Кыр Шонталысы авылы мәдәният йортында шундый исем астында чара үткәрелде
Гармунлы һәм уенлы “Аулак өй”
Һәр милләт үз җирлегендә барлыкка килгән һәм буыннан-буынга күчә торган гореф-гадәтләрен, кешеләрнең яшәү рәвешләрен, үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен, карашларын, зәвыкларын сакларга омтылган.
Тормыш–көнкүрештә билгеле бер йолалар үтәү, гореф-гадәтләрне тоту һәм бәйрәмнәр үткәрү барлык милләтләргә дә хас. Ул әлеге милләт мәдәниятенең мөһим бер өлеше булып исәпләнә. Гореф-гадәтләр борын-борыннан халык тарафыннан үтәлеп килә торган бәйрәмнәрне, йолаларны үз эченә ала. Билгеле бер йолаларның үтәлеп килүе җәмгыятьне дә тотрыклы итә, алардан башка халык тулы кыйммәтле тормыш белән яши алмый.
Халык бәйрәмнәре, йолалары – кешене тормыш тәртипләренә һәм таләпләренә күнектерергә ярдәм итә. Эш шунда ки, ул бәйрәмнәрне халыкның олысы-кечесе бергәләп уздыра. Яшь буын бәйрәмдә катнашу тәртибен кечкенәдән үк өйрәнеп үсә. Һәр кеше, табигый рәвештә, үз-үзен тоту гадәтләрен үзләштерә, милли тәрбия ала.
Шулай итеп, милли йолаларыбыз, бәйрәмнәребез милли хисләр формалашуда, милли горурлык тәрбияләүдә әһәмиятле урын тоталар.
Халкыбызның гореф-гадәтләре, йола, бәйрәмнәре, әлбәттә инде, буш җирлектә тумаган. Алар арасында елның төрле вакытларына, дини йолаларга, тормыштагы үзгәрешләргә бәйле барлыкка килгәннәре дә бар. Мәсәлән, безнең татар халкында елның төрле вакытлары белән бәйле рәвештә барлыкка килгән Нәүрүз (язны каршылау), Нардуган (кышны каршы алу) бәйрәмнәре ерак гасырлардан күчә-күчә хәзерге көннәргә килеп җиткәннәр. Татар халкы ислам дине белән бәйле бик күп дини бәйрәмнәрне дә олылап үткәрә. Аларның иң зурлары: Ураза гаете һәм Корбан гаете бәйрәмнәре.
Сулар аккан кебек, чорлар, еллар үткән. Татар халкы бик күп тормыш сынаулары үтеп, бүгенге көнгә дә килеп җиткән. Кайчандыр югалуга дучар ителгән милләт туган телен саклап, алга таба атлаган. Гасырлардан-гасырга, буыннан-буынга, әби-бабайдан әти-әнигә, әти-әнидән балага үзләренең борынгы бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын югалтмыйча тапшырып килгән, һәм алар, күпмедер дәрәҗәдә үзгәреп, югалып бетә язып, безнең көннәргә дә килеп җиткән.
Бүгенге көндә милли бәйрәмнәребез, йола, гореф-гадәтләребез яңадан торгызылып, яңартылып, заман төсмерләре биреп үткәрелә башлады. Менә шушы бәйрәмнәрнең берсе “Аулак өй” яз бәйрәме көннәрендә районыбызның Кыр Шонталысы авылы мәдәният йортында үткәрелде. Бәйрәмчә бизәлгән залга кичке якта халык агылды. Җыр- биюдән башланып киткән бәйрәм хатын-кызларыбызны ике төркемгә бүлеп ярыштыруга барып җитте. Такмаклар да әйтелде, табышмаклар да уйналды, гармунга кушылып халкыбыз җырлары да җырланды. Биюләре дә биелде. Ә алда иң кызыгы: уеннар иде. Мәдәният йорты директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлим Миңдубаев: “Халкыбызның элек-электән кичке уеннарда уйналаган тугыз уенын искә төшердек. Шуларның берничәсен бүген уйнап карыйбыз”, - диде, – Каравай, Арыш, Терсәк, Күпер асты уеннары иде болар. Халык бергә җыелып уйный торган күмәк җырлы-биюле уеннар. Олырак яшьтәге апаларыбыз хәтерлиләр икән аларны. Яшьләребез дә рәхәтләнеп уйнадылар. Бу уеннарның кызыклы булуларын искәртеп үттеләр. Бәйрәм саен уйнарга кирәк диеп тә килештеләр.
Бәйрәм сый-хөрмәтсез булмый инде. Татар халык ашларыннан сыгылып торган өстәл артына утырып аралашып чәй эчү дә күңелле үтте. Әниләребезгә багышланган җырларны гармунга кушылып җырлау да халыкка рух күтәренкелеге бирде. Элек авылларда дистәгә якын гармунчы булган. Алар бер-берләре белән ярышканнар. Ә хәзер авылларыбызда гармунчылар юк дәрәҗәсендә. Ә Кыр Шонталысы бу яктан да алдынгы. Монда гармунчылар бар! Әлеге бәйрәмнең дә иң югары аһәңе Әлим абый уйнавында гармун тавышы булды.
Шушы бәйрәмне оештырган мәдәният хезмәткәрләре Әлим Миңдубаевка, Илкәй Җиһаншинага, “Ләйсән” ансамбле коллективына авыл халкы, “Ак калфак” җәмгыяте хатын-кызлары исеменнән дә рәхмәт.
Районыбызның һәр татар авылында “Ак калфак” эшләрен җитәкләүче хатын-кызларыбыз билгеләнгән. Әлеге авылда Гөлара ханым лаеклы ялга китү сәбәпле, әлеге вазыйфа Илкәй Җиһаншинага тапшырылды.
Кыр Шонталысында тырыш, ачык йөзле, шат күңелле халык яши. Әле күптән түгел генә филармония артистлары килеп китүгә дә карамастан халык тагын мәдәният йортына җыелган. Җырлап-биеп күңел ачалар. Кыскасы, эшли дә, ял да итә беләләр.
Татар халкының иҗатын, гореф-гадәтләрен, җыр-биюләрен халык белә, хөрмәт итә икән, милләт яши, милләт яшәгәч, тел яши, ягъни тормыш дәвам итә. Шулай булсын! Киләчәккә якты өметләрдә калыйк!
Алсу Нәҗметдинова, Бөтендөнья татар конгрессына караган “Ак калфак” җәмгыятенең Алексеевскидагы җирлеге җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев