Заря
  • Рус Тат
  • Михаил Петрович Константинов: “Бала тәрбияләүдә вак-төяк юк”

    Майна авыл җирлегенең ветераннар оешмасы советы рәисе, 50 елдан артык гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган аксакал-педагог газета укучыларыбыз белән бала тәрбияләүдә үзенең тормыш тәҗрибәсеннән алган фикерләре белән уртаклаша.

    - Бала тәрбияләүдә 90 процент рольне ата-ана уйный. Без барыбыз да бала холкының 5 яшькә кадәр һәм нәкъ менә гаиләдә формалашуын аңлыйбыз. Шәхес тәрбияләүнең чын чыныктыру урыны менә кайда, балаларны бозуның төп сәбәпләрен менә кайдан эзләргә. Шуңа күрә җәмгыятьне үстерүнең әлеге этабында хәзерге гаиләнең ниндилеге турында бергәләп уйларга тәкъдим итәм.

    Ачыктан-ачык әйтәм, хәзерге ата-аналар үз балаларын бик яраталар, аларга сөенеп туя алмыйлар. Ләкин ни өчендер еш кына тууының беренче көненнән үк шушы шатлыклы вакыйганы "юу" лар даимигә, һичшиксез, зур-зур компанияләр белән һәм күп күләмдә исерткеч эчемлекләр кулланып, ата-ана һәм кунаклар үз-үзләрен белештермәс хәлгә җиткәнче үткәрелүгә әйләнә. Ә балалар барысын да күреп торалар, барысын да, губка кебек, үзләренә сеңдерәләр һәм аңлыйлар. Ә инде белем дәрәҗәләре бераз киңәя башлагач, алар да тормышларында бераз типтереп яши торган җиңел юллар эзлиләр, әти-әниләрен үрнәк итеп алалар.

    Тагын шул ук темага. Әти белән әни балаларын бик каты яратканлыктан, алардан берни дә таләп итмиләр, хезмәттән чиклиләр, балалары башкалардан аерылып торсын өчен иң матур киемнәрне алырга тырышалар. Мондый чамасызлык балаларның чынбарлыкны бозып кабул итүләренә китерә, алар кеше өстенә салынып яшәүгә күнегәләр, ризыкның, кием-салымның һәм башка байлыкларның ничек һәм кайдан килүе хакында уйлап та карамыйлар. Кайгы-мәшәкатьсез тормыш аңны томалый, шуңа күрә күп кенә балалар хезмәттән чирканып үсәләр.

    Кемдер, 5 яшьтә баланы эшкә җигәргә кирәкми, дияр. Мондый сүзләр белән өлешчә килешергә дә мөмкин, ләкин бит хезмәт тә төрле була, шулай булгач, иң иртә яшьтәге бала өчен дә аның хәленнән килгән хезмәтне сайлап алырга мөмкин.

    Тагын бер кат басым ясап әйтәм, кешене формалаштыру нигезләре булып һәрчак гаилә һәм хезмәт булды һәм шулай булып кала да. Мәктәпкә исә балалар гаилә тормышының барлык уңай һәм тискәре якларын күреп, нәкъ менә гаиләдә салынган яхшылык һәм явызлык турындагы төшенчәләрне белеп, холыклары формалашып киләләр. Мәктәп барысына да бары тик игелек кенә тели, ул шул ук кадрларны чыныктыруның икенче баскычы булып тора. Ләкин еш кына монда ата-аналар тәрбия-белем бирү процессына аяк чалалар. Кайчак чәчәк кебек киенгән балалар киемнәрен пычратудан куркып, физик хезмәттән читләшергә тырышалар. Ә әти-әниләр балаларының эшләвенә баш-аяклары белән каршы торалар, аларны эшләргә мәҗбүр иткәне өчен мәктәпне сүгәләр. Менә шулай балалар аңында иждивениечылык ныгып урнаша.

    Яшь буынны төрле афәтләрдән саклау өчен мин менә нинди тәкъдимнәр кертергә теләр идем:

    Беренчедән, кече яшьтән балаларны файдалы хезмәткә өйрәтеп үстерергә кирәк. Моны гаилә, биләүдән үк башлау зарури. Ә мәктәптә бу укытуны һәм тәрбияләүне фәнни нигездә дәвам иттерергә. Ышанам, хезмәткә өйрәтелгән яшь кеше кабахәтлекләр кыла алмаячак, аның бу ахмаклыкларга вакыты да калмаячак. Әшәке яшьтәшләренең коллективы аңа аяк чалырга сәләтле булуы билгеле, ләкин мондый нәрсә сирәк була.

    Әлбәттә инде, барлык дәрәҗәләрдә планлы - системалы тәрбия эше кирәк. Үзләренең бурычлары турында укытучылар да, ата-аналар да онытырга тиеш түгелләр - бары тик бергәләп кенә уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Хәзер заманалар катлаулы: эшсезлек бар, ата-аналар, балаларын караучысыз калдырып, эш эзләп читкә чыгып китәләр, китмәс иде кредит, ссуда... Болар барысы да җәмгыять тормышында да, мәктәптә дә җанны әрнетә торган нәрсәләр.

    Р.S: Хөрмәтле Михаил Петрович! Сезне алда торган бәйрәмнәр: Өлкәннәр көне, Укытучылар көне белән тәбрик итәбез. Аллаһы Тәгалә Сезгә нык сәламәтлек, кайгы хәсрәтсез озын гомер насыйп итсен. Сезнең төпле киңәшләрегез безнең өчен һәрчак бик кыйммәт, һәрчак шундый үткен акыллы, зирәк булып калыгыз.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: