Заря
  • Рус Тат
  • Маташовлар – иң яхшылары!

    Шимбә көнне, 26 ноябрьдә, Казан шәһәрендә, "Пирамида" күңел ачу комплексында XII "Нечкәбил" конкурсының финалы булып үтте. Әлеге конкурста Алексеевскидан Маташовлар гаиләсе җиңүче булды.

    Әлбәттә бу җиңүгә гаилә бик озак тырышты. Иң элек бөтен республика буйлап 43 гаилә арасыннан сайлап алуны үттеләр, Маташовлар һәм тагын 11 конкурсант конкурс финалына чыктылар. "Пирамида"га китәр алдыннан төрле чараларда чыгыш ясадылар, интернет-тавыш бирүне үттеләр, рәсем конкурсында катнаштылар һәм әле тагын бик күп репетицияләр ясадылар. Вакыт шуны күрсәтте: тырышлыклар бушка китмәгән, тамашачылар аларның Казан үзәгендәге чыгышларын "әфәрин", "булдырдыгыз" кебек хуплау сүзләре белән озак алкышладылар. Ә жюри әгъзалары аларны байлар Сабасыннан килгән Галимовлар гаиләсе белән бергә җиңүчеләр дип тапты.

    Маташовларның чыгышларының исеме "Русь колокольная" иде. Анда кыңгырау чыңының мөһимлеге турында сөйләнде. Алексеевск благочины правослау яшьләр бүлегенең җитәкчесе Ирина Маташова үзенең чыгышы өчен Болгар һәм Казан шәһәрләрендәге яшьләр лидерларын чакырган. Болар: Максим Волков, Артем Гаранин, Иван Шаповалов. Малайлар шундый матур сәхнәләштерелгән күренеш тәкъдим иттеләр, Ватаның өчен көрәшкә кыңгырау чакыргач ничек ашыгырга кирәклеге турында. Георгий Курятников һәм Антон Тарасов Алексеевск чиркәве өчен махсус китертелгән кыңгырауларда уйнап күрсәттеләр. Ә Татьяна Мишагина җитәкчелегендә "Виктория" хореография коллективы кызлары әлеге гаиләнең чыгышын тагын да бизәделәр. "Свет миру" правослау яшьләр бүлеге катнашучылары Влада Тулаева, Ольга Макеева, Ульяна Чурашова сәхнәдә кешенең рухи тормышына кагылышлы күренеш күрсәттеләр. Ә Вероника Мартынова һәм Егор Чурашов кыңгыраулар күргәзмәсе күрсәттеләр, беразын жюри әгъзаларына да бүләк иттеләр.

    Ә тамашачыларны иң таң калдырганы шул булды, "Мотобратия во Христе" байкерларының лидеры булып торган иерей Илья үзенең хатыны Ирина белән бергәләп "Пирамида" сәхнәсенә мотоциклда килеп чыктылар. Алар артынан правослау байкерлары Денис Ветошкин һәм Рөстәм Нуретдинов озатуында аларның балалары да чыкты.

    Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова, беренче тапкыр "Алтын нечкәбил" конкурсында ике катнашучы да бертигез баллар җыйдылар, алар: Ирина Маташова һәм Байлар Сабасыннан Гөлнара Галимовалар.

    Ирина Маташова әле тагын "Рухилык" номинациясендә җиңгән өчен дә бүләк алды, шулай ук "Нечкәбил" конкурсының рәсми сайтында интернет-тавыш бирүдә җиңгән өчен дә химаячылар аерым бүләк бирде, шулай ук Милли ата-аналар ассоциясе дә бүләксез килмәгән. "Ижминводы" шифаханәсе баш табибы Роза Снадина Маташовлар гаиләсенә үзләренең шифаханәләренә җиде кешегә юллама бүләк итте. Бүләк тапшырганда, Роза Мөнәвировна барлык катнашучыларга да гаиләләрен саклауны һәм бер-берләрен хөрмәт итүне теләде.

    Конкурс безгә бик күп нәрсә бирде, -ди биш бала әнисе Ирина Маташова. - "Нечкәбил"гә әзерләнгәндә без бердәм булдык, бер-беребезнең башка яңа якларын күрдек. Мәсәлән вальс һәм танго биергә өйрәндек. Безнең белән булган бу көннәр бер әкияти мизгел кебек артта калды.

    Ә иң мөһиме, без биредә катнашып, бүгенге көндә дә Аллаһы Тәгаләгә сыенган, ышанган күп балалы гаиләләр барлыгын күрсәтергә теләдек.

    Минем өчен тавыш биргән, минем белән сәхнәдә булган, мине хуплаган миңа ярдәм иткән барлык кешеләргә зур рәхмәтемне белдерәм. Аеруча Анна Трошинага, Мәдинә Изделюковага, Елена Метельковага, Вадим Захаровка чыгышларымны әзерләргә ярдәм итүләре өчен рәхмәт.

    Иерей Илья да, - без үзебез генә бер нәрсә дә эшли алмаган булыр идек, -ди.

    -Бу конкурс тагын бер тапкыр бар дөнья һәм Аллаһы Тәгалә ярдәме белән генә барлык сынаулар үтеп булуны күрсәтте. Без, кыңгырау кагучылар, байкерлар, яшьләр бүлеге җитәкчеләр "Пирамида" баскычларыннан мотоциклны өскә менгезүебез генә дә ни тора, бер үзең генә сугышта сугышчы була алмыйсың шул.

    Чын күңелдән район җитәкчелеге Владимир Козонковка, Павел атакай Чурашовка, Николай Леденцовка, Илшат Сәйдәшевка конкурста катнашырга зур ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт. Аллаһы Тәгалә сезне сакласын!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: