Заря
  • Рус Тат
  • Мәдинә Маликова белән очрашу

    Мәдинә Маликова белән очрашу.

    Кайда безнең чишмә башы

    Туктап калган агышы...

    Югалган чишмәләр кебек

    Безнең милләт язмышы...

    Таңнарда чыгып эзләсәм

    Табармын чишмә башын.

    Кайда безнең чишмә, диеп

    Сайрыйдыр сандугачым...

    -Татар халкының чишмә башы аның борынгыдан килгән халык авыз иҗатында, җырларында, шигырьләрендә, әкиятләрендә, әсәрләрендә чагыла. Чишмәләрне карап, сафландырып тормасаң, алар матурлыкларын, муллыкларын югалталар, агуларыннан туктыйлар.

    Шуның кебек үк чишмә башы булган әсәрләребезне дә сакламасак, яңаларын өстәмәсәк, телебез, милләтебез дә алга баруыннан туктар иде кебек, - дип язып киткән Бөтендөнья татар конгрессы кысаларында эшләп килүче «Ак калфак» җәмгыятенең Алексеевскидагы җирле җитәкчесе Алсу Нәҗметдинова үзенең Мәдинә Маликова белән очрашу турындагы язмасын.

    - Туган телебезне саклауга бүгенгесе көндә кемнәр үзеннән өлеш кертә соң? Милләтебез язмышы өчен көрәшүчеләр кемнәр, - дип дәвам иттерә ул. Болар, иң беренче чиратта, гаилә, икенчедән, тәрбиячеләр, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре, җәмәгать эшлеклеләре, шагыйрьләр, язучылар... Һөнәр ияләре фидакарьлек белән хезмәт итсәләр, аның бөреләре дә бик тиз җанлана, үсеш ала.

    Бүгенге язмам язучылык һөнәренә багышлана. Борынгыдан алып, бүгенге көнгәчә татар халкында бик күп язучылар, шагыйрьләр исәпләнә. Милләтебез сагында армый-талмый хезмәт итүчеләребез бар. Шуларның берсе шушы көннәрдә районыбызда очрашуда булып китте.

    Бистәбезнең Г. С.Боровиков исемендәге 3нче мәктәбендә узды бу бик күңелле бай эчтәлекле очрашу. Районыбызга беренче тапкыр халкыбызның мәшһүр язучысы Мәдинә ханым Маликова килде. Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы, районыбызның Кыр Шунталысы авылында туып үскән Надия ханым Шәйхетдинова белән берлектә килгән иҗат төркемен районыбызның мөхтәрәм халкы, ветеран укытучыларыбыз, район мәктәпләренең татар теле укытучылары, татар төркемнәрендә белем алучы укучылар бик җылы кабул иттеләр, бирелеп тыңладылар, кызыксынган сорауларын яудырдылар.

    Очрашуны 3нче мәктәпнең әйдәп баручы татар теле һәм әдәбияты укытучысы, шушы мәктәпнең "Яшь журналистлар" түгәрәге җитәкчесе, туган телебезгә һәм әдәбиятка гашыйк Роза Кутуева оештырды һәм алып барды.

    1нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Шәйхетдинова авторның "Арыш тәме" әсәренә кызыклы анализ ясады, төп геройлар турында сорауларын бирде. Язучы мондый тирәнтен анализны беренче тапкыр ишетүен искәртте.

    Рус һәм татар төркемнәрендә белем алучы укучылар язучының төрле елларда иҗат ителгән әсәрләреннән мисаллар китерделәр, әсәрләрен укыдылар. Бигрәк тә ятим балалар тормышы турында язылган "Оҗмаһ балалары" драмасыннан өзек тамашачыларның күзләренә яшьләр китерде.

    Күгәрченем, син канатым,

    Керче минем хәлемә,

    Очып барып сәлам җиткер

    Әткәем-әнкәемә...

    Әйт аларга сагынуымны,

    Сагышымның барысын да,

    Ятим үсә дип балагыз

    Җиде ят арасында.

    Хәзерге көндә генә түгел, инде күптәннән глобаль проблемага әйләнгән ятимлек темасы Мәдинә Маликованың әсәрендә ачык чагылыш таба, күңелләргә үтеп керә, балаларын ташлап калдырган ата-аналарга чиксез нәфрәт уята...

    Мәдинә апаның (ул үзен шулай дип атарга кушты) әсәрләрендә нинди генә проблема күтәрелмәсен, барысы да тормыштан алынган. Роман һәм повестьларда төрледән-төрле проблемалар үсеш табалар һәм чишеләләр. Укучыларның "Кайсы әсәрегез сезгә иң якыны?"- дигән соравына ул һәрбер әсәрен үзенең баласына тиңләвен әйтте.

    Төрле елларда язылган, фәкать үзенеке генә булган 30 китабы барлыгын, һәрбер әсәренең тарихын, ничек язылуын искә төшерде, укучыларның сорауларына хисләнеп, тәфсилләп җавап бирде. Әле дә ярый язганмын һәм ярый әле шундый яхшы килеп чыккан, диде ул иҗаты өчен горурлык хисләре кичереп.

    Сүзне районыбызның милли мәгарифе буенча җитәкчесе, бик күп еллардан бирле районыбыз мәгариф системасында белем бирүне үстерүдә армый-талмый җаваплы эшләрдә хезмәт иткән Равия Мортазина алды.

    Районыбызның милли мәгарифе эшләре турында сөйләп, кунагыбыз Мәдинә апа Маликовага ирештерелгән мактау сүзләреннән соң ул район күләмендә үткәрелгән төрле бәйгеләрдә урын алган татар телен һәм әдәбиятын яраткан укучыларга рәхмәт хатлары, дипломнар тапшырды.

    Надия Шәйхетдинова үзенең чыгышында Мәдинә апаны иртән ТНВдан барып алулары һәм ул анда иртәдән үк "Хәерле иртә" тапшыруында кунакта булуы, язучының тыгыз эш графигы турында бик күңелле итеп сөйләде.

    Мәдинә Маликова быел Тукай бүләгенә лаек булды. Бу премия - халыкның, дәүләтнең иҗатыңны кабул итүе, югары дәрәҗәгә күтәрүе белән аңлатыла. Моңа кадәр инде кунагыбыз бик күп бүләкләр иясе булса да, монысын иң югары баскыч, дип санарга була.

    Сүзне бистәбезнең нәфис әйберләр туку фабрикасы директоры Фирая Сергеева алды. Фирая ханым - татар халкының мәдәниятен, сәнгатен, кул эшләрен нык яратучы, шушы юнәлештә ярдәм итүче, башлап йөрүче ханым. Ул мондый бәйрәмнәрне, очрашуларны бик теләп оештыра, кабул итә һәм вакыт табып катнаша. Бу бәйрәмдә дә ул Мәдинә ханымга тукылган сөлгеләр бүләк итте. Язучыбызга изге теләкләрен җиткерде.

    Очрашу күтәренке рухта, үзем иҗат иткән "Чишмәле җәннәт" җыры белән, татар халкының күренекле язучысы Мәдинә Маликованы Хуҗалар тавына бәйрәмгә көтеп калу, аңа ныклы сәламәтлек, тормышында һәм иҗатында уңышлар теләү белән күтәренке рухта тәмамланды.

    Язучылар белән очрашып тору - үзе бер бәйрәм. Рухи бәйрәм. Телебезне, мәдәниятебезне сөю, яшь буынга тапшыру хисләре белән сугарылган бәйрәм. Язмамны бөек Тукаебыз сүзләре белән тәмамлыйсым килә:

    Сөй гомерне, сөй халыкны,

    Сөй халыкның дөньясын.

    Һәм бу сөю, очрашулар, кичәләр барыбызның да милли аңын үстерүдә, киләчәк буынны чын татар кешесе итеп тәрбияләүдә ярдәм итсен иде!

    Барыбызга да уңышлар телим! Телебезне һәм мәдәниятебезне саклап калу һәм үстерү юнәлешендә сакчыл, игътибарлы һәм тырыш булыйк!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: