Заря
  • Рус Тат
  • Милли традицияләрнең саекмас чишмәләре

    22 апрельдә Казанда Татарстан халыкларының III съезды булачак, анда безнең районнан җиде делегат барачак. Ә аларны күптән түгел быел беренче тапкыр булып узган иҗтимагый совет утырышында республика активы вәкилләре Игорь Марченко һәм Тимур Кадыйров тәкъдим итте. Совет утырышында район башлыгы Владимир Козонков, җирлек башлыклары һәм район активы катнашты.

    Баштан районның иҗтимагый советы ведомство җитәкчеләрен тыңлады, алар хезмәтләре буенча милләтара мөнәсәбәтләрне җайга салу, милли традицияләрне, мәдәниятне һәм мәгарифне саклап калу һәм үстерү мәсьәләләре белән шөгыльләнәләр.
    Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Николай Чурин әлеге мәсьәләдә эшләр торышын ничек күрүен бәян итте. Николай Петрович соңгы елларда районда бара торган процессларга төгәл характеристика бирде. Аныңча, районыбыз эшчәнлегендә районның тарихи-мәдәни мирасын саклау, күп милләтле мәдәни традицияләрне үстерү - эшнең төп юнәлешләреннән берсе. Моңа шул сәбәп булып тора: бу елның 1 гыйнварына районда 26 000 кеше яши, шул исәптән 57,7% - руслар, 30,9% - татарлар, 6,5% - чуашлар, 3,6% - мордвалар, 1,5% башка милләт вәкилләре (аларның саны 19 ау).
    Милли-мәдәни берләшмәләрнең роле гадәттән тыш югары. Милли-мәдәни үзәкләр эшчәнлеге, беренчедән, һәр этник төркемнең үзенчәлекле мәнфәгатьләрен һәм ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә булыша, икенчедән, ул - районның иҗтимагый-сәяси тормышында тотрыклыландыручы фактор.


    Милли-мәдәни үзәкләр эше мәдәниятне саклап калуга һәм үстерүгә, этникара диалогларны ныгытуга юнәлдерелгән. Бүген районда дүрт милли-мәдәни берләшмә эшли.
    Районның гомумбелем мәктәпләрендә ике милләт туган телендә һәм тагын ике чуаш һәм мордва компонентларында белем ала. Районның гомумбелем учреждениеләрендә татар һәм рус телләре төрле күләмдә өйрәтелә. Татар телен укыту тулы күләмдә алып барыла. Районда - 23 мәктәп. Аларның бишесендә укыту - татар, 16 сында - рус телендә һәм тагын икесендә -этномәдәни чуаш һәм мордва телләрендә.


    Мәдәният бүлеге начальнигы Анна Трошина районда яшәүче халыкларның мәдәни кыйммәтләрен саклап калу һәм арттыруның мөһимлегенә басым ясады. Ул, барлык мәдәният учреждениеләре балаларны һәм яшьләрне, бөтен халыкны үзенә бертөрле халык мәдәниятенә, туган телне, телдән халык иҗатын һәм фольклорын өйрәнүгә һәм саклап калуга тарту буенча максатка юнәлешле эш алып баралар, рухи-әхлакый яктан тәрбияләүгә булышалар, дип билгеләп үтте. Нәкъ менә шуңа күрә күп кенә клублар һәм китапханәләр милли мәдәниятне саклап калу үзәкләренә әйләнделәр дә.
    Анна Васильевна районның барлык милли үзәкләренең эшенә җентекләп тукталды, ә аннары инде аларның вәкилләре үз эшләре турында сөйләгәч, зал аларны хуплады.


    Район башлыгы эшләнгән эшкә йомгак ясап, тагын бер тапкыр июльдә "Чишмәле җәннәт" бәйрәмен үткәрүнең мөһимлеген ассызыклап әйтте, әлеге бәйрәмдә төрле милләт һәм төрле конфессия вәкилләре катнаша, аңа бөтен Татарстаннан кунаклар кайта. Владимир Константинович "Чишмәле җәннәт"нең киләчәктә республика дәрәҗәсендәге бәйрәмгә әйләнүен теләде. Монда аны Татарстан Республикасы халыкларының яшьләр ассамблеясе рәисе Тимур Кадыйров хуплады. Ул җыелучыларн, бу фикер тулысынча гамәлгә ашарлык, дип ышандырды. Ул моны алга җибәрүгә бөтен чаралар белән ярдәм итәчәк.
    Ә Татарстан халыклары съездына иҗтимагый совет делегатлар итеп район башлыгы Владимир Козонковны, Сахаровка авыл мәдәният йорты директоры Татьяна Чилибьеваны, Кр.Баран авыл мәдәният йорты режиссеры Ирина Яковлеваны, Николай Чуринны, Чуаш Майнасы мәктәбе укытучысы Светлана Федорованы, Биләр авыл җирлеге башлыгы Александр Гайнуллинны һәм Родники мәктәбе укытучысы Татьяна Ефграфованы сайлады.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: