Заря
  • Рус Тат
  • Лилия белән Габделхәй Асаеновларның күп балалы гаиләсе

    Яшәүнең кыйммәтен аңлыйлар алар Мин бу гаилә белән әле күптән түгел генә таныштым. Бу - Лилия белән Габделхәй Асаеновларның күп балалы гаиләсе. Бик тырыш һәм уңган-булган, бәхетле һәм тату гаилә бу.

    Алар безнең Алексеевск бистәсенә моннан берничә ел элек Казахстаннан күчеп кайтканнар һәм үзләре инкубаторлар сатып алып, күп иттереп кош-корт асрап саталар. - Беренче тапкыр 2014 елда үзебез өчен генә Интернет аша кечкенә инкубатор сатып алып, Казаннан бройлер тавык йомыркалары кайтарттык, - ди Лилия ханым. - Әле бирегә күчеп кенә кайткан чак, ничек тә яшәргә кирәк. Гаилә дә зур.

    Баштан йомыркалары яхшы булырмы, эшем барып чыгармы? дип курыктым. Безне йомырка белән тәэмин итеп торучы ышанычлы кеше булып чыкты. Беренче елны үзебез өчен бройлер чебешләр чыгардым, ә икенче елда инде кешеләргә дә сата башладым. Сезонга биш-алты тапкыр чыгарабыз.

    Район газетасына берничә тапкыр белдерү бирдем. Кешеләр алдан шалтыратып ала башладылар. Чистайдан, Масловка, Кызылъяр авылларыннан да киләләр. Сорау зур булганлыктан, икенче инкубатор сатып алырга туры килде. Бройлер чебешләр чыгарырга - 700, каз, үрдәк бәбкәләренә, күркә балаларына 200 әр йомырка куям. 75 процент чыга. Шуларны сатабыз да, үзебезгә дә калдырабыз. Шунлыктан итсез, йомыркасыз торганыбыз юк. Безгә дә, кешеләргә дә яхшы…

    Аларда нинди генә кош-корт юк: алар күркәләр, эреле-ваклы бройлер чебешләр һәм тавыклар, төрле нәселле ак һәм соры казлар, эре һәм вак күркәләр, индоуткалар, хәтта бытбылдыкларга кадәр асрыйлар. Минем бытбылдыкларны беренче тапкыр күрүем иде.

    Аларга карап, шаклар каттым. Үзләре шундый кечкенәләр, гәүдәләренең озынлыгы 20 см га кадәр, авырлыклары 70-100 г. Алар көрәнгә кара чуар төшкән йомыркалар салалар. Ә йомыркалары бик тә файдалы.

    Алар шундый кызыклар, читлекләре янына кеше килгәнне яратмыйлар, чыркылдаша башлыйлар. Читлекнең тышкы ягына су эчү өчен улак куялар, ризыклары да шунда ук. Балалары туганда бармак башы кадәр генә була икән. Аларга ризыкны Казаннан махсус барып алалар.

    - Япониядә иртә белән балаларга ике бытбылдык йомыркасы пешереп ашаталар, ирем дә иртән эшкә киткәндә ике йомырка ашап китә, файдасын бик күрә, кан басымын төшерә, иммунитетны күтәрә, балаларның акыл сәләтен үстерә, хәтерне яхшырта...

    Инде баштарак әйтеп киткәнемчә, Лилия белән Габделхәй биш бала: дүрт кыз һәм бер малай тәрбияләп үстергәннәр. Өч кызлары инде кияүдә. Алты оныклары бар. Ә кечкенәләре Рәсим белән Әминә дүртенче һәм өченче сыйныфка баралар.

    Яхшы укыйлар, тәртиплеләр, сүз тыңлый торганнар. Ә олы кызлары ирләре белән килеп, бөтен эшләрен эшләп китәләр: печән әзерләшәләр, бакчада эшлиләр. Кечкенәләре дә кул арасына кереп, хезмәт тәрбиясе алып үсәләр…

    Алар 2012 елда бирегә Казахстаннан күчеп кайтканнар. Лилия - Казахстанда, ире Габделхәй Таҗикстанда туа. Лилиянең әбисе (әтисенең әнисе) Чистайда туып үскән, Чистайда яшәгән. Бабае Уфадан. Иркутскида алтын приискында эшләгән, бәхет эзләп, Казахстанга киткәннәр, алты бала тәрбияләп үстергәннәр.

    Ә Лилия белән Габделхәй бирегә ничек килеп чыкканнар соң? Туганнарына кунакка кайткач, аларга биредәге тормыш, татар мохите ошаган. Ике тапкыр кайтып киткәннән соң бирегә кайтып төпләнергә карар итәләр.

    Монда баштан тугызау кеше фатирында торалар (Лилия ханым эшкә повар булып «Эдем»га урнаша), аннары «Оазис»ның тулай торагында яшиләр. Бу өйне сатып алганчы төрле кешеләрдә йөриләр.

    - Кирәк чакта Гөлнур Сафина бик булышты, - дип сүзен дәвам иттерә Лилия ханым. - Ул бик яхшы, ярдәмчел кеше. Аңа рәхмәтебез чиксез.

    Бер әбидән иске генә, йөз еллык өй сатып алалар һәм хәзер шул өйне блоклар белән әйләндереп алып, яңартып төзиләр. Балаларын татар телендә, татар мәдәниятендә тәрбияләргә тырышалар алар. Казахстанда гел казахча гына сөйләшкәннәр, ә балалары мәктәптә казахча гына укыган.

    Шул йөрәкләрен әрнеткән аларның. «Ә монда рәхәтләнеп үз телебездә, татар телендә сөйләшәбез, кешеләр белән татарча исәнләшеп йөрибез. Бу безгә бик зур шатлык бирә», - диләр алар.
    Лилия ханымның әйтүенчә, ире дә бик җайлы, тәртипле кеше. Ул
    Таҗикстанда туып-үсә. Казахстанга апаларына кунакка килгәч, анда Лилия белән таныша.

    Бераз очрашып йөргәннән соң, бер-берсен яратышып, өйләнешеп тә куялар. Ике кызлары, бер уллары (16 яшендә үлә) туа. Анда сугыш башлангач, Казахстанга күчеп кайталар. Казахстанда Лилиянең әнисе белән яшиләр. Аннары өй сатып алалар. Малайлары үлгәч, өч кызлары кала. Нәселне дәвам иттерү өчен малай кирәк булганлыктан, тагын бер кызлары һәм бер малайлары туа. Менә шулай итеп, биш балалары дөньяга килә.

    Бик тырыш гаилә, дип әйткән идем инде. Бакчада үзләренә җитәрлек бөтен яшелчәне үстерәләр. Әле тагын сөт өчен ике кәҗә дә асрыйлар. Кыскасы, сөт, катыкны, эремчекне һәм каймакны кибеттән сатып алмыйлар - барысы да үзләренеке.

    Алар балаларын кырыс итеп, туган телебезгә карата мәхәббәт уятып, татар рухында тәрбияләргә тырышалар. Лилия үзе гаиләсен бик тәмле ризыклар белән сыйлый. Ул манты, пылау, бишбармак, өйдә үстерелгән бройлер тавыктан токмачлы ашлар пешерә. Кызларын да төрле тәмле ашлар пешерергә, хуҗалыкны алып барырга өйрәтеп үстерә. Кияүләре хатыннарыннан канәгать.

    Үзара мөнәсәбәтләргә килгәндә, гаиләдә савыт-саба шалтырамыйча тормый инде ул. Ләкин ачулары озакка бармый, биш минуттан ук сөйләшә башлыйлар. Ире «Алексеевскдорстрой»да эшли, 32 ел бергә гомер кичерәләр. Лилиягә августта 50 тула (ләкин аңа әлеге яшьне бирмисең, ул бик яшь күренә), иренә 58 яшь тулган. Бөтен эшне бер-берсе белән киңәшләшеп, бер-берсенә ярдәм итешеп башкаралар.

    «Моның кадәр төрле-төрле кош-кортны, кәҗәләрне ничек карап өлгерәсез?» - дип сорагач, тырышырга туры килә инде, өйгә беркем дә китереп бирми бит, дип җавап бирде ир белән хатын.

    Зарланырга яратабыз, "Акча җитми",- дибез. Төрлебез бар, һәркем үзенчә хаклы. Лилия белән Габделхәй Асаеновлар кебек гаиләләр белән очрашкач, фикер нык үзгәрә. Яшәүнең кыйммәтен аңлый башлыйсын. Ә анысы бик гади: киңгә- киң, тарга бик тар бу дөнья. Киңгә керү өчен Асаеновлар кебек колачларга кирәк. Көчең җитсә, билгеле. Тормышның бар матурлыгы әнә шул вакытта күренә…

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: