәшәкать икәнен яхшы беләм, шуңа күрә бу хезмәттән тәм һәм ямь табып, быел да мул уңыш үстерүегезне теләп калам.

    Әңгәмәдәш - Суфия Хөснетдинова

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: