Заря
  • Рус Тат
  • Мәңгелек кыйммәтләр турында

    Моннан 28 ел элек, 15 февральдә, совет гаскәрләренең соңгы колоннасы Әфганстаннан китте. Традиция буенча бу көнне сугышчы-якташларыбыз - интернационалистлар ул сугыштан кайтмаган иптәшләрен хөрмәтләп искә алу, шулай ук яшь буынга Әфган турында сөйләү өчен бергә җыелдылар.

    Иртәдән үк аграр колледж студентлары Сугышчан дан музеена килделәр. Алар өчен сәгать ярымлык экскурсия оештырылган иде. Студентлар ул сугышның хронологик вакыйгалары турында белделәр, шулай ук музей экспозицияләре: корал, мина эзләгеч һәм башка сугыш кирәк-яраклары белән таныштылар, аларга тотынып та карадылар.
    Сугышчан дан музееның өч залы чын хатирәне һәм үткәннәр турындагы белемнәрне саклый. Шуның белән бергә бу - киләчәк потенциалы да.
    Экскурсия азагында колледж студентлары Әфганстандагы сугыш турында патриотик документаль фильм карадылар, ул сугыш геройлары - якташларыбызның исемнәре турында белделәр.
    - Хәзерге буын лаеклы үрнәктә тәрбияләнергә тиеш, - дип билгеләп үтте Әфганстандагы һәм Төньяк Кавказдагы сугыш хәрәкәтләре ветераннары советы рәисе Николай Гордеев, - нәкъ менә шуның өчен без яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүдә зур эш үткәрәбез һәм кунакларны музеебызда күрүебезгә бик шатбыз.
    Аннары сугышчы-интернационалистлар, Төньяк Кавказда сугыш хәрәкәтендә катнашучылар, аграр колледж студентлары, форпостчылар һәм яшьгвардиячеләр Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар, тыл хезмәтчәннәре һәм Әфганстандагы сугыш ветераннары һәйкәленә чәчәкләр куеп, һәлак булган сугышчыларны хөрмәтләп искә алдылар.
    Әфганстандагы сугышның әһәмияте һәм нәтиҗәләре турында яшь буынга башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Николай Чурин, Әфганстан сугышы инвалидлары һәм ветераннары җәмгыяте рәисе Николай Гордеев һәм ветеран, район газетасы мөхәррире Сергей Кулев речь сөйләде.
    Моннан 28 ел элек кораллы бәрелештә - Әфганстан сугышында совет гаскәрләренең иң озакка сузылган тарихы тәмамланды. Ләкин хәтер үзенең хәрби бурычын азаккача һәм намус белән үтәгән кешеләрнең исемнәрен изге саклый.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: