Заря
  • Рус Тат
  • Лебединолыларның кем һәм нәрсә белән горурланырлыклары бар

    Җирлекләрдә узган елда эшләнгән эш турында хисап ясарга старт бирелде. Беренчесе район активы катнашында Лебединода узды.

    Лебединолыларны сайлау тикмәгә генә түгел. Район башлыгы Владимир Козонков үзенең чыгышында, җирлектә үзара салым программасы буенча яхшы эшләделәр һәм алган акчаны грамоталы файдаландылар, дип басым ясап үтте. Газета лебединолыларның уңышлары турында бер тапкыр гына хәбәр итмәде инде. Ә аларның нәрсәгә ирешүләре закончалыклы хәл. Җирле хакимият инициативасы белән бергә халыкның аңлавы һәм хуплавы яхшы климат тудырды, ул соңгы елларда территориядә сизелеп тора.
    - Әлеге эш планлы булырга һәм "Стратегия-2030" кысаларында үсәргә тиеш. Күп нәрсә эшләнә, ләкин алга тагын да катлаулырак бурычлар куела. Ә максат - авыл кешеләренең тормышын лаеклы итү. Мисалга, быел Новоспасскидан Кыркүлгә 12 километрга якын озынлыкта вак таштан юл салачакбыз. Бу Лебедино һәм Новоспасскида яшәүче эшчеләрне "Алексеевское" халык предприятиесенә тиз һәм уңайлы алып барып җиткерергә мөмкинлек бирәчәк. Районда да төзелешләр күп булачак, - диде Владимир Константинович. Район башлыгы авыл кешеләренә активлыклары өчен рәхмәт әйтте.
    Хисап сессиясенең азагында җирлек башлыгы Юрий Тюкарев кайбер лебединолыларны (алардан башка муниципалитет уңышка ирешә алмаган булыр иде) рәхмәт сүзләре һәм кыйммәтле бүләкләр белән билгеләп үтте. Болар - быел алтын туйларын билгеләп үтәчәк Костеевлар һәм Ерохиннар, яшьләр белән уңышлы эшләүче Максимов; җәмәгать эшләрендә катнашучылар Валерий Курочкин һәм Татьяна Гришина; төзекләндерүдә карусыз Павел Мамонтов, Александр Рабекин һәм Николай Шубин.

    Чарадан башка фотолар һәм видео- материаллар

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: