Заря
  • Рус Тат
  • “Минем бабам разведчик булган”

    Кыр Шунталысы авылында яшәгән Низамов Гаяз Низаметдин улы турында 6нчы сыйныфта укучы оныкасы Камалова Таңсылу менә ниләр язып җибәргән.

    - 1941 елның 22 июне. Бу көн Советлар илендә яшәүче һәр кешенең йөрәгендә мәңге җуелмаслык яра, күңелләрдә бетмәс-төкәнмәс сагыш, нәфрәт тудырган. Күпме ана, күпме хатын-кыз үзләренең кадерле улларын, сөекле ирләрен, абыйларын, энеләрен сугышка озаткан. Аларның күбесе яу кырында мәңгелеккә ятып калган, бик азларына гына туган җирләренә кайтырга насыйп булган.


    Әбиемнең әтисе Низамов Гаяз Низаметдин улы да сугышның беренче көннәреннән үк яу кырына китә. Сугышта бабам разведчик була. Разведчиклар иң кайнар нокталарда мөһим бурычларны үтәгәннәр. Дошман тылына үтеп кереп, югары чиндагы немецларны кулга төшергәннәр, ягъни тел алып кайтканнар. Бабам берничә тапкыр әсирлеккә төшә һәм берничә тапкыр аннан кача. Бервакыт аларга өч көн, өч төн фашистлардан сазлыкта качып ятарга туры килә.


    1945 елда сугыш бетсә дә, минем бабам тиз генә туган якларына әйләнеп кайта алмый. Ул өч ел әсирлектә була. Күпме михнәтле көннәр һәм төннәр, ачлык газаплары күрергә туры килә аңа. Әмма бабам бирешми, барысына да түзә һәм 1948 елда исән-сау туган авылына кайтып җитә. Өйдә аны хатыны һәм өч кызы каршы ала. Иң олысына - 14, уртанчысына - 9, ә кечкенә кызлары Сүрия апага 7 яшь була. Бабай кайту шатлыгын хәбәр иткән хат ташучыга әбиемнең әнисе хәтта кәҗәсен дә бүләк итеп бирә.


    Бабама сугыштан соң да күп кайгылар кичерергә туры килә. Заманы шундый булган: әсирлектә булганнарны яратмаганнар, ышанмаганнар.


    Сугыш яраларына, кичергән газапларга карамастан, бабам озак еллар яшәп, ак бабай булып, мәчеткә йөреп, 95 яшендә вафат була.

    Әлфия ХӨСӘЕНОВА әзерләде

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: