Заря
  • Рус Тат
  • Көзге культуралар чәчүт өгәлләнде

    Районда бөртекле культуралар урып-җыю, көзге культуралар чәчү тәмамланды. Ләкин авыл хуҗалыгы эшләре дәвам итә: шикәр чөгендерен алу бара, бөртеккә кукуруз уру үзенең сәгатен көтә.

    Быел бөртекле культуралардан рекордлы - 151329 тонна уңыш җыеп алынды. Ашлыкның тулай җыемы игенчеләрне сөендерде. Уңышлылык та әйбәт - һәр гектардан 34 центнер. Көзге культуралар районда гомуми бөртекле ашлык басуының 40 процент мәйданында чәчелде. Нигездә ул - бодай.

    Бу атнада район хуҗалыклары көнбагыш һәм сояны тамырдан киптерүгә керештеләр.

    Ә менә "Алексеевск" халык предприятиесе хуҗалыгында быел әле тагын мең гектар шикәр чөгендере үстерергә дә (районда аның күптән үстерелгәне юк иде) карар иткәннәр. Уңышы карап туйгысыз! Һәр гектардан 350 центнер! Бу эш өчен хуҗалык куәтле немец техникасы - "Rопа" чөгендер алу комбайны сатып алган. Авыр эшне комбайн җиңел башкара. Чөгендерне җирдән казып ала, яфракларын кисә, чиста чөгендерне - аерым, яфракларын аерым сала. Агрегат артыннан чиста кыр калып бара. Бу техника югары төгәллектәге асылмалы җиһаз һәм эшкәртү системалары белән җиһазланган. Шикәр алу комбайны җыеп алынган уңышны мөстәкыйль рәвештә эшкәртеп, әзер чималны эшкәртү өчен предприятиеләргә озата. Катлаулы асылмалы җиһазлы әлеге машина чөгендерне җыеп алырга, чистартырга һәм беренчел эшкәртергә мөмкинлек бирә.

    "Rора" чөгендер алу комбайны тамыразыкларны актив җыйганда ягулыкны сарыф итү ягыннан экономиялелеге белән аерылып тора. Әлеге машиналар функционалында хәтта махсус экономияле эш режимы да бар.

    Ягулык куллануны азайту, үз чиратында, авыл хуҗалыгы җитештерүчесенә продукциянең үзкыйммәтен киметергә мөмкинлек бирә. Зур чәчү мәйданнарында һәм катлаулы шартларда эшләү өчен "Ropa" комбайны шактый габаритлы өстәмә агрегатлар белән җиһазланырга мөмкин. Уңышны җыеп алуның нәтиҗәлелеген күтәрү өчен шушы авыл хуҗалыгы машиналары төрле киңлектәге рәтләрдә яфракларны контроль кисү функциясеннән файдалану мөмкинлекләре булган чөгендерне казып чыгаргычлар белән җиһазлана.

    Әлеге техникада эшләүнең нинди уңайлы булуы турында сөйләп торуның кирәге бармы икән?

    Районның иң яхшы комбайнчылары

    «ВЗП» дан Ганин Александр (Мега204), Иванов Николай (Акрос 585) һәм Захаров Иван (Акрос 585); "Төньяк ВЗП"дан Максимов Вячеслав (Мега 360) һәм Левин Валерий (Лексион 570); "Биләр ВЗП"дан Карпухин Сергей (Торум 750) һәм Исаев Анатолий (Мега 370); «Элита"дан Султанов Алексей (Кейс 2360) һәм Чубаков Алексей (Кейс 2360); "Родина" колхозыннан Тюкарев Владимир (Акрос-550), Шәймәрданов Рәфис («ПалессеGS12» КЗС-1218) һәм Прокопьев Петр (Акрос 530); "Алексеевск" халык предприятиесеннән Хисмәтов Рәфгат (Лексион 560) һәм Пётр Зайцев (Лексион 560); "Алга" колхозыннан Мөхәммәтҗанов Әнәс (СК-5 "Нив"), Вәлиуллин Ирек (ДОН-1500) һәм Ситдыйков Ринат (ДОН-1500); "Хәмитов Р.М." КФХдан Пеньковцев Анатолий (CLAASTUCANO-430); "Төньяк ВЗП" ЧҖҖдан Васильев Владислав (Лексион 570); "ВЗП"дан Балясников Сергей (Мега 360).

    Иң яхшы механизаторлар

    "ВЗП"дан Бочкарев Виктор (КСУ-1) һәм "Алга" колхозыннан Садыйков Ильяс (МакДон)

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: