Заря
  • Рус Тат
  • Кызыл Чишмә авылында тыл хезмәтчәннәренә һәм сугыш чоры балаларына һәйкәл ачылды

    Кызыл Чишмә авылында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашкан сугышчыларга, тыл хезмәтчәннәренә һәм сугыш чоры балаларына һәйкәл ачылды.

    Яңгыр явып торуга да карамастан, бу көнне иртәдән бөтен Татарстаннан авыл кешеләренең балалары, оныклары һәм кунаклар һәйкәлне тантаналы төстә ачуга җыелды. Хәзер аларга үзләренең якыннарын искә алып чәчәк куярга урын булды.
    Чараны Алексеевск районы имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вальщиков ачты. Район башлыгы исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Николай Чурин котлады.
    Шулай ук котлау сүзләре белән әлеге эшне башлап йөрүчеләр Алмаз Яруллин һәм Искәндәр Миңгалиев, Салават Әхмәтҗанов, Ралиф Зарипов, Зур Полянка авыл җирлеге башлыгы Тамара Иванова, Бәдертдин Шәйхетдинов, Гөлшат Тукмакова һәм районның башка җәмәгатьчелек вәкилләре чыгыш ясады.
    Митингта катнашучылар бер минут тын торып һәм чәчәкләр куеп, авылдашларын искә алдылар.
    Инициаторлар теләге белән һәм шул авылда туып үскән битараф булмаган авылдашлар ярдәмендә булачак һәйкәл тирәсен төзекләндерү өчен җир кишәрлеге бирергә һәм һәйкәл төзергә карар кабул ителде.
    Яңа һәйкәл әлеге авылның элеккеге кешеләре, аларның балалары, оныклары җыйган акчага төзелгән. Мемориаль тактага фронтка киткән 39 кешенең генә түгел, ә бәлки 60 тыл хезмәтчәне һәм 59 сугыш чоры баласының исемнәре дә язылган.
    Җыелучылар Искәндәр Миңгалиевка, Дамир Яруллинга, Рөстәм Гайнетдиновка, Наил Гафуровка, Наилә Гафуровага, Айрат Волковка, Гөлшат Тукмаковага, Эльмира Сафинага, Әсхәт Гатинга, Юра Гурьяновка, Фоат Вәлиевка һәм Әнвәр Валдаевка аерым рәхмәт сүзләре әйттеләр.
    Бераз гына авылның тарихы турында сөйләп китәм: ул Алексеевск-Нурлат юлында, Зур Тигәнәле авылыннан ерак түгел җирдә урнашкан. Узган гасырның 80 нче елларында Кызыл Чишмәдә 40 ка якын хуҗалык булган.
    Вакыт узу белән кешеләр авылдан республиканың зур калаларына күчеп киткәннәр. Хәзерге вакытта җиде өй калган, аларда кешеләр яз, җәй һәм көз көннәрендә генә яшиләр. Авылда зират бар, аны карап-төзәтеп торалар. Биредә хәзер дә кешеләрне күрше авыллардан, Казаннан һәм республиканың башка урыннарыннан алып кайтып җирлиләр.
    Һәр ел саен май аеның соңгы шимбәсендә бөтен кеше үлгәннәрне хөрмәтләп искә алу, зиратны җыештыру, яңалыклар турында сөйләшү һәм әлеге урыннарның тарихын балаларына сөйләү өчен бергә җыела.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: